Мөселман булмаган әрвахка дога кылырга ярыймы?

Мөселман булмаган әрвахка дога кылырга ярыймы?

Дин темасына язмам дигән идем, тик кайчакта шундый хәлгә тарасың – кул үзеннән-үзе ручкага үрелә. Бу юлы сүзем ике динлелек турында.

Коллегам яман шеш белән авырый башлагач, еш кына янына барып йөрдем. Берсендә күрше республикада яшәүче туганы килгән иде. Мөселманча киенгәнемә аптырады дия алмыйм, ләкин шуңа кагылышлы сораулар булды. Мин исә аның муенындагы калын алтын чылбырга эленгән зур тәре һәм ярымай күреп, ушсыз калдым. «Әтинең динен дә, әнинекен дә хөрмәт итәм, икесен дә тотам», – ди. Дини гыйлемем юк дәрәҗәсендә, шулай да ике динлелекнең зур гөнаһ булуын беләм. Әңгәмәнең калган өлешен тасвирлап тормыйм. Үз киресенә береккән кешене урыныннан кузгалтып булмаслыгын аңлап, бәхәскә юл куймадым. Шул көнне авыру яткан бүлмәгә игътибар белән күз йөртеп чыктым һәм танышымның да ике ут арасында бәргәләнүен аңладым. Кеше үлем газабы кичергәндә катнаш никахның җимеше аеруча ачы буладыр шул.

Озак та тормады, ул күзләрен мәңгелеккә йомды. Аның җеназасында катнаша алмадым – читтә идем. Мәетне соңгы юлга озату мәшәкате уртак танышыбыз җилкәсенә өелде, һәм, әйтергә кирәк, ул аны тиешенчә, хәтта батырларча башкарып чыкты. Эш шунда: ике динне дә хөрмәт итүче туган дигән кеше мәетне ике дин шартларына туры китереп җирләргә тели, ягъни, кәфенләп, табутта күмәргә. Шулай иткән булыр да иде, әгәр зират капкасы төбендә аларны хәзрәт каршы алмаса һәм юлларына аркылы төшмәсә. «Табутлы мәетнең урыны әнә тегендә», – дип, юлның икенче ягындагы зиратка төртеп күрсәтә ул. Мәетне табуттан алып, тиешенчә җирлиләр.

Бу вакыйгадан соң байтак еллар узды, аның геройлары да тынычланды, тик күңелдә төере калды. Аны чишәргә кирәк иде, бер хәзрәткә сорау юллап, аннан җавап алгач кына тынычландым.

Инде менә тагын ике динлелеккә кагылган мәсьәләгә юлыгырга туры килде. Монысында чит милләт һәм диндә булган әрвахның мөселман динендәге балалары аны искә алу мәҗлесе – Коръән ашы уздырырга тели. Моның ярамаган эш булуын үземчә аңлатырга тырышуым аларның мине «комплиментлар»га күмүе белән тәмамланды.

Эш шунда, бу апа гомере буе татар авылында яши, эшли. Үлгәч, туганнары аны үз дине буенча җирләргә тели, гаиләсе каршы килми, әмма шундый шарт белән: башта ислам кануны буенча юарга. Бу эшне авылның абыстае үти. Күлмәк тегүче дә табыла. Табутка салып, мәетне туган ягына алып китәләр һәм җирлиләр. Татар авылында кабул ителгәнчә, балалары әнисе рухына багышлап, Коръән ашы уздыра. Абыстай укый.

Мөселманга башка диндәге әрвах рухына дога кылырга рөхсәт ителәме? Газета укучылар өчен дә файдалы булыр дигән өмет белән, әлеге сорауны Түбән Кама шәһәренең «Ак каен» мәчете имам-хатыйбы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдиновка бирдем һәм менә шундый җавап алдым:

– Әтисе белән әнисе ике диндә булган бала, көннәрдән бер көнне, ике юл чатында кала: кайсы динне сайларга? Әтисе дә, әнисе дә үз дине турында сөйли. Бала Ислам юлыннан китеп, башка диндә булган әтисе (әнисе, бертуганы) үлгәч, тагын бер тапкыр кыен хәлдә кала. Ул аның имансыз булуын аңлый, ләкин күңеле барыбер әрни. Бу – аңа Аллаһының сынавы. Ләкин мөселман эмоциягә, шайтан коткысына бирелергә тиеш түгел. Әйе, әгәр туганың, гомумән, үлгән кеше мөселман түгел һәм бу хакта төгәл билгеле икән, аңа җеназа намазы уку, дога кылу, Аллаһыдан ярлыкау, ахирәттә савап сорау дөрес түгел. Бу хакта «Тәүбә» сүрәсенең 113нче аятендә болай диелә: «Пәйгамбәргә һәм мөэминнәргә: мөшрикләр, кяферләр вә динсезләр өчен Аллаһыдан гафу сорап дога кылу һич дөрес түгел, гәрчә, алар ата-аналары вә башка кардәшләре булсалар да, аларның җәһәннәмгә керәчәкләре Коръәннән хәбәр бирелгәннән соң». Шул ук сүрәдә тагын бер аять бар. Ул, Мәдинәдә монафыйклар башлыгы үлгәч, Мөхәммәд пәйгамбәрнең аңа җеназа укуы һәм күмүеннән соң иңә. Анда әйтелә: «Әгәр алардан берсе үлсә, мәңге җеназа намазын укыма һәм каберенә дә барып басма, күммә дә, чөнки алар, каршылык күрсәтеп, Аллаһка һәм Аның рәсүленә кяфер булдылар һәм, тәүбә итмичә, фасыйк (гөнаһлы) хәлләрендә үлделәр». («Тәүбә»: 84)

Шуңа охшаган хәл Нух пәйгамбәр белән дә була. Ул потларга табынучы улын коткару өчен үзе белән көймәгә утырырга чакыра – улы су басудан тау башында сакланып калачагын әйтә. Тик зур дулкын астында калып, һәлак була. Әлбәттә, Нух пәйгамбәр кайгыра. «Аллаһ әйтте: «Ий, Нух, угылың синең җәмәгатеңнән түгел, тәхкыйк, угылыңны Миннән соравың, ягъни аңа дога кылуың яхшы эш түгел, белмичә, дәлилсез Миннән сорама, әлбәттә, Мин сине наданнардан булмаска өндимен». («Һуд»: 46)

Шулай итеп, мөселман булмаган кешегә дога кылу, Коръән укуның файдасы юк, чөнки ул аңа ирешми, аңа файда бирми.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии