Cүзнең хәерлесен сөйлә

Игътибар итәбезме: проблемалар, кешеләр арасындагы низаглар тел аркасында килеп чыга. Телне юкка гына сөяксез димиләрдер. Авызың әйткәнне колагың ишетмәсә, нәтиҗәсе аянычлы булуын көт тә тор. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безне бу хакта болай дип кисәтә: «Кем Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанса, хәерле (файдалы) сүз генә әйтсен яки дәшмәсен» (Бухари һәм Мөслим риваяте).

Бу – динебездә кешеләрнең үзара аралашуының төп кагыйдәсе. Берәр кардәшебез белән әңгәмә корырга ниятләсәк, әйтәсе сүзләребез дөньябыз яки ахирәтебез өчен файдалы булырга тиеш. Ә менә рәнҗеш, сүгенү һәм мыскыл итү сүзләреннән сакланырга кирәк. Мондый чакта һәр сүзебез өчен Аллаһ каршында да җавап бирәсе булуын искә төшерү мөһим. Икенчедән, бу гамәлең кешеләр каршында дәрәҗәңне төшерәчәк. Шулай ук, кардәшләреңнең һәм дусларыңның синнән йөз чөерүләре мөмкин.

Шуңа да тирә-яктагыларга файдалы, күңелләренә хуш килә торган, кәефен күтәрә торган сүзләр сөйлик, дусларыбыз да күбрәк булыр. Тагын шунысы да бар, яхшы сүз – уңышның нигез ташы.

Ашның тәме – тоз белән,

Адәм яхшылыгы – сүз белән.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии