Дәваң хәләлме?

Аларның балачагы, яшьлеге динсез, муллалардан көлгән вакытка туры килгән. Әмма динилек бүгенге әбиләргә үз әниләреннән гыйбрәт, тәрбия, йолалар, тормыш рәвеше аша кереп кала алган.

КАРЧЫКЛАРЫНА МӘДХИЯ

Өстәлендә мөселман календаре, татарча газеталар, дини китаплар ятар. Куллары тик тормас, оекбаш бәйләр. Хәле булганы чирәмдә чеби-бәбкә саклар! Белемле, сабыр, аек акыллы, чиста, миһербанлы алар. Бабайлары совет чорында я сугыш, я мәкерле аракы, я иләмсез техника корбаны булып китеп барганга, күбесе тол. Минем героем Мәгъсүмә Гыйбадуллина саналган сыйфатларга өстәп, мәгърифәтле дә әле. Ул халык медицинасы белән дә мавыга, әмма аны «мөселман медицинасы» дип зур итеп сөйли белми. Авылдагы татар әбиләренә мәдрәсәләрдә белем алу бәхете татымаган бит, каян белсен алар аны? Тик барыбер дини гарәп яки төрек карчыклары каршында да горурланып күрсәтерлек чын мөселман дип әйтерлек әбиләребез бар безнең.

ХӘТЕР ҖУЙМАУЧЫ СКЛЕРОЗ

Мәгъсүмә апаны күргән кеше бакчалардан үлән җыеп, өендә хуш исле яфраклар киптерүче дип белә. Ягъни башкаларга шифа таратучы. Ә үз диагнозы – таркау склероз. «Склероз» дигәч, күпләр хәтер югалту дип уйлый. Ялгышрак төшенчә ул. Склероз әгъзалардагы тукымаларның яки җепселләрнең тыгызлануын, юлларның томалануын, тоткарлануын искәртә. Атеросклероз булса, кан тамырлары томалана. Таркау (рассеянный) склероз исә арка миендәге ак матдәнең тыгызлануын әйтә. Таркау склероз, гадәттә, түбән очлыкларга баручы нервларга зыян сала. Кызганыч, яп-яшь кенә кешеләр, аеруча хатын-кызлар бу хастага очрый. Андыйлар Татарстанда берничә дистә мең. Аларның саны күп булуы, хастаның бик газаплап кешене юк итүе табибларны да борчый. Шуңа күрә Казандагы «ГИДУВ”та (Медицина академиясендә) андый склероз буенча махсус үзәк тә эшли. Мәгъсүмә апага да шундый диагноз куелган. Биш бала белән тол калып әллә шок кичергәнгәме, аның нерв юлларына (психикасына түгел) зыян килгән. Ул тотынып кына йөри ала. Тик Мәгъсүмә Гыйбадуллина тәҗрибәсе башкаларга зур ярдәм була алыр иде.

БУЛМАГАНМЫ, КОТЫЛГАНМЫ?

Таркау склерозны дару кабып та, операция белән дә дәвалап булмый. Табиблар, гадәттә, склерозны бетерәбез дип түгел, ә хастаны яшәтәбез дип тырыша. 33 ел элек Казандагы хастаханәдән аны да бер колач дару рецепты белән кайтарып җибәргәннәр. Шулар арасында, әйтик, бөер өсте бизләре эшләп чыгара торган преднезалон гармоны да булган. Авырган кеше белер: бик көчле, вакытлыча гына эффект бирә торган, наркотик шикелле ул. Мәгъсүмә апа исә башка юлны сайлаган. Нервларны тынычландыру, күңелне дәвалау, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, хөр күңелле булу кебек киңәшләрне истә тоткан. Бертуктаусыз кул эшләрен тоту, бәйләү, тегү, ямау, китап уку белән шөгыльләнгән. Бакча коймаларына ябышып йөргән, чирәмдә үрмәләгән, өй эчендә эшләгән. Башкалар кара яндырып чәй белән йөрәк ярсуын басса, ул тәмсез үлән чәе эчкән. Хуш ис чыгарып майлы ит кыздырганда ул суда пешкән талкан яки ботканы хуп күргән. Һәм бертуктаусыз татар басмаларында булган файдалы киңәшләрне кулланып яшәгән. Шуңа күрә бүген инде табиблар аның диагнозына ышанмый да. Таркау склероз булмас диләр. Бәлки, диагнозы дөрес куелмаган булгандыр? Ә бәлки ул чирдән котылгандыр? Ходай гына белә.

ХӘЛӘЛ БЕЛӘН ХӘРАМ ДӘВА БУЛАМЫ?

Кеше гомере кадерле. Аны саклау өчен күзгә хәрам булып күренгән аракы, спирт, бәвел һәм башкасы да кулланыла. Ярыймы, ярамыймы дип, мөселманнар еш кына бу нисбәттән бәхәсләшә дә. Бу турыда газета битләрендә Камил Зарипов, Галимә Харисовалардан җавап көтеп калыйк. Әмма татар карчыклары элек тә спиртсыз даруларга өстенлек биргән, хәләл итеп яшәргә, сакланырга, дәваланырга тырышкан. Мәгъсүмә Гыйбадуллина да әнә шул кануннар буенча яши.

КОРЪӘННӘН АЛЫНГАН ДӘВА

Галимнәр Коръәндә эмбриология, анатомия, физиология, патология, психиатрия, психология, патологоанатомия, туу һәм үлем турында фикерләрне күрә. Шулай ук кырыклап аятьтә сәламәтлек саклау турында фикерләрне күрүчеләр бар. Дәваларга өйрәтү буенча махсус китап булмаса да, Коръән буенча яшәүчеләрнең тәне дә, җаны да башкалардан сәламәтрәк. Дин тотучы әби-бабайларны карагыз һәм динсез картларга игътибар итегез. Кайсылары сәламәтрәк? Әйе, Коръән – терапия китабы түгел. Әмма бу китап кешеләрне сәламәтләндерүне дәвам итә. Шулай ук Изге китап фәнне, табиблыкны да заманча итеп өйрәнергә, файдаланырга куша. Шуңа күрә элек католиклар яки правослаулар имче карчыкларны шикләнеп утка яккан заманда да мөселманнар алардан белем алырга тырышкан. Европада христианнар урта гасырларда яшеренеп мөселман Әбүгалисинаның «Шифаи-тыйб» китабын кулланганнар. Шулай ук сүрәләр яки аятьләрнең дәва китерүен, өшкерү өчен кулланылуын да онытма.

“ТЫЙББИ НӘБӘВИ»

Мөселман илләрендә дини дәва ысуллары язылган «фармакогнозик» китапларны шулай атыйлар. Ул «пәйгамбәрләр дәвасы» дип аңлатыла. Мөхәммәт өйрәтеп калдырганны мөселманнар яратып куллана. Аеруча киң итеп хөрмә, бал, зәйтүн, сөт куллану турында языла. Бүген мәчет яннарында шифалы дип кара әнис (тминь) маен еш саталар. Тик замана табиблары еш кына андый дәваларда турыдан-туры химик тәэсирдән битәр, психологик файда да күрә. Ягъни кара әнисне ышанып һәм бисмилла әйтеп куллангач, файдасы да тия. Мәгъсүмә апа да балаларына, танышларына шуны эчерткән.

КҮП АШАМА!

Мөхәммәд пәйгамбәр күп ашаудан тыелырга кушкан. Ул: «Кеше үз корсагы кебек бер савытны да тутырмый. Кешегә аны тотып торыр өчен, берничә кисәк ризык та җитә. Ә инде бик ашыйсы килсә, ашказанының өчтән берен – ризык, өчтән бер өлешен сыеклык белән тутырсын. Калган өлешен сулар өчен калдырсын”, – дигән. Мәгъсүмә апа да өстәл яныннан ашказанын тутырып торып китүне хупламый. Гомумән, ул диета сакларга куша.

ТАТАР-МӨСЕЛМАН ДӘВАЛАРЫ

Дини кешеләрнең даруы хөрмә белән сөттән генә тормаган. Әбүгалисина, Бируни, Телмиз, Ханин ибни Исхак, Хәбәш, Сабур Ибни Сәхел язып калдырган гарәпчә, фарсыча китаплардан алынган киңәшләр арасында йөзләрчә үсемлек, минерал бар. Акыллы татарлар күрше булган чуаш, мукшы, мари карчыкларыннан да файдалы киңәшләрне алып оста файдаланган. Мәгъсүмә апа Гыйбадуллина да татар матбугатында яки китапларында басылган үләннәр турындагы киңәшләрне иренмичә даими кулланырга куша. Үзендә дә сыналгач, ул киңәшләрен курыкмыйча, ышанып тарата. Бар кешене дә, аеруча таркау склероз кебек хасталарга юлыкканнарны сәламәт итеп күрергә тели.

СӨТ СӨТ ИНДЕ

Ботканы да, ашны да, үлән чәйләрен дә ул сөт белән куллана. Сөт белән шифасы арта, ди. Ит урынына сөт эремчеген ашауны өстен күрә. Хәзер инде ат яки кәҗә сөте аз очрый. Сыер сөте исә яңа туган бозауны аякка бастырган кебек, кешене дә аякка бастыра ала. Хәдистә дә сөтнең бик күп шифалы яфраклардан ясалуы, картлыкка дәва булуы язылган.

ТОМА БАЛАВЫЗНЫ СЫГЫП

Хәдистә балның да сөт кебек үк чәчкәләрдән шифа алып туплануы әйтелә. Шуңа күрә ул җитмеш чирдән дәва бит. Тик балга тукталып тормыйк. Мәгъсүмә апа ясаган дарулар арасында иң тансыкларыннан берсе: тома балавыз сыгылган атланмай (прополись в топленом масле). Ул аны тиредәге яки эчтәге хасталарга да тәкъдим итә. Мәгъсүмә апаны тәрбияләүче килене Раушания дә сары төстәге, хуш исле мазь кебек булган майны мактап туя алмый. «Ярылган табаннарга да файдасы зур”, – ди ул.

БАЛ ЯКИ ШИКӘР БЕЛӘН ЛИМОН

Мәгъсүмә апа авырый башлагач, йокысы качкан. Бу, әлбәттә, борчылудан булган. Аңа кичен саф һавада йөрү, шикәр яки бал белән лимон болгатып ашау ярдәм иткән. Шулай итеп, йокысыз төннәрен инде 25 ел элек үк оныткан ул.

Ә сукыр кычыткан исә йөрәкне тынычландыра, нервларны ныгыта. Чәй итеп эчегез.

ДАРУХАНӘДӘ ТҮГЕЛ, КОЙМА БУЕНДА

Янда гына хисапсыз үләннәр үсә. Әйтик, ромашка нервларны тынычландыра, йоклата, тын юлларын, тамакны дәвалый. Җәй айларында бөтнеген, кура яки карлыган, каен, имән яфрагын, юкә чәчәген һәм башкасын да тупларга кирәк. Барысы турында да «Безнең гәҗит”тә язылып тора. Киңәшләрне туплап барырга кирәк.

ИХТЫЯРЫҢНЫ СЫНДЫРМА!

Көз көне Мәгъсүмә апага андыз тамыры сорап шалтырата башлыйлар. Анысы инде туберкулезны, ашказаны җәрәхәтен, тын юлларын дәвалый, рухны ныгыта. «Күңеле көр, ихтыяры нык булу дәваланучы өчен аеруча мөһим”, – ди бу көннәрдә сиксән яшен тутыручы әби яшьли тазалыгын югалтканнарга.

Хәйдәр ӘХМӘДУЛЛИН

Рәсемдә Мәгъсүмә апа оныгы Ильяс белән

Изге эштән читтә калмагыз!

Азнакай шәһәре Яңа Юл бистәсендә Сандугач урамында урнашкан мәчеткә 2007 елның сентябрендә нигез салынды. Хәзер төзелешне дәвам итү өчен, матди ярдәм кирәк. Бу изге эштән сез дә читтә калмассыз, дип ышанабыз.

Акчаны банкта ачылган Яңа Юл мәчете счетына күчерергә мөмкин.

Безнең счет:

Дополнительный офис (универсальный) №4694/054 Бугульминского отделения

№4694 Сбербанка России

р/с 40703810062440100054

БИК 049205603 ИНН 7707083893

КПП 164301001 ОГРН 1071600005366

Кор/сч. №30101810600000000603

ОСБ «Банк Татарстан» №8610 г.Казань

МРО приход «Яна Юл» ДУМ РТ

Почта адресы (банктан мәгълүмат алу өчен)

423300, Азнакай, Сандугач урамы, 2 “г” Изге ният һәм догалар белән Яңа Юл бистәсе мөселманнары.

Ялгышлык кылмыйбызмы?

“Яңа гасыр” радиосында “Күңел җылым хатларда” тапшыруы уңышлы эшләп килә. Бер-береңне туган көн, юбилей, бәйрәмнәр белән котлау күңелле һәм кирәкле эш, әлбәттә. Тик шулай да соңгы вакытта шактый популярлык алган кайбер хатлар сагаерга мәҗбүр итә: күп радиотыңлаучылар үзенең вафат булган әти-әнисе, туганнары рухына дога булып барсын дигән максат белән радиодан сорап яза. Алып баручының, билгеле, алар соравын канәгатьләндерми чарасы юк. Минемчә, радиодан сораганчы, мәчеткә барып, шул туганың рухына сәдака бирү, дога кылдыру – күпкә саваплырак һәм мактаулы эш. “Вафат булучы сәдакага туймас”, – дигән борынгылар. Ә пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. исә: “Үлгән туганыгыз рухына дога кылуны иң әүвәл үзегездән башлагыз, аннары гына кемгә дә булса мөрәҗәгать итегез”, – дип, безгә иманга юлны күрсәтеп калдырган.

Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Аксубай.

Комментарии