Әссәламегаләйкем, Шаһгали бабай!

Кеше хәтере упкындыр. Шул упкыннан кайвакыт инде онытылган дип уйлаган хәлләр килеп чыга. Туган авылым Күгәрчендә (Күгәрчен районы, Башкортстан) бәләкәй генә иске мәчет янында зур яңа мәчет үсеп чыкты. Мәчетне минем сыйныфташым Гомәров Равил Рәфгать улы үз акчасына төзеде. Авылыбызда күп еллар шәфкать туташы булып эшләгән, авылдашларының чиксез хөрмәтен яулаган әнисе истәлегенә «Шәфига» мәчете дип атады. Мәчетне ачу тантанасында кайбер балачак хатирәләре өермә уйнатып алды.

Без укыган чакта бу урында мәктәп иде. Аның янәшәсендә мәктәп йорты. Менә шул йортта, ягъни хәзерге мәчет ихатасында туган бала мин. Миңа дүрт яшь тулганчы без шунда яшәдек, соңыннан бу йортта китапханә булды. Безнең әти ул чакта мәктәп директоры иде.

Сыйныфташым Равил төзегән яңа мәчет урынында, нәкъ шул нигездә, мәктәпнең тагын бер йорты, һәм анда мәктәп конюхы Шаһгали бабай карчыгы белән яши иде. Конюх дигәч тә, укытучыларга печәндер, утындыр китергәндә җигелә торган үгезләрне карый иде ул, атлар ул чакта юк иде әле, машина да хыялда гына.

Җәйнең матур бер көне истә калган. Шаһгали бабай, үзенең сакалы шикелле үк озын, шул ук төстәге юкәдән аркан ишә. Мин кызыксынып карап торам. Бабай эшен бетереп килгәндә генә, әбисе чыгып, чәй эчәргә чакырды. Бабай: «Әйдә, улым», – диде дә, без өйгә кердек. Өйдә салкынча, рәхәт. Идәндә табын, самавыр гөжләп утыра. Аякларны бөкләп утырыштык. Шаһгали бабай, үзалдына пышылдап кына, нәрсәдер укый. «Илләр имин булсын», – дигән сүзләре ишетелеп кала. Мин «имин» сүзе нәрсә икәнен дә, башка сүзләрне дә аңламыйм әле, шулай да сәерсенеп тыңлап утырам. Мин – кадерле кунак, минем алда шакмаклы шикәр, кәнфит…

Монысы инде минем олырак сыйныфта укып йөргән чагым. Урам буйлап Шаһгали бабай килә. Ак сакалы җилдә җилферди, озын итәкле киндер күлмәге билбау белән кысып буылган, кулында озын таяк. Таягын җиргә нык-нык терәп атлый. «Әссәламегаләйкем» дип сәлам бирмәсәң, шул таягы белән башыңа суга икән», – ди иде малайлар һәм аны урабрак узалар. Кемнәргәдер эләккән күрәсең, миңа эләккәне юк әле.

Менә бабай урам буйлап миңа каршы килә. Әти коммунист, мин комсомол, «Әссәламегаләйкем»нәргә өйрәтелмәгән. Ләкин бабай бит безгә туган тиеш кеше, аның күңелен дә кырасы килми. Әллә әйтим микән ул теләгәнчә? Менә инде арабыз якын ук калды, инде сәлам бирергә дә вакыт. Шулчак минем телем, көр тавыш белән: «Исәнме, Шаһгали бабай!» – ди…

Сәламемне алу кая, күтәрелеп тә карамады бабай. Ничек маңгае белән һаваны ярып барган булса, шулай узды да китте янымнан. Әйтерсең юл буенда чебен безелдәп калды. Мин барган җиремнән туктадым да, аңа таба борылып каттым да калдым. Шул чактагы оялуым, шул вакыттагы гарьләнүем! Ник шулчак аяк астымда җир убылмады?.. Таягы белән сукмады инде, ярар, жәлләгәндер. Җавап та кайтармады, монысы да аңлашыла. Һич югы, миңа ачулы караш ташласа ни була иде шунда…

Шушы истәлек, һаман онытылмыйча, күңелемне тырнап тора… Шаһгали бабай! Әгәр дә синең хәзерге дөньяң белән бу дөнья арасында берәр бәйләнеш, акыл җитмәстәй берәр юллар бар икән, алдыңа тезләнеп баш иям. Әссәламегаләйкем, Шаһгали бабай! Синең белән исәнләшә дә белмәгән теге маңка малайны гафу ит, зинһар.

***

Шаһгали бабайның бездә утырулары истә. Бервакыт шулай чәйдән соң әтием белән мендәргә таянганнар да, сөйләшеп яталар. Нәрсәдәндер сүз чыгып, әти әйтә: «Егерме елдан коммунизм булачак инде бездә». Шаһгали бабай аңа карап хәйләкәр генә елмаеп куйды да: «Елларга иминлек килсен, диген. Илләр башында торучылар уйлап эш итсен, – ди. – Менә, безнең күз алдында гына да нинди үзгәрешләр булып тора бит. Элекке дыңгыр-дыңгыр арбалар бетте, кая гына барсаң да машина… Тынычлык булсын да исәнлек-саулык булсын, коммунизм булыр. Уйлап торсаң, ниләр генә булып үтмәде безнең гомердә».

Дөрес әйткән бит бабай, коммунизм да булып үтте. Коммунист әтиебез дә, бөтен үзгәрешләргә ак сакалы артыннан елмаеп кына караучы Шаһгали бабай да гүр ияләре инде. Ә аларның ил язмышын кайгыртып сөйләшеп утырулары әле дә күз алдымда.

Шаһгали бабай иманына кайтып килүебез. Яңа мәчет нәкъ ул яшәгән йорт нигезенә салынды бит.

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии