Ярты авылны намазлы иттеләр

Мамадыш районы Ишки авылы мәчете каршында мәдрәсә эшли безнең. Быел шушы мәдрәсәне 12 кеше тәмамладык. Коръән укыйсы килү теләге бик көчле иде. Тик, укып булмас, хәрефләре күңелдә калмас, кеше алдында оятка калырбыз, дигән шик кенә бераз тоткарлады. Алланың рәхмәте яусын Гүзәлия абыстайга, башка мөслимә кардәшләргә, алар, күргән саен, мәдрәсәгә өндәде.

Рәшит хәзрәт безне хәреф танырга, иҗекләп Коръән укырга өйрәтте. Менә өч ел инде белем алабыз.

Рәшит хәзрәт белән Гүзәлия абыстай мәхәлләбез халкын дингә кертү өчен бик күп хезмәт куя. Хәзрәтебез Аллаһ сүзен дөрес итеп уку, аңлау, андагы әмерләргә буйсыну һәм тыелган гамәлләрне кылмау хакында бик сабырлык белән, ипләп кенә аңлата. Тәҗвид кагыйдәләрен белеп, Коръәнне камил рәвештә уку бик катлаулы һәм җаваплы эш. Без әле хаталар да җибәрәбез, әлбәттә. Рәшит хәзрәт аларны төзәтеп, дөрес итеп укырга өйрәтә. Уку дәверендә бер кешегә дә авыр сүз әйтмәде, тавышын күтәрмәде. Гарәпчә бер авыз сүз белмәгән, хәреф тә танымаган кешеләрне өйрәтү өчен күпме сабырлык, көч, тырышлык куярга кирәк. Үзебез дә ялгышларны төзәтү өчен тырышабыз.

Гүзәлия абыстай сөйләгән вәгазьләр дә күңелләргә үтеп керә торган. Аның теле бай, дәлилләр китереп, сәгатьләр буе, хәтта көннәр буе сөйләсә дә, ялыктырмый. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Без алардан күп нәрсәгә өйрәндек: тәүхид, гакыйдә, әдәп-әхлак дәресләрендә пәйгамбәрләр тарихын да үттек.

Мәхәлләбездә хәзер шактый кеше Коръән укый, намаз кыла. Ярты авыл диярлек намазга басты. Без үзебез дә, җае чыккан саен, башкаларны исламга чакырабыз. Балаларыбызга, туганнарыбызга дәрестә өйрәнгәннәребезне сөйләп, укып күрсәтәбез. Болар Рәшит хәзрәт белән Гүзәлия абыстайның хезмәт җимешләре. Аллаһы Тәгалә аларга сәламәтлек, озын гомер, тигезлек һәм безгә кылган изгелекләрегез өчен әҗер савапларын бирсә иде.

Хәния МӘҮЛИНА,

Рәйсә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии