- 07.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Кайберәүләр мулла бәлеш ашап, сәдака җыеп тора, аның эше дә, тормышы да җиңел, дип уйлый торгандыр, мөгаен. Безнең Аксубай районы, Иске Ибрай авылында дүрт мәчет – дүрт мәхәллә бар. Аларга һәркөн картлар да, яшьләр дә йөриләр. Шул мәчетләрнең берсендә эшләүче Рамил Казанда укып кайткан яшь егет, әле гаиләсе дә булмаган бик әйбәт кеше. Миң аңа элеккеге укучым буларак та, күршем буларак та бик яхшы фикердә. Ул һәркөнне биш мәртәбә, нинди һава торышы булуга карамастан, намаз укырга бара. Моңардан тыш, зиратны тәртиптә тота, мәрхүмнәрне дә ислам дине кагыйдәләре кушканча җирли, өйләнешүчеләрне, яңа туган балаларны рәсмиләштерә. Моннан кала да муллаларның вазифасына кергән күп төрле эшләрне башкара. Кыскасы, мулла авылда бик кирәкле кеше, шуңа күрә безнең һәрберебез аларга бик кирәкле кеше дип кенә түгел, алар ихтирамга, мактауга лаек дип санарга тиеш.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Комментарии