Диннәр тарихын мәктәптә аерым өйрәнү кирәкме?

Диннәр тарихын мәктәптә аерым өйрәнү кирәкме?

Дустымның оныгы дүртенче класста укый һәм аларга диннәр тарихыннан өй эше итеп икона ясап килергә кушканнар. Дустым дини гаиләдә үскән, үзе дә дин тота торган кеше. Аңлагансыздыр инде, ул – ислам динендә.

Без бик тыңлаучан халык. Мәктәп кушкач, укытучы әйткәч, үтибез инде без аны. Каршы чыгу түгел, каршы уйларга, фикер әйтергә куркабыз. Бер-бер фикер белдерсәм, ошатмаслар да, балама кырын карый башларлар кебек тоела.

Курку каплаган безнең аңыбызны. Курку аркасында без уйларга сәләтебезне югалтканбыз. Курку аркасында күргән-ишеткәнне уй-фикер аша үткәрә белмибез. Тышкы дөнья колакка элгән ялтыравык ялган сүзләр томалаган уйлау сәләтебезне.

Без сүзгә ышанабыз. Әмма ул сүз – безнең күңелләрдә туган, акылыбыз тапкан сүз түгел. Без үз сүзебездән үзебез куркабыз. Сөйләшә башласак, сүзебез сүзгә ялганмый, бер-беребезне аңламый аерылышабыз.

Икона ясау биреме белән дә шулай килеп чыкты. Кызыксынуым курку катыш өнсезлеккә терәлеп, баланың ата-анасы тарафыннан: «Сиңа нигә кирәк ул?» – дигән сорау белән тәмамланды.

Ярар. Мәктәптә әле дәреслекләр юк, укытучы сөйләп, яздырып аңлата һәм дәрестә үткәнне интернеттан табып, биремнәрне үтәп барырга кирәк икән. Мин дә интернеттан дүртенче класс өчен диннәр тарихы буенча дәреслекләр белән танышырга булдым. Беглов фамилиясе белән башланган «Основы религиозных культур и светской этики. Основы мировых религиозных культур» дигән дәреслекне ачып, тәкъдим ителгән материал белән танышып чыктым. Укытучы, бәлки, башка дәреслектән файдалана торгандыр, ачыклап булмады, ә укучылар интернеттан дигәч, мөмкин булган һәр дәреслектән файдалана ала бит. Икона һәм Христос сурәтен ясауны өй эше итеп үтәүче әти-әниләр дә шул исәптән.

Югарыда күрсәтелгән курсны үтәп чыгу өчен, һәр укучы дини тематикага тулысынча кереп чумарга тиеш булып аңлашыла. Чөнки кыска гына вакыт эчендә пятикнижие, апокалипсис, волхвы, друиды, тора, кипа, скрижали, ступа һәм башка дини төшенчәләрне үзләштерү, аңлау мөмкин түгел. Үз тәҗрибәгездән чыгып, мәктәп елларын исегезгә төшерегез: математиканы өйрәнгәндә вакланма, тигезләмә, тамыр алу кебек гади төшенчәләрне укытучы ничек җентекләп аңлата һәм күнегүләр белән хәтергә беркетә иде. Ә монда утыз дәрестә дүртенче класс баласына дөньяви диннәрне колачларга, төшенергә тәкъдим итәләр.

Бәлки, бу диннәр турындагы дәресләрнең кирәге дә юктыр? Мәктәптә тарих өйрәнелә, һәр дәвердә аерым илләр тарихы турында сүз барганда, дини карашлар, дини культура, этика турында да сүз булмыйча калмый. Бу бер фикер.

Икенчедән, бүген дин тоту һәркемнең үз эше: кем христиан, кем ислам динендә, ә кем бөтенләй дин тотмый. Әлеге дәресләр гаиләдә бала белән ата-аналар арасына чөй кага түгелме? Ни өчен ислам динендәге кеше сүз әйтергә дә куркып, үз-үзенә каршы килеп, икона, яки башка дини атрибутика элементларын ясап утырырга тиеш? Бу исламга гына кагылмый – христианин да шамаил ясауны бик үз күрмәстер. Ә кеше хакы, намус, яхшылык-яманлык, урлашмау, алдашмау һәм адәм баласы үсеше-яшәеше өчен үтә әһәмиятле башка төшенчәләрне дүртенче класс баласына мәкальләр, әкиятләр, мәсәлләр аша бик үтемле, аңлаешлы итеп биреп була. Ул вакытта чөй дә кагылмый. Сез ничек уйлыйсыз?

Зәрия ХӘБИПОВА,

Әлмәт шәһәре

Комментарии