«Зират чүплек базы түгел, чүбеңне җыеп чык! Кабер казучылар көрәкләрен, балталарын калдырмый бит…»

«Зират чүплек базы түгел, чүбеңне җыеп чык! Кабер казучылар көрәкләрен, балталарын калдырмый бит…»

Яз җитеп, карлар эрегәч тә, ишек алларын, капка төпләрен генә түгел, зират өстен дә чүп-чардан арындырабыз. Күркәм гамәл. Әмма шундый очраклар да бар: чардуганнарны буягач, пумалалар, савытлар – барысы бергә зират территориясендә аунап кала. Моны, зиратта кулланган әйберләрне теге якка алып чыгарга ярамау белән аклыйлар. Дин ягыннан хуплана торган гамәлме бу? Бу уңайдан Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов белән сөйләштек.

Солтан хәзрәт, мәрхүмнәрнең каберен чистартып, карап тору һичшиксез үтәлергә тиешле гамәлләрдән саналамы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.в.с. әйтә: «Аллаһы Тәгалә матурлыкны, пөхтәлекне ярата», – ди. Чисталык ул диннең яртысы. Чисталыкта кешенең өч нигезе карала. Рухи ягы (ниятләре, фикерләре, җаны). Икенчесе – кыяфәте. Киемнәре, тәне дә шуңа керә. Өченчесе – яшәгән җирләре, намаз укый торган урыны. Шушы хәдисләргә, шушы кагыйдәләргә таянып, әйтә алабыз: зират та кешенең ахирәт йорты бит. Кыямәт көнгә кадәр шунда ятабыз. Каберлеген үзе чисталыкта тота алмаганга күрә, әлеге вазыйфа мәрхүмнең туганнарына йөкләнә, бу эшне башкару – саваплы, изге гамәл санала. Шул ук вакытта, моның икенче ягы да бар. Пәйгамбәребез әйтә: «Бөтен ләззәтләрдән кистерүче – үлемне исегезгә төшерегез», – ди. Ничек искә төшереп була? Зиратка килеп, каберлекләрне чистартып, үлгәннәр рухына дога укып. Анда килгәч исеңә төшә: «Әле күптән түгел генә бу кеше исән иде, машина алам, дип, ипотека түлим, дип йөрде. Аңа хәзер берәр нәрсә кирәкме? Фатиры да, машинасы да, бөтен нәрсәсе монда калган. Изгелекләре генә үзе белән». Кеше әнә шулай дип уйланырга тиеш. «Тукта әле, минем дә бит шундый мизгелем килеп җитәчәк, мин дә бит Аллаһ алдында җавап тотачакмын. Гамәлләрем, изгелекләрем белән аның алдына киләчәкмен. «Багажым әзерме икән?» – дип уйланырга кирәк. Авылга кайтканда җыенабыз бит. «Мунчага барсам, сөлгесе кирәк, салкын булса, җылы кием кирәк», – дибез. Бер көнгә дип кайтканда да бөтен әйбер кирәк. Ә мәңгелеккә барганда кирәкмиме? Менә шундыйрак уйлар булырга тиеш каберстанда. Пәйгамбәребезнең сәхәбәләре дә, дөньяга бик кызыгып китмәскә дип, үз өйләре янәшәсендә кабер казый торган булганнар. Дөньяны койрыгыннан булса да тотып калам дип ашкынганда алар шунда кереп яткан һәм күзаллаган. «Менә үлдем мин. Аллаһы Тәгалә янына барасым бар, ә изгелекләрем җитәрлекме минем?» – үзләренә шундый сорау биргәннәр. Шул сорауга җавап тотканда алар үз хәлләрен үзе күбрәк белгән бит инде. Һәм аңлый башлаганнар: әйе, чынлап та изгелекләребез җитәрлек түгел. Күп булса да, әле җитми. Туганыңның каберенә бару әнә шундый уйлар килсен өчен дә кирәк ул.

Кабер мәсьәләсенә килгәндә, аның өсте ниндирәк булырга тиеш?

– Элек зиратлар койма белән тотып алынмаган, бары тик каберлек әйләнәсе генә тотылган. Бу – мәрхүмнең кабере өстенә берәр терлек яки хайван килеп нәҗесен үтәмәсен, таптамасын өчен эшләнгән. Ә хәзер зират территорияләре капланган, анда терлек керә алмый. Димәк, чардуганнарның әллә ни хикмәте юктыр, дип уйлыйм. Кайбер зиратларга керәсең – чардуганнарны бер-берсенә шул кадәр тыгыз итеп куялар! Бу каберләр арасыннан йөрүне авырлаштыра. Әле үзең генә барсаң бер хәл – мәрхүм кешене җирләргә барганда, бу зур газап тудыра. Билгеле бер кагыйдә белән дә ясалмаганнар: кемнеңдер агачтан эшләнгән, кемнеңдер тимердән. Кайбер чардуганнарда ярым ай рәвешендәге киемнәрне ерта торган әйберләр бар. Чардуганның хаҗәте юк, нәрсәгә кирәк ул? «Менә монда әбием үзен җирләргә кушты, аңа бабай яныннан урын алып калабыз», – дигән максат белән җир алып калырга уйласаң гына кирәк ул, минемчә. Аның төп вазыйфасы – чисталык-пөхтәлек өчен генә, ул мәҗбүри булырга тиешле әйбер түгел. Икенче мәсьәлә: кабер өстенә утыртылган агачлар. Кайдан килә соң бу гадәт? Әгәр хәдисләргә таянсак, шуны белербез: Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.в.с. узып барган чагында яңа гына җирләнгән ике кешенең каберен күреп алган. Тукталган. Хөрмә агачының ботагын алып, икегә бүлгән дә ике каберлеккә дә төртеп куйган һәм әйткән: «Шушы каберләрдә яңа гына җирләнгән мөэминнәр ята. Алар хәзер кабер газабында. Утырткан хөрмә агачларының яфраклары коелган саен, бу мөэминнәрнең гөнаһлары коелыр», – ди. Һәр тереклек: агачымы, балыгымы, чирәмеме, кошымы – нәрсә булмасын, ул үзенчә дога кыла, Аллаһны зурлый. Һәр яфракның селкенүе ул зикер, дога, Аллаһы Тәгаләне искә алуы. Пәйгамбәребез дә шуны күз уңында тотып хөрмә агачының ботагын төрткән булган. Шушы зикерләрнең саваплары кабер эчендә яткан мәрхүмгә бара. Хәзерге заманда кайберәүләр каберлек өстенә агач яки башка бер үсемлек утыртмыйча, аңа мәрмәр, гранит таш җәйдерә. Киләсең, себерке белән берничә тапкыр себерәсең – чип-чиста кала кебек. Үзебез турында уйласак, әйе, болай итеп каберлекне чистарту безгә җиңелрәк. Әмма мәрхүмнәребез турында уйласак, ул вакытта үләнме, чәчәкме, яки зур булмаган берәр агач кебек нәрсә утыртсак, хәерлерәк булыр, дип санала. Нигә икәнен аңлаттым инде. Әмма агач утыртканда аның аерым шартлары бар: «чүп агачы» булмасын. Кайбер агачларны утыртасың да, ул бөтен җиргә тарала башлый. Тупыл, мәсәлән. Шул ук вакытта, шәригать кануннары буенча нинди агач утыртырга кирәклеге әйтелмәгән. Әмма әгәр дә ул агачның җимешеннән соңыннан кошлар файда күрә алса, яхшырак, дип саныйм. Миләш агачын гына алыйк. Агачы үзе зикер кыла, әле шуңа өстәп, кошлар җимешен дә ашап, файда күргәч, өстәмә савабы була.

Солтан хәзрәт, кабер ташларын куйганда ниндидер төп кагыйдә бармы?

– Кануннар буенча таш 60 сантиметрдан биек булмаска тиеш. Гомумән, таш ни өчен куела? Монда фәлән кеше җирләнгән, дип билгеләргә. Әмма кайберәүләр аны матурлык билгесе дип саный да, артык зур кабер ташы куйдыра. Әйе, карап торышка бик матур. Әмма кайбер очракларда бу таш торсын өчен, кечкенә свайлар кагыла. Ул бит кеше башы өстендә урнашкан була инде. Анысын уйламыйлар. Таш матур бит: гаиләсеннән бирелгән ахирәт бүләге. Ләкин аңлагыз: мәрхүмнәргә ташыңның нинди булуы барыбер: мәрмәрме ул, гранитмы… Кол Шәриф мәчете ясалганмы анда, юкмы. Аларга таш түгел, дога кирәк. Бездән барып ирешәчәк иң зур бүләгебез – ул дога.

Кешегә ата-анасының каберен генә чистартырга кушылганмы, әллә ничәнчедер буынына кадәр туганнарыныкын карап тору да мәҗбүриме?

– Андый аерым канун юк, ләкин кеше изгелек күбрәк эшләгән саен аның изгелеге дә үзенә күбрәк кайта бит. Әтиеңнең, әниеңнең каберен җыештырдың, ә күршедәге каберне җыештырырга кеше килми. Авыр түгел бит инде, шундагы берничә чүпне йолкып аттың, бераз җыештырдың икән – үзеңә дә матур, мәрхүмгә кылган изгелек өчен Аллаһ тарафыннан да савап булыр, бәрәкәтен, нәтиҗәсен күрәчәксең. Бер генә мисал. Апрель ае ахырында мәчетебезгә йөрүчеләр белән тырмалар алып, ауган агачларны җыештырырга барабыз. Бу өмәдә катнашучылар арасында 80 яшьлек әби-бабайлар да бар. Көчебез җиткәнчә чистартабыз, һәм Аллаһы Тәгалә дә бәрәкәтен бирә. Бабайлар: «Кара әле, хәзрәт, – диләр, – кул аякларым да авыртмады бүген, ә башка көнне ничек сызлый иде бит!».

Солтан хәзрәт, язын чардуганнарны да буйыйсың бит инде. Әмма зиратта булган әйберне зираттан теге якка алып чыгарга ярамый, дигән хорафатка ышанып, күп кеше пумалаларын, буяу савытларын шунда калдыра…

– «Алып чыгарга ярамый» дигән сүз – ул агачларга карата әйтелгән сүз. Әле анысы да, сәламәт булган, бер дигән итеп үсеп утырганнарына карата гына әйтелә. Әмма әгәр дә бу агачлар комачаулый яки зыян китерергә мөмкин икән, аларны чистарту һәм алып кую ул хәтта хәерлерәк булып санала. Корыган, ауган, сынган агачларны яки аларның ботакларын бер җиргә өеп куярга кирәк. Аның кирәге чыкмый калмас. Зиратта ауган агачларның кайберләрен тактага җибәрәләр дә, ләхет такталарына тоталар. Яисә кыш көне кабер казыганда җир туң була. Бу туңны бетерү өчен шушы агачлар белән җир өстендә учак ягалар. Ә инде пумалаларга, буяу савытларына килгәндә, аларын алып чыгып чүп савытларына ташларга кирәк. Зират – чүплек түгел.

Ә искергән кабер ташларын, чардуганнарны нишләтергә? Аларны бит чүпкә ташлап булмый…

– Бу уңайдан зират өчен җаваплы кешеләргә, әйтик җирлек башлыкларына яки муллаларга мөрәҗәгать иткәндә яхшырак. Кайбер зиратларда тимер чардуганнарны башта бер күчкә җыеп, тимергә тапшыралар. Кергән акчасын, мәсәлән, көрәкләр алуга тоталар. Чүп булып тоелган әйбер дә әнә шулай файдага китә. Әгәр алай эшлисе килмәсә, кеше үзе дә тимергә тапшырырга мөмкин. Әмма кергән акчасын хәер итеп таратса яхшырак. Кабер ташларын да күп җирдә болай гына яткырмыйлар, кулланалар: эшкәртеп, кабер ташсыз булган кешеләргә куялар.

Солтан хәзрәт, соңгы вакытта каберлекләр өстенә веноклар, балалар үлсә уенчыклар куя башладылар. Бу – мөселман кешесенә рөхсәт ителә торган әйберме?

– Венокның мәгънәсе юк – ул исраф санала. Венок сатып алуга тотылган акчаларны мохтаҗларга сәдакага тапшырсаң, мәрхүмгә файдалырак булыр иде Чәчәк рәвешендә ясалган пластмассаларны, чүпрәкләрне куеп ни файда соң? Ул тере үсемлекләр түгел, дога да кылмый. Бер вакыт кабер өстенә тере чәчәкләр сатып алып кую модасы китте. Ул икенче көнне үк шиңеп төшә. Соңыннан чүпкә атыла. Тере чәчәкләр арзан тормый, бер карасаң, күпме акча түгелгән, исраф булган. «Без булдырдык, тере чәчәкләр дә алып кададык, зур таш та куйдырдык, мәрхүм өчен бөтенесен эшләдек», – дип, кайберәүләрнең үзләрен тынычландыру өчен кылган гамәлләре дип саныйм мин моны. Ә мәрхүмгә кирәкми бит ул, үзебезгә генә кирәк. Үзебезне үзебез алдыйбыз. Шул ук әйбер уенчыкка да кагыла. Бала уенчык белән уйнап ятмый бит инде анда.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии