«Әти-әниегездән кол ясамагыз!»

«Әти-әниегездән кол ясамагыз!»

«Ата-ана фатихасы – искелек калдыгы» дигән сылтау белән тормыш кора хәзер яшьләр. Өйләнешеп, бер гаилә булып яши башлаганнары турында ата-анасына иң ахырдан хәбәр иткән парларны шәхсән беләм. Күп очракта мондый гаиләләр бик тиз таркала. Динебез ата-ана фатихасы, аларның хаклары турында нәрсә ди? Бу хакта «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, ата-ананың фатихасын алу турындагы төшенчәгә тукталыйк әле.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әти-әни ризалыгы – ул Аллаһның ризалыгы. Әти-әниеңнең нинди милләт вәкиле булуы, нинди дин тотуы мөһим түгел. Алар әти-әниең икән – син аларга иң хәерле мөгамәләдә булырга тиеш. Аларның ризалыгын алсаң, сиңа Җәннәт ишекләре ачылыр», – дигән. Моннан тыш тагын бер хәдис бар: Аллаһның Илчесе янына сәхәбәләр килгән: «И, Аллаһның Илчесе, бик игелекле, яхшы кеше үлем түшәгендә җан бирә алмыйча газапланып ята», – дип сөйләгәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кешенең әнисен дәшеп: «Синең улың ни сәбәпле җан бирә алмый?» – дип сораган. «И, рәсүләллаһ, улым миңа карата бик яхшы мөгамәләдә иде. Өйләнгәч, кызганыч, ул мине онытты. Мин аңа бик рәнҗедем», – дип җавап биргән ана. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр дә син улыңны гафу итмәсәң, аны газап көтә», – дигән. Баласы газапланмасын өчен, ана йөрәге барысын да кичергән. Шуннан соң бу сәхәбә җиңеллек белән җан-тәслим кылган, чөнки ул шул минутта әнисенең ризалыгына ирешкән һәм аны ахирәттә дә кабер газаплары көтмәячәк. Шуннан үзегез фикерләп карагыз: ата-ана ризалыгына, аларның кичерүенә ирешү – һәр баланың да олы бурычы. Ә ата-ана рәхмәтенә ирешү һәркем өчен дә мөмкин хәл түгел. Кызганыч, бүген ата-ананың хакын хакламаган балалар күбрәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ тәгаләнең ризалыгы – ата-ана ризалыгында, Аллаһы тәгаләнең ачуы – ата-ана ачуында», – дигән. Шуңа күрә әти-әниебезнең ачуын чыгарудан сакланырга һәм аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итеп, кушканнарын үтәп, тавышны күтәрмичә йомшак сөйләшеп, аларның ризалыгын алырга омтылырга кирәк.

– Ата-анага «уф» дип тә әйтергә ярамый, диләр.

– Әйе, аларга «уф» дип әйтергә хакыбыз юк. Без аларга бары тик назлы, татлы сүзләр әйтергә тиеш. Һичшиксез, ата-ананы хөрмәт итү – әдәп-әхлакның төп баганасы булып тора. Аларны рәнҗетү, сүзләренә колак салмау, эшләрендә ярдәм итмәү динебездә иң зур гөнаһлардан санала.

– Сер түгел, ата-анасына карата бик начар мөнәсәбәттә булган балалар бар. Әниләренә кул күтәрү, картлык көннәрендә аларга ярдәм итмәү очраклары арта. Бу нигә шулай?

– Кызганыч, хәзер балаларда «Ата-ана миңа карата нинди мөнәсәбәттә булды, мин дә аларга шундый булам» дигән фикер яши. Балалар йортында тәрбияләнүче балалар яңа гаиләгә килеп кергән очракта да, бу кешеләрне үз ата-аналары белән чагыштырып, алардан үч алырга мөмкин. Нәрсә генә булмасын, бала кеше сабыр итеп, ата-анасына хәерле гамәл кылырга тиеш. «Иң хәерлесе булыгыз», – дигән Аллаһ Тәгалә.

– Тәрбияле бала нинди булырга тиеш?

– Иң беренче чиратта, ул Аллаһның һәм әти-әнисенең хакын белүче булсын. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребездән болай дип сораган: «И, Аллаһның илчесе, кыямәт көне кайчан җитә?». Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Соралучы сораучыдан күбрәк белми», – дигән, ягъни моны Аллаһ Тәгалә генә белә, дигән. «Аның галәмәтләре нинди булачак?» – дигән Җәбраил фәрештә. «Кол үзенең патшасын тудырыр», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Ни кызганыч, бүген ата-ана кол рәвешендә яши. Әби-бабаларыбыз чорында берни булмаган: ачлык кичергәннәр, апа-абыйларыннан калган кием кигәннәр. Мең шөкер, хәзер барысы да бар. Булганына шөкер итмибез, һаман күбрәк кирәк. Балалар ата-анасыннан таләп итә. Биш йөз сумлык кына күлмәк кирәкми, бер меңлеген ал, гади телефон гына ярамый – «айфон» кирәк. Менә шушы күренеш балаларның ата-анага карашын үзгәртә. Бала ата-анасын тиеш итеп күрә, ә үзе булышырга, ярдәм кулы сузарга тиешмен, дип уйлап та карамый.

– Мәрхүм булган ата-анасы өчен бала нәрсә эшли ала?

– Пәйгамбәребез (с.г.в) янына бер сәхәбә килгән һәм: «Әй, Рәсүлебез, минем әти-әнием вафат, мин аларның хакын ничек үтим?» – дип сораган. «Ата-анаңның хакын үтәү өчен өч ысул бар. Беренчесе – мәрхүм әти-әниеңнең туганнарын туган ит, икенчесе дусларын дус ит, өченчесе – аларны догадан калдырма», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Кеше бу дөньядан киткәч, аның гамәл дәфтәре ябыла. Бары тик өч әйбер генә кешегә ахирәттә дә савап булып ирешә. Әгәр кеше исән вакытында халык өчен кирәкле эшләр башкарып, мәсәлән, юллар төзеп, коелар казып, мәчет-мәдрәсәләр салып калдырган икән, халыкның алардан файдалануы ул мәрхүмгә савап булыр. Әгәр кеше үзеннән соң гыйлем калдырган һәм ул гыйлемне бүген башкалар өйрәнә икән, ул кешегә савап булыр. Һәм кемне балалары догасыннан ташламый — шул ахирәттә югары күтәрелер.

– Ата-ананы хөрмәт итү үрнәкләре Пәйгамбәрләр тормышында да чагылыш тапканмы?

– Әйе. Мәсәлән, Муса галәйһиссәләм Аллаһтан үзенең җәннәттәге юлдашын күрсәтүен үтенгән. Аллаһ Тәгалә ул кешенең бер яшь егет булуын һәм кайда яшәвен әйтеп биргән. Аллаһ илчесенең аны бик күрәсе килә һәм ул шул егет яшәгән шәһәргә юл тота. Егетнең базарда эшләүче сатучы икәнен белеп, аны күзәтә, ләкин егет тарафыннан кылынган гамәлләр арасында аны пәйгамбәрләр дәрәҗәсенә күтәрерлек бернинди изгелек тә күрми. Төн җиткәч, егет өенә кайтырга җыена башлагач, Муса пәйгамбәр аның янына килеп сәлам бирә һәм үзенең кем икәнен әйтмичә төн кунып чыгу йомышы белән мөрәҗәгать итә. Егет ризалаша һәм аны өенә алып китә. Өйгә кергәч, егет иң беренче итеп бишектә селкенмичә яткан карчыкка сәлам бирә, аннары ризык әзерләп, аны үз кулы белән ашата. Карчык ашап туйгач, ул савытларны юа, карчыкның киемнәрен алыштыра, барлык хаҗәтләрен үтәргә ярдәм итә һәм урын җәеп йокларга яткыра. Шуннан соң гына ул Муса пәйгамбәрне ашата, йокы урынын әзерли һәм намазын укып йокларга ята. Муса галәйһиссәләм гаҗәпләнә: егет төнен намазда да уздырмый, озын-озын догалар да кылмый, зикерләр дә әйтми, гомумән. Иртә белән егет янә карчыкны ашата, киемнәрен алыштыра һәм хаҗәтләрен үтәргә ярдәм итә. «Син шулай тырышып караган, ашаткан һәм бар хаҗәтләрен үтәгән карчык кем ул? Һәм син аны ашаткач ул күзләрен күккә күтәреп нинди сүзләр пышылдады?» – дигән сорау биргән гаҗәпләнгән Муса пәйгамбәр. «Ул минем әнием, – дип җавап биргән егет, – Мин аны ашатканнан соң ул һәрвакыт күзләрен күккә күтәрә, Аллаһтан миңа җәннәт сорый һәм мине Муса галәйһиссәләмнең юлдашы булуымны үтенә».

ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен җаваплы», – дигән. Көтүче көтүен таралып китүдән һәм явыз җәнлекләрдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән – без нинди көтүче булыйк?! Кыямәт көнендә нәрсә дип җавап бирербез? Без бүген көтүебезне түгел, күбрәк нәфесебезне кайгыртып яшибез. Алай итеп гаиләне дә, җәмгыятьне дә саклап булмый.

Бер шайтан эшсез, аягын селкетеп утыра икән. Берәү аннан: «Син нишләп эшсез утырасың?» – дип сораган. Шайтан: «Нәфесләрен генә кайгыртып йөргән бәндәләр безнең бөтен эшне алып бетерде, без эшсез калдык», – дигән. «Сезнең нәфесегез 70 шайтаннан яманрак», – дигән хәдис тә бар.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Әй, мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, җәһәннәм утыны –кешеләр һәм ташлар», – диде. Ир кешенең эше матур өй салу белән генә тәмамланмый, ул шул өйдә яшәүчеләрне җәһәннәм утыннан саклаучы булырга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, динне сакларга кирәк. Динне өйрәтү өчен мәчет-мәдрәсәләр кирәк. Үзләре кечкенә йортларда яшәсә дә, бабаларыбыз зур-зур мәчет, мәдрәсәләр төзегән һәм тоткан. Бүген кайбер җирләрдә зур-зур зиннәтле өйләр арасында мескен генә мәчет утыра, яисә зур итеп, матур итеп төзелгән мәчетнең йә ягарына юк, йә имам тотарлык хәле юк. Картаеп кына иманга килгән бер карт кулына мәчет тапшырылган. Авылда мәчет кебек йөздән артык йорт бар, һәркайсының ягарына акчасы бар, ә йөз йорт бергә бер мәчетне тота алмый. Моның өчен күп кирәкме? Юк бит. Шул йөз йорт бер генә шешә аракыны кимрәк эчсә дә, 20 мең сум акча була. Мәчет тотуга караганда чәркә тотуны артык күргән халык динне саклый алмый. Дин бетсә – халык бетә. Аллаһ Раббыбыз динсез халыкны Җир йөзендә тотмый, икенче халык белән алыштыра.

Милләтебезнең хәле мактанырлык түгел. «Фәлән җирдә дистәләгән татар яши», – дип горурланырга яратабыз. Мөгаен, «Фәлән җирдә фәлән татар әбие, татар бабае яши», – дияргә кирәктер. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романында Щукарь карт: «Яшәсен әбиләр», – ди. «Ник болай әйтәсең», – дигәч, «Алар бәби тапмый», – дип җавап бирә. Бүген телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бара, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны күрсәтәләр. Кызганыч, күбесе җырчы, биюче әбиләр, гармунчы бабайлар, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Алар нинди генә матур экзотика булмасын, аларны нинди генә кәнфит кәгазенә төреп күрсәтмик, алар инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә фаҗига кайда. Безнең буын үлеп беткәч, безнең урынга нинди буын килер? Татарча яшәүне нигез итеп алган яшь гаиләләрне күбрәк күрсәтәсе иде. Бәлки, «Үрнәк яшь гаилә» дигән конкурслар да уздырырга кирәктер.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз», – дигән. Без бу иман шартын белергә тиеш дигән сүз. Белмисең икән – син гөнаһлы, үлгәнче өйрәнеп кал. Намаз укый белмәүченең белмәвенә риза булып йөрүе – исерекнең аракы эчеп йөрүе, кемнеңдер уен автоматы янында басып торуы кебек үк зур гөнаһ. Намаз укырга өйрәндең икән, биш вакыт намазыңны вакытында укырга тырыш, намазыңны мәчеттә җәмәгать белән укы, балаларың, якыннарың, дусларың да укысын – вәгазьлә, өйрәт. Хәләл кәсеп белән тормышыңны алып бар, гаиләңне тәрбиялә, матур яшә. «Мөселманнар ничек матур яши!» дип сокланырлык булсын.

(Җәлил хәзрәт Фазлыев «Нигезне саклау – илне саклау»

вәгазеннән өзек)

СОРАГЫЗ!

КАЙСЫ ИСЕМ ДӨРЕС?

Рамил Юныстан җавап аласым килә. Азан белән кушылган исемен кеше тагын азан белән икенче исемгә үзгәртсә, ул сәдака биргән вакытта кайсы исеме белән бирә һәм ул кешегә кайсы исеменә дога кылалар?

Фәйрүзә ГАНИЕВА,

Чаллы шәһәре

Соравыгызны «Иске таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысовка юлладык. Ул:

– Соңгы исеменә, – дип җавап бирде.

ЯРЫМАЙ ТАКМАСКА?

Мин муеныма алтын ярымай тагып йөрим. Беркөнне бер хәзрәт: «Гөнаһ бу, салып ат», – диде. Муенсага ярымай киертергә рөхсәт ителмимени? Берәр белемле имамнан сорасагыз иде.

Җәмилә СӘГЫЙТОВА,

Арча районы

– Мөселманнар арасында ярымай тагып йөрүчеләр бар. Бу яңа гына чыккан күренеш түгел. Шәригатьтә ярымай тагып йөрергә ярамый дигән нәрсә юк. Ислам динен кабул иткән кеше: «Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәдәр-рәсулуллаһ» сүзләрен әйткәч, үзен мөселман дип таныган була. Аңа үзенең мөселман булуын башкача исбатлау, ягъни ярымай тагып йөрү мәҗбүри түгел. Бу гади атрибутика гына, – дип җавап бирде сезнең соравыгызга Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии