«Дин белгечләренә ихтыяҗны арттырырга кирәк»

«Дин белгечләренә ихтыяҗны арттырырга кирәк»

Инде өченче елын эшләп килүче «Яшьләр бистәсе» проектында катнашучылар үзалларына катлаулы һәм җаваплы бурыч – балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтү максатын куйганнар. Төрле уку йортларында белем алучы 30га якын студент һәр якшәмбе саен Татарстанның 9 авылына балаларга дини белем бирергә килә. Әлеге дәресләр Арча районының Ташкичү авылында да үтә. Күрше авыл булгач, күп уйлап тормадым: дәресләрне үз күзләрем белән күрергә дип, Ташкичү мәчетенә юл тоттым. Укучы кызлар белән танышып, аларның тырышып дога ятлауларын, гарәп хәрефләрен өйрәнүен карагач, мәчетнең аскы катына төштем. Малайлар шунда белем ала. Укытучылары Әкбәр Вәлиуллин «Яшьләр бистәсе»ндә бу проект оешканнан бирле укыта икән. Уку-укыту эшләренә, гомумән, проектына кагылган сорауларыма бик теләп җавап бирде.

– Әкбәр, иң элек үзең турында сөйләп китсәң иде.

– Мин үзем Мәскәүдән, Татарстанга укырга гына килдем. РИУга кереп, ислам динен тирәнтен өйрәнә башлагач кына аңладым: моңа кадәр булган барлык белемнәрем океанның бер тамчысы кадәр дә булмаган икән. Бабам Якуп Вәлиуллин Мәскәүдә мәчет салдырган кеше. Аның эшен дәвам итәргә телим. Хәзер РИУның өченче курсында белем алам, читтән торып теология бүлегенә укырга кердем. Психология, тайм-менеджмент белән дә кызыксынам. «Яшьләр бистәсе» исә миңа, иң беренче чиратта, тәҗрибә, укыту практикасын бирде. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки киләчәктә үземне шәригать кануннарын аңлатучы, дин дәресләре бирүче укытучы итеп күрәм.

– «Яшьләр бистәсе»нең төп максатын нәрсәдә күрәсең?

– Авыл шәһәрдән ераграк булган саен, анда яшәүчеләрнең дини белемнәре дә азрак – бу турыда мин күп ишетә идем һәм үзем дә инандым. Авыллар, күбесенчә, гореф-гадәтләргә нигезләнеп яши. Кайвакыт бу гадәтләр ислам нигезләренә каршы килә. Мин үземнең максатым итеп шул кешеләргә ислам турындагы белемнәрнең аз гына өлешен булса да җиткерүне күрәм. «Ислам ул – терроризм» дигән куркуны юкка чыгарыр өчен дә балаларга дини белем бирергә кирәк. Әгәр моны без эшләмәсәк, аларны дөрес түгел исламга өйрәтүчеләр табылачак.

– Мондагы укыту тәртибе гади мәдрәсәнекеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Гади мәдрәсәләрне алсак, аларда нәкъ мәктәптәгечә тәртип. Ә монда без балаларның буш вакытын планлаштырырга, иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирергә тырышабыз: Интернеттан, китаплардан хәрәкәтле, интеллектуаль уеннар эзлибез. Дәрес белән шул уеннарны чиратлаштырабыз. Гади мәдрәсәләрдә укытучыларның моңа вакыты юк, шуңа да тәнәфес вакытында бала хәрәкәтләнер урынга телефонына текәлә.

– Укыту программасын үзегез әзерлисезме?

– Моның белән «Яшьләр бистәсе»нең оештыру комитеты шөгыльләнә. Бу эштә аларга балалар психологиясен белүче мөселман укытучылар ярдәм итә. Әлегә рәсми программабыз юк, чөнки аны даими рәвештә яхшырту эше алып барыла. Киләчәктә дәрес темаларын, программаны бер җыентыкка туплап, мөфтият аша раслатырга исәплибез, чөнки радикаль ислам таратмавыбызда шик булмаска тиеш.

Программа әзер булгач, аны башкалардан яшереп, үзебез генә кулланырбыз дип уйламыйм. Һәркемнең белем алырга мөмкинлеге булырга тиеш. Кем дә булса ул программа белән кызыксынган икән, куллансын гына. Үз өстәмәләрен кертсә дә була. Аны сатып акча эшләү максатын да куймыйбыз, чөнки матди кыйммәтләргә генә нигезләнсәк, ислам үсеш кичерә алмас иде. Сәхәбәләр дә бит үз максатларын белемнәрен калганнарга җиткерүдә күргәннәр. Мин үзем, дусларым һәм хезмәттәшләрем дә максатыбызны шулай күзаллыйбыз.

Изображение удалено.– Балалар дәресләргә теләп йөриме?

– Балаларга да, үземә дә ошый, чөнки укытканда балалардан яхшы энергетика аласың. Кайвакыт кәеф булмый, авылга да барасы килмәгән чаклар була. Әмма укучыларның шатланып каршы алуларын күрүгә, бар да онытыла. Балаларның елмаюлы йөзләрен күрү – үзе бер шатлык. Әмма монда да четерекле мәсьәләләр тумый калмый. Мәсәлән, мәчеттә бер ай дәвамында дәресләр бирәбез, 5 бала даими рәвештә йөри, ди. Бер ай үткәч, яңа бала килә. Кемгә күбрәк игътибар бирергә дип, укытучы аптырашта кала. Әмма без чыгу юлын таптык: мәчеткә әле беренче тапкыр килгән укучыны ислам нигезләрен яхшырак белгән өлкәнрәк балалар карамагына тапшырабыз. Үзебез исә эшне даими йөрүчеләр белән дәвам итәбез. Балаларның үзләре өчен дә бу бик файдалы, чөнки алар инде яшьтән укыту нигезләренә төшенә, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, кабатлагач, хәтерләрендә дә күбрәк кала. Яңа килгән балага да иптәшләре сөйләгәнне аңлау җиңелрәк.

– Уку дәверендә балада үзгәрешләр күрәсезме?

– Әйе, алар үзгәрә. Әмма күп нәрсә гаиләдән дә тора бит әле. Әгәр бала ислам дөньясына бары тик якшәмбе көнне мәчеткә килгәч кенә чума икән, бу бик аз. Әгәр өйдәгеләренең хәмер эчүен, намаз укымавын күрсә, ә без биргән дәрестә боларның ярамавы турында ишетсә, аның эчендәге гармония бозыла, әти-әнием дөрес яши, укытучылар хаклы түгел дигән фикер туа. Әгәр дә инде гаилә ислам кануннары буенча яши икән, балага без биргән белемнәрне кабул итү күпкә җиңелрәк.

– Баланың әти-әнисе белән аралашу мәсьәләсе ничегрәк?

– Еш түгел, чөнки алар балаларын мәчеткә китерә дә кайтып китә. Күбрәк лагерьлар, экскурсияләр оештырганда аралашабыз. Җыелыш ясыйбыз, сөйләшәбез, бары шуннан соң гына балаларны Казанга сәяхәткә алып китәбез. Әти-әниләре дә безнең белән бара. Ә гомумән алганда, алар белән күрешеп сөйләшү мәсьәләсе авыррак, ял көнне генә киләбез бит. Авыл Казаннан ерак булса, бару-кайтуга гына хәйран вакыт китә. Әле бит үзебезнең дә укуыбыз бар, барысына да өлгерергә кирәк.

Әгәр авыл Казанга якын урнашса, әти-әниләр белән танышып беткән булыр идек. Берничә җирдә студентлар өйләргә кереп, әти-әниләр белән танышалар, нигә нәкъ менә бу авылда балаларның мәчеткә азрак яки күбрәк йөрүен ачыклыйлар. Кайбер әти-әниләр кызын яки улын укытырга каршы булса, бәлки, берәр проблема бардыр, дип, сәбәпләрен белешәләр. Әлбәттә, мондый авыллар сирәк, әмма алар бар.

Изображение удалено.– Балаларны мәчеткә җыюда авыл имамының да роле бик зур. Берничә авылда укытып караганыгыз бар. Андагы имамнар нинди иде?

– Беренче барган авылда бик әллә ни җылы каршы алмадылар. Ул җирлекнең тарихын белмим, әмма андагы имам нидәндер курка кебек тоелды. «Миңа сезнең вакытыгыз кызганыч», – ди иде. «Безнең үзебезгә кызганыч түгел, укытыр өчен килдек бит», – дип тә әйтеп карадык, әмма, нәтиҗәдә, без ул авылга бармый башладык. Имам балаларны җыюдан туктады. Ә башка мәчетләрдә, Аллаһка шөкер, имамнар ачык йөзле булып чыкты. Матур итеп каршы алалар, балаларга чәй өстәле әзерлиләр.

– Авыл халкы ничек кабул итә соң яшь хәлфәләрне?

– Уңай. Кайвакыт балаларга тәм-томга дип сәдака бирәләр. Аларда үсеш күрсәләр, ярдәм итәргә тырышалар. Алга китеш юк икән, читтән генә карап торалар, көтәләр.

– Ә ул үсешнең булу-булмавы нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

– Иң беренче чиратта имамның активлыгыннан тора. Балаларны җыя алса, киләбез, җыя алмаса – юк. Икенче проблема авылга барырга машина булу-булмауда. Йөртүчеләребезгә юл, бензин өчен акча түләнми, алар барын да савап өчен эшли. Әмма кайвакыт машиналар җитми. Әлбәттә, илтә алмаучыларны да аңларга була: якшәмбе – ял итәргә, вакытны гаилә белән уздырырга мөмкин булган бердәнбер көн бит. Такси да бик кыйбатка чыга, чөнки юл өчен дип кенә тотыла торган финансларыбыз юк. Ә инде авылга шулай берничә тапкыр кайта алмыйбыз икән, балаларның мөнәсәбәте үзгәрә.

Димәк, «Яшьләр бистәсе» шулай үз теләге белән ярдәм итүчеләр хисабына гына яши булып чыга?

– Машиналар мәсьәләсенә килгәндә, әйе. Йөртүчеләргә акча түләнсә яки мөфтият тарафыннан һәр якшәмбе авылларга бара алырлык кешеләр билгеләнсә, яхшы булыр иде. Әле күптән түгел университет Русия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән килешү төзеде. Алар «Яшьләр бистәсе»ндә эшләүче студентларга стипендия рәвешендә акчалата ярдәм күрсәтәләр. Студент кеше акчага һәрвакыт мохтаҗ бит. Әмма кеше монда акча эшләү максаты белән генә килә икән, ул дөрес эшләми. Бу очракта Аллаһ Тәгаләдән алып булган барлык саваплар юкка чыгачак. Андый уйлар белән йөрүчеләрне Аллаһ үзе дә башкаларга, кешеләргә чын күңелдән ислам белемен таратырга теләүчеләргә, алмаштыра.

– Ислам динен таратучы мондый проектларга дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк дип саныйсызмы?

– Ярдәм булыр дип ышанам. Ислам югары белем йортлары санын арттырырга кирәк. Студентлар исә анда белем алып чыккач, авылга кайтып, өч-дүрт ел гына булса да эшләүне максат итеп куйсыннар иде. Күпләр бит хәзер югары хезмәт хакына кызыгып, шәһәргә китә. Ә бөтен кеше дә яхшы тормыш артыннан калага ыргылса, авылны кем күтәрер соң?

Сүз дә юк, һәркем үзен, гаиләсен туендырыр өчен акча кирәклеген аңлый. Хәзерге көндә студентлар һөнәрне иң беренче чиратта ихтыяҗ булу-булмауга карап сайлыйлар. Имтихан бирүчеләрнең кайсысы «авылга кайтам да имам булам» дигән максат куя икән? Әмма бу хәлне дәүләт ярдәме белән үзгәртергә була дип саныйм. Моның өчен дини белем алган кешеләргә яхшы яшәү шартлары тудырырга, дин белгечләренә ихтыяҗны арттырырга кирәк.

Күп кеше имамның эше шул җомга намазы үткәрү, никах, җеназа уку дип кенә уйлый. Бу бик зур ялгышу. Имам ул төрле яктан белемле, гомумән, җәмгыятькә йогынты ясый алырлык кеше булырга тиеш. Җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне бетерү, уңайларын арттыру, кешеләрнең әхлагын ныгыту да имам вазыйфаларының берсе. Әгәр халыкта моны аңлау булса, Татарстанда, Русиядә, гомумән, дөньядагы вакыйгалар торышы яхшы якка үзгәрер иде.

Раилә ВӘЛИУЛЛИНА

Арча районы, Ташкичү авылы

Комментарии