- 07.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №23 (8 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Менә тагын чираттагы изге Рамазан ае җитте. Ураза ул ач тору гына түгел, күңелеңне, калебеңне чистарту ае да. Ә инде ризыктан, судан баш тарту, берүк вакытта организмны да шлаклардан арындыра. Әмма бар кешегә дә ризыктан тыелып торырга ярамый. Ураза тотар алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур, бигрәк тә өлкән кешеләргә, төрле авыруларга ия булучыларга. Өлкән кешеләр ураза тота алмаган өчен фидия сәдакасе (быел ул 1 көнгә 200 сум, дип билгеләнде) түлисе була, дип авыруларына карамастан ураза тота. Ә бу зыянлы, дини яктан да хупланмый. Исламда үз-үзеңә зыян салу тыела, анда мәҗбүрилек юк. Ә сәдакәне чамасы булганнар гына түли, дару алырга да акчасы җитмәүче – үзе сәдакага мохтаҗ кеше ул.
Бүген уразаны сәламәтлек өчен зыян китерми генә, файда алу өчен ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләребезне бирербез. Быел, юкса, ураза иң кыска төн чорына туры килә: көн саен 20 сәгатькә якын вакыт ризык капмый, су эчми түзәргә кирәк. Казан университеты клиникасы врач-гастроэнтеролог-эндоскописты Айрат Зиятдиновның «БО» газетасына биргән киңәшләрен файдаланып, үз тәҗрибәмнән дә чыгып, ураза тотуны күңелле, җиңел итү турында киңәшләр тәкъдим итәргә булдым (мин инде аны ничә ел тотканымны хәтерләмим: беренче тапкыр татып караганда апрель айлары иде бугай. Инде менә бер әйләнеш бетеп килә).
ЗЫЯН САЛУ ГӨНАҺ
Минем үземнең танышларым арасында да, табиб тыя торып та, авыруларына игътибар итми, ураза тотучылар бар (мәрхүм әниемне дә һич ышандыра алмадым, аяктан егылганчы ураза тотты. Монда дин әһелләренең фидия сәдакасе, башка гөнаһлар белән куркытуы, ә кайчан ураза тотарга ярамый, дигәнне аңлатып бетермәүләре дә сәбәп булып тора). Ярамаган килеш ураза тоту, төрле катлаулануларга, авыруларның кискенләшүенә, яңа төр авырулар килеп чыгуга китерергә мөмкин. Зыян салма, дигән принципны онытмаска кирәк. Бигрәк тә хроник чирләр булганда. Бик күпләр диета тотарга тиеш. Ә биредә тәүлек буе авызга бер тәгамь дә алырга ярамый. Ә организмга аксымнар да, майлар да, углеводлар да тиешле күләмдә, ә авыруларга әле ул үз вакытында кирәк.
Сәламәт кешегә баланслы аксымлы-майлы-углеводлы ризык кереп торырга тиеш. Димәк, табында хайван аксымнары да булырга тиеш. Төп туклану ифтарга туры килгәнгә һәм ризык кабул итү вакыты бик кыска булганга, ит киңәш ителми, ә менә йомырка аксымы файдага гына. Шулай ук балык, җиңел үзләштерелә торган продуктлар, әйтик тавык, күркә итләре…
ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – СУ
Безнең организм нигездә судан тора. Су безгә тәүлек буе кирәк. Физик эшләрне, эссе һава торышын исәпкә алмаганда да, гәүдәдәге һәр кг авырлык өчен 30–50 мл су тиеш. Мәсәлән, кешенең авырлыгы 1 центнер икән, кеше көненә ким дигәндә 3 литр су эчәргә тиеш. Әмма бу эчәсе килмәгәндә дә, литрлап эчәргә, дигән сүз түгел. Авыз ачканда, ашаганчы 2 стакан су эчеп куярга кирәк, дип киңәш итә Айрат Зиятдинов. Мин үзем уразадан башка вакытта да шулай эшлим. Иртән йокыдан торуга авызымны чайкыйм да су эчеп куям. Эндокрин бизләр гормоннар эшләп җитешми, шуңа тиешле даруымны эчәм. Бары тик күпмедер вакыт үткәч кенә ашарга утырам. Бу вакытта инде эчәклекләр су белән юылган була. Чит илләрдә табында һәрчак кайнамаган чиста су тора. Ашау алдыннан һәркем су эчеп куя. Моны иртән дә, көндезен дә, кичен дә эшләргә киңәш итәм.
Ураза вакытында су эчү аеруча мөһим, ә вакыт кыса. Шуңа авыз ачып ашап куйгач та вакыт-вакыт су эчәргә киңәш итәм. Монда сүз кайнамаган, саф су турында бара. Кофе, чәй, компот түгел. Болары сидек кудыручылар дип санала.
ТУПАС РИЗЫК ФАЙДАЛЫ
Икенче төп кагыйдә – эчәклекләр нормаль эшләсен өчен җепселле ризыклар (клетчатка) кирәк. Ә ул яшелчә, җиләк-җимешләрдә, яшел тәмләткечләрдә, көрпәле ипиләрдә күп (мин бары тик чүпрәсез, шыттырылган ашлыктан тупас тарттырып пешерелгән кара ипи генә ашыйм). 70–80 килолы кеше өчен, 450 – 550 грамм шундый ризык тиешле. Көннең беренче яртысы энергияне күбрәк таләп иткәнлектән иртән җиңелрәк үзләштерелә торган углеводлар киңәш ителә. Бу баллы тәм-томнар, камыр ризыклары.
Су эчүләрне иртәнге һәм кичке вакытка бүләргә кирәк. Организм эчәклектәге суны кирәгенчә генә алачак. Ә калганы тышка бүленеп кенә чыга. Шуңа запас туплап куеп булмый. Әйтик, 100 килолы кеше кичен 2 литр су эчсә, ә иртән 1 литрны эчә, – ди табиб Айрат Зиятдинов.
БЕЗ ДӨЯ ТҮГЕЛ
Кеше организмы ашалган ризыкның 10–15 процентын гына үзләштерә, дип ачыклаган тикшерүчеләр. Кайберәүләр ураза алыннан әзерлек чараларын күрә: азрак ашый башлый. Болар бик дөрес эшли. Рамазанда азрак ашыйбыз. Әмма бу без ач дигән сүз түгел. Бары тик эчтәге ризык яхшырак, нәтиҗәлерәк эшкәртелә. Чөнки гадәти вакытта ашаган ризыкның да бары 10–15 проценты гына организмда кала иде. Шуңа күрә, азыкның сыйфатына, өстә әйтелгәнчә аның аксымнарга, майларга, углеводларга бай булына гына игътибар итәргә кирәк. Кайберәүләр, иртәгә, көндез ашыйсы килүдән куркып эчен шыплап тутыра. Аңа карап бу ризык эшкәртелми, артыгы организмнан чыгып кына китәчәк яисә ул симерүгә генә китерәчәк. Организм кирәк кадәр генә микъдар ала. Ә ашказаны эчәк трактына, йөрәккә кирәкмәгән авырлык килә. Димәк, кеше дөя түгел, запаска артыгын ашарга ярамый.
Ә инде эссе көннәрдә кояш күзеннән качарга тырышырга кирәк. Хәер, бу ураза вакытында гына түгел, һәрчак шулай булырга тиеш.
Йокы да бик мөһим ураза вакытында. Кеше гомумән, ким дигәндә 6–8 сәгать йокларга тиеш. Әгәр төнлә йокы азрак эләксә, көндез төштән соң ятып алу мәслихәт. Юкса, организм таушала.
Әгәр ураза вакытында ниндидер авыртулар сиздерсә, табибка күренергә кирәк. Үтәр әле, түзәм, дип үзеңне көчләргә ярамый. Мәҗбүрилекнең бернинди файдасы юк. Дини яктан да ул хупланмый дидек. Аеруча даими рәвештә дару кабарга тиешле кешеләргә ураза тотарга ярамый.
Тоткан уразаларыбыз савапка булсын, сәламәт, имин яшик, дип теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Ураза сәламәтләнү ул,

Комментарии