- 07.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Без, Түбән Кама шәһәре мөслимәләре, бәгырь түреннән чыккан ачы хакыйкатьне сезгә җиткерәбез. Сезнең фәрман белән җибәрелгән мәдрәсә ректоры Рафикъ Исламгалиевка чыдар әмәлебез калмады. Ул бөртекләп җыелган мәдрәсәне таркатты. Әдәпсез, гыйлемсез бу кеше мәдрәсә шәкертләренә дә, мөгаллимнәргә дә тупас мөгамәләдә булды. Аның белән күп тапкыр сөйләшеп карадык. Без, ак яулыклы әби-апалар, 20 еллап иман сагында торабыз. Динебез ныгысын, иманлы кешеләр артсын өчен, мәчет-мәдрәсә төзелешендә дә, гыйлем бирү, гыйлем алу юлында да көчебездән килгән кадәр тырышабыз. Ләкин «Сез сектантлар – үтерегез мине», «сез – ваһһабистлар» сүзеннән башканы ишетмәдек, ул үз хатасын аңларга да теләми. Һаман безнең өстән донос язып, «мин Президент һәм мөфти кешесе», дип күкрәк сугып, сезнең исемне дә пычратып, әшәкелекләрен эшли тора. Мәдрәсә мөгаллимнәре дә шуның аркасында эштән китте. Ике шәкерткә ике укытучы калды: ректор һәм аның ярдәмчесе (анысының да дини гыйлеме юк).
Үз анасын хөрмәтләүче кеше чит аналарга да ихтирамлы була. Әмма бу кеше Аллаһ юлындагы кешегә охшамаган. Мәдрәсә мөгаллимнәрен бер сәбәпсез эштән куган, шәкертләрне таратып бетергән, мәчеттәге хәзрәтләрне төрле яман сүзләр белән хурлаучы, җәмәгатчелек фикере белән санлашмаучы бу бәндәдән тагын ни көтәргә була?!
Хөрмәтле Илдус хәзрәт! Бу башбаштаклыкка сезнең дәрәҗәдә нокта куелсын иде! Рафикъ Исламгалиевның бүген дә бу эштә калуы беркемгә дә файда китерми. Ул, киресенчә, мөмселманнар арасында фетнә чыганагы булып тора. Сезнең аек акылыгызга һәм сәламәт иманыгызга ышанып калабыз.
(Әлеге хат Түбән Кама муниципаль район башлыгы
һәм Түбән Кама шәһәре мэры А.Р.Метшинга да юлланды.)
Хатта 289(!) имза бар.

Комментарии