Үзенә кул салучылар догага мохтаҗмы?

Үзенә кул салучылар догага мохтаҗмы?

Безнең халыкта үз-үзенә кул салган кешеләргә карата начар фикерләр яши. Үз гомерен үзе өзгән икән, димәк, аның иманы нык булмаган, диләр. Тормышының соңгы минутларында ул кешенең башында нинди уйлар булганын бер Аллаһ Тәгалә генә белә. Күп кенә авылларда мондый мәетләргә җеназа намазы да укылмый дип беләм. Гомумән, үз тормышын үзе өзгән кешегә ничек итеп дога кылырга? Берәр хәзрәт җавап бирмәсме?

Әлфия МӨХӘММӘТОВА,

Дәрвишләр бистәсе

Соравыгызга «Кабан арты» мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин болай дип җавап бирде:

– Аллаһ Тәгалә һәр кешегә дә җанны аманәт итеп бирде. Аманәт – ул сакларга бирелгән әйбер. Шуңа күрә җан ул бик кадерле нәрсә. Кеше Аллаһ биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Җанны саклау – үз-үзеңә зыян китермәү, һәлакәттән саклану, иминлегеңне тәэмин итү, кыскасы бөтен нәрсәдән саклануны аңлата. Ислам динендә үз-үзеңә кул салу – олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә бу гамәлне Коръәндә тыйды. «Нисә» сүрәсенең 29нчы аятендә бу хакта: «Үз-үзегезне үтермәгез. Дөреслектә, Аллаһ сезгә карата рәхимле булды», – диелгән. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә: «Кем дә кем таудан сикереп үз-үзен үтерсә, Җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә (таудан) сикерәчәк. Кем дә кем агу эчеп үз-үзен үтерсә, кулында агуын тотып Җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә агу эчәчәк. Кем дә кем тимер белән үз-үзен үтерсә, Җәһәннәмдә мәңге калган хәлдә кулындагы шул тимерен корсагына кертәчәк», – дигән. Әгәр инде бу гөнаһлы юл белән дөньядан киткән туган-тумачагыз, дус-ишләрегез бар икән, аларга багышлап дога укыгыз. Гөнаһ кылынса да, кеше диннән чыкмый, мөселман булып кала. Ә мөселман булган һәр кешегә дога ирешә. Шуңа күрә бөтен вафат булган әрвахлар – изге булганмы ул, гөнаһлымы – барысы да догага мохтаҗ һәм без аларга дога кылырга, ашлар уздырырга, сәдака бирергә, эшләгән һәрбер изгелегебезне аларның рухларына багышларга тиеш.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии