«Әти-әнисенең күз яше өчен бала җавап бирәчәк»

«Әти-әнисенең күз яше өчен бала җавап бирәчәк»

Өлкән кешеләрдә акыл, тәҗрибә һәм хикмәт бар. Өлкәннәр булган җирдә бәрәкәт була, ди дин әһелләре. Бу сүзләрнең асылына торган саен ныграк төшенергә туры килә. Ни дисәң дә, өлкәннәр – утны-суны кичкән, тормыш тәҗрибәсе туплаган буын. Аларга карата без нинди карашта булырга тиеш? Ислам динендә өлкәннәрнең урыны нинди? Бу хакта Казанның «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, диндә өлкәннәргә хөрмәт турында нәрсә диелә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел». Ягъни ул Аллаһ һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күрсәткән юлдан бармый. Бу хәдис олыларга хөрмәт күрсәтүнең ислам динендә зур урын алып торуын аңлата. Гомумән, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) олыларга карата хөрмәте бөтен тормыш юлында чагыла. Коръәндә дә ата-ананы хөрмәтләү, өлкәннәргә карата мөнәсәбәткә шактый урын бирелгән.

– Һәр мөселман кешесе дә өлкәннәргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына күз салсак, ул үз гамәлләре һәм сүзләре белән безгә барысын да аңлатып калдырган. Олыларга хөрмәт күрсәтүнең иң беренчесе – очрашкан вакытта аларга беренче булып сәлам бирү. Динебез әдәбе буенча яшь кеше үзеннән өлкәнрәккә беренче булып сәлам бирергә тиеш. Мөхәммәд (с.г.в.): «Кечкенә – олыга, узып баручы – утырып торучыга, әз төркем күп төркемгә беренче булып сәлам бирә», – дигән. Сөннәт буенча ризык кабул итүне иң беренче өлкән яки хөрмәтле кеше башларга тиеш. Хүзәйфә (р.г.): «Әгәр дә без Мөхәммәд (с.г.в.) белән бергә булсак, ризыкка Аллаһның илчесе кулын сузганчыга хәтле кагылмый идек», – дигән. Мөхәммәд (с.г.в.) тә: «Миңа Җәбраил фәрештә өстенлекне өлкәннәргә бирергә кушты», – дигән. Мәчеттә җәмәгать белән намаз уку рәвеше дә олыларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. «Кешеләргә имам булып Аллаһның китабын оста укучы баса. Әгәр аларның укуы бер дәрәҗәдә булса, сөннәтне яхшы белүче, әгәр дә сөннәтне белүдә бертигез булсалар, алданрак һиҗрәт кылучы, әгәр дә инде һиҗрәт кылуда да бертигез булсалар, яше буенча олырагы имам булып баса», – диелә хәдистә. Шулай ук намазга тезелгәндә дә иң беренче булып олылар, ә аларның артларына яшьләр һәм балалар баса. Сүз башлаган вакытта сөннәт һәм әдәп буенча беренче итеп бу мөмкинлек олыларга бирелә.

– Без – әби-бабай тәрбиясендә үскән буын. Ни кызганыч, хәзер яшь гаиләләр үз балаларын өлкәннәр тәэсиреннән читли. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең роле нинди?

– Яшь буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең роле алыштыргысыз. Бу аларның зур тормыш тәҗрибәсенә ия булулары, дөньяда күпне кичерүләре белән бәйле. Менә шуңа күрә дә алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа Аллаһ Тәгалә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларны хөрмәт итәргә куша. Әгәр дә яшь кеше үзеннән өлкәнрәккә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач аның үзенә дә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр. Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр дә яшь егет өлкән яшьтәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгеләячәк», – дигән.

Балалар да әти-әниләренә карата нинди мөнәсәбәттә булсалар, аларның балалары да аларга карата шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Әти-әниләрегезгә изгелек кылыгыз, балаларыгыз да сезгә игелек кылучы булырлар». Әгәр дә кеше яшь вакытта үзенең әти-әнисен санламаса, рәнҗетсә, хакын үтәмәсә, килер бер көн, балалары да аңа шундый ук мөнәсәбәттә булыр. Аллаһ Тәгалә: «Кем дә кем яхшылык эшләсә, моның файдасы аның үзенә була, ә кем дә кем начарлык эшләсә, моның зарары үзенә булачак. Синең Раббың колларына әз генә дә гаделсезлек кылмый», – дигән.

– Өлкәннәр белән сөйләшкәндә нинди әдәп-әхлак кагыйдәләрен истә тотарга?

– Алар белән сөйләшкәндә беренче булып исәнләшергә, аңлаешлы, ачык итеп, аның сүзен бүлмичә сөйләшергә, хөрмәт белән «сез» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайда гына булмасын, беренче сүзне өлкән кешегә бирү күркәм гадәт. Өлкәннәр белән бәхәскә кермичә, җай, тәртип белән сөйләшү мөһим. Бу урында Пәйгамбәребезнең сүзләрен искә төшерү комачау итмәс: «Сөйләсәң яхшы сүз сөйлә, булмаса, тик тор».

– Ни кызганыч, үз ата-анасын картлар йортына илтеп тапшыручы балалар бар...

– Мөселман илләрендә картлар йорты ише оешмалар бөтенләй юк. Ул булырга тиеш тә түгел. Ни кызганыч, безнең ил бу яктан аксый. Динебез, тормышка карата карашыбыз бүтән. Картлар йортындагы әби-бабайларның күбесенең балалары исән-сау бит! Үз кулларың белән үзеңә гомер биргән якын кешеңне шунда илтеп куй әле?! Ничек кул күтәрелергә мөмкин? Аллаһы Тәгаләгә мондый адымнарга барган кешеләргә ныклы иман биреп, дөрес юлга күндерсен. Һәр адымыбыз өчен җавап тотачагыбыз турында онытмасак иде. Аллаһы Тәгалә бездән, һичшиксез, әти-әниебезнең күз яшьләре, аларга карата мөнәсәбәтебез турында сораячак. Коръәннең ничәмә-ничә урынында ата-ана хакы турында әйтелә. Шуларның бер аятендә: «Синең Раббың хөкем итте, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм әти-әниләрегезгә иң яхшы мөгамәләдә булыгыз», – диелгән. Ислам диненең иң зур хакы, иң зур тәгълиматы – Аллаһны бер һәм бар дип санау. Без, мөселманнар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанабыз һәм аңа гыйбадәт кылабыз. Икенче хак итеп Аллаһ Раббыбыз әти-әниләр хакын зурлый. Аларның хакы Аллаһ хакыннан соң килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әти-әнинең ризалыгы – Аллаһ ризалыгы, әти-әнинең ачуы – Аллаһ ачуы», – дигән.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии