Дөрес җирдән гаеп эзләмисең, Айдар!

Дөрес җирдән гаеп эзләмисең, Айдар!

Газетада дөнья күргән «Мин – мулланың тормышы…» һәм «Муллалыкмы, муллыкмы?» (№42, 23 октябрь, 2013 ел) дигән язмаларны укыгач, Шамил бабай белән Айдарга җавап язасым килде.

Айдар язганча, Совет заманында, чыннан да, дин, муллалардан көлеп язылган әсәрләр күп булды. Ләкин динне мыскыллап нигә ирештек соң? Динсезлектә яшәп карадык. Дин белән бергә -имамнарны җәзалап үтереп, яисә сөргенгә сөреп, яңача бәхетле тормыш, хөрлек, муллык вәгъдә итеп тормышның астын өскә китергәннәр. Тарихка күз салсак, ни кызганыч ки, Аллаһка йөз чөерүдән бер дә алга китеп булмаган. Ходай биргән байлык – кара алтын өстендә яшәсәк тә, күңелләрдә иман, Аллаһтан курку дигән изге хисләр булмагач, байлыгыбыз да бәрәкәтсез, аерым кешеләр кулында. Революциядән соң, мәчетләребез җимерелгән, дин тоту тыелган чорлардан соң да тормышыбыз алга китмәгән. 1921нче елгы ачлык, корылыкның зур өлеше Идел-Урал регионында, мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләргә туры килгән. Миллионлаган гомерләрне вакытсыз өзгән Бөек Ватан сугышы… Тагын бер сәер күренеш, динне бетергән чорлардан соң кешеләр бер-берсен юк итү өчен үлем җәзасына тиң нинди генә ярлыклар такмаганнар. Колхозлашу елларында «кулак» дип авылдашларын, гомер бакый янәшә яшәгән чордашларын зар елатып, рәнҗеш-каргыш алып, Себер-сөргеннәргә озатканнар. 1937нче елларда «Халык дошманы» дип хөкем чыгарып, татарларыбызның иң асыл затларын төрмәләрдә череткәннәр. Соңгы елларда «ваһһабчы» тамгасы пәйда булды.

Айдар, дин әһелләре, муллаларга яңа кушаматлар тагып, «хәсрәт», «комсыз», «саран» дип атаганчы үзең догалар өйрән, күңелең чистарып, сафланып китәр… Совет заманында муллалардан көлеп иҗат ителгән күпме мәзәк, әкият, бәетләр архивларда тузан җыеп ята», – дигәнсең.

Күр инде: нинди байлык әрәм ята бит, ә! Бүтән файдалырак, игелеклерәк эш-гамәлгә сәләтсез кешеләр шулай Аллаһтан, дин тоткан иманлы кешеләрдән көлгән, хурлаган, пычракларны барлау, дөньяга чыгару (фаш итү) белән шөгыльләнгән. Дин әһелләрен кимсеткән әсәрләргә күз атканда, бүгенге динсезлек афәте, «зәңгәрләр», «алсулар», фахишәлек, наркомания, эчкечелекнең киң таралуы турында язмалар борчымыймы?

Саллы гына романнар язарлык теманы әллә кайдан эзләп йөрисе юк. Үзәк телевидение каналларында чын, тере геройлар катнашында барган тапшыруларны кара. Эчкече ирләр, хатыннар тулып ята. Дүртәр балалы яшь кенә хатыннар, салган баштан, кем белән йоклаганын да, кемнән бала тапканын да белми. Балаларның аталарын ачыклар өчен, ярты авылның ир затын җыеп, ДНК анализы алалар. Ул хатыннарның үзләрен тотышы шаккаттырырлык, үзләрен герой итеп хис итәләр. Оят хисе дә, иман әсәре дә юк.

Балаларны өйдә ялгызын ташлап китү, янгын эчендә калдыру, дөрес итеп укымаган өчен сабыйны үтергәнче кыйнау дисеңме… чәчләрең үрә торырлык!

XIX гасырда яшәгән бабаңның бабасы үлгәч, туганнарының муллага бозау бирергә мәҗбүр булуы турында язасың. Ә минем күрше әби, елый-елый, гел әтисен искә ала. «Әтием мулла иде, авылда бер кара эчле, надан, куштан, әләк белән, яла ягып, әтине төрмәгә озаттылар, соңыннан аттылар. Мин биш яшьлек бала, әтинең аягына асылынып еладым, әтине алып китмәгез», – дип.

«Мәетнең өчесе, җидесе, кырыгын искә алу бидгать гамәл ди», – Шамил бабай. Бу уңайдан миңа РИУ ректоры Р. Мөхәммәтшинның сүзләре бик ошады. Ф. Хуҗахмәтнең 2014нче елгы «Татар мөселман календаре»ндәге язмасында:

– Мин бу уңайдан үзебезнең Балтач ягын күз алдына китерәм. Бөтен туган-тумача җыела. Кешенең йөрәге ихлас сөйләшү өчен ачылган. Ул әрвахлар рухына Коръән укыту өчен иң тәмле ризыклар тезелгән табын янына килеп утырган. Бу инде муллага вәгазь уку өчен, әзер аудитория. Алай гына түгел, алар бу дөньяның вакытлы гына булуы, Аллаһ каршына барырга туры килүе хакында уйлана. Ә инде мондый мәҗлесләрне инкарь итү – җыелган халыкны, ягъни әзер аудиторияне инкарь итү дигән сүз. Башкача аларны ничек җыясың? Вафат булган кешенең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру вакытындагы Коръән уку, вәгазь сөйләү, сәдака бирүдә Ислам диненә хилафлык китергән бер әйбер дә юк. Бу – авылда халык белән эшләү өчен нәтиҗәле алымнарның берсе.

Чыннан да шулай бит. Вафат булган якыннарыбыз, әти-әниләребезнең Коръән ашларын үткәргәндә, ризыклар әзерләгәндә һәр кеше ихластан үзеннән өлеш кертергә тырыша, ничектер күңелләр сафланып, Аллаһка тагын да якынаясың. Бу һич тә, Айдар, Шамил бабай уйлаганча, «Менә ач мулла килер, аның тамагын туйдырам», – дип түгел. Күпләр дин әһелләрен бәлеш ашап, сәдака җыеп йөрүче зат итеп сурәтли.

Дин әһеле нигә үз эшеннән риза түгел, ләкин акчалы эш карамый, дип «кайгыра» Айдар. Нигә үзең, ир башың белән, мулланың сәдака акчасын санап, тикшереп йөргәнче, мулла булмадың соң? Затлы машиналарда гына җилдереп, шәп йортларда яшәп, бәлеш ашап кына йөрер идең. Баш мулла, -мөхтәсибләр статуслары, акчалары буенча, гади авыл кешесеннән уздыра башладылар дисең. Бу сүзләрең авыл халкын дин әһелләренә каршы кую максаты белән әйтелгән дип аңлыйм. Авыл кешесенең намазга басмаганында Аллаһка ышану, иман, димәк, дин әһелләренә ихтирам бар. Ә инде Ходай биргән камил акылын үз теләге белән хәмергә алыштырып, диванага чыгып, үзенең динсезлеген, тәрбиясезлеген аклап, шешә төбе үбә-үбә мулла-имамнарны хурлаучылар бар икән, ни өчен дин әһелләренең статусы андыйларныкыннан түбән булырга тиеш?!

Айдар, синең мәчеткә кергәнең бармы? Мәчет тә, йорт кебек, аны да гел карап, төзәтеп торырга кирәк. Ә мәчетләр тоту өчен хөкүмәт акча бирмәгәнне беләсеңме? Газ, ут өчен түләү генә түгел, мәчетне дә гел җыештырып торырга кирәк. Ә син бушка җыештырыр идеңме? Каравылчы да кирәк. Заявкалар кабул итәргә аерым кеше булу мөһим, аңа да түләргә кирәк. Элеккедән калган канализация торбалары тишелә, электр чыбыгы сафтан чыга. Чүп контейнерын алдырырга кирәк. Мәчет моның өчен үзе түли. Су өчен дә, канализация өчен дә түлисе. Мәчетне ремонтларга да кирәк. Һәммәсенә дә акчаны кайдан алып түлиләр дип уйлыйсың? Үзеңнең Аллаһ ризалыгы өчен дип, ун сум сәдака китергәнең, йә берәр ярдәм күрсәткәнең бармы мәчеткә? Имамнарга хезмәт хакы билгеләделәр дип эчләре пошкан бәндәләргә мөрәҗәгать итәм. Имам да – кеше, аның да гаиләсе бар. Ул ничек яшәргә тиеш дип уйлыйсың? Ә инде мәет юган өчен сәдака алалар дигән кешеләргә мин, гомумән, шаккатам. Сезнең мәет юганда катнашканыгыз бармы? Булса, аның бөтен нечкәлекләрен аңлыйсыз. Газиз кешегезне мулла (йә абыстай) иң соңгы юлга – ахирәткә әзерли. Чиста-пөхтә итеп, динебез кануннарына туры китереп пакьлый, язгы-көзге пычрак яңгырда, кышкы суыкта, зиратка җирләргә мулла бара. Ни өчен ул хезмәт бушлай булырга тиеш? Нинди генә хәлдәге мәетләр булмый. Ялгызлыкта озак ятып бозылып беткән, җәрәхәтле, теткәләнгән мәетләр. Транспортта барганда юынмаган, шапшак кешегә орынып китсәң дә чирканасың. Ә йогышлы чирдән, туберкулез белән үлгән ят мәетне син юар идеңме? Мәет юар өчен, җирләгән өчен сәдакаңны кызгансаң, ник үзең юмыйсың? Яисә ритуаль хезмәт күрсәтү оешмасына мөрәҗәгать ит. Менә алар «бушка» барлар, җирләрләр. Иптәш хатынның улы имам булып эшли. Эчеп үлгән кешеләрне җирләргә чакыралар. Арада бер аек, нормаль якыннары юк. Зиратка илтергә үзем транспорт табып барам, җирләгәндә булышмыйлар хәтта. Куырылып, бөрешеп, кулларын кесәләренә тыгып барып карап торалар. Уйлары – тизрәк эшне төгәлләп, поминка ясау.

Балалар: «Әти безне берәр җиргә, зоопаркка алып бар инде», – дигәч, берәр көн ял алыйм дисә, балалар белән чыгып китәргә кирәк. «Мәет бар, фәлән районга алып кайтып җирләргә телиләр», – дигән хәбәрдән соң, мулла тагын чыгып китәргә мәҗбүр. Әнә шулай аның да көне узды, балалар белән дә чыга алмады. Юешләнеп, пычракка, балчыкка буялып бетеп, ни өчен мулла сәдака алмаска тиеш?

Кайдан алып түләсен соң ул каравылчыга да, җыештыручыга да, электрикка да, газга, суга, утка, телефонга? Айдар, син ничек уйлыйсың? Син Аллаһ ризалыгы өчен бушка эшләр идеңме?

Мулла, имам турында начар уйлап, кеше денсезлектә йөрүен дәвам итә дисең. Яман гадәтеннән, азгыннан, шешәсеннән, ялкаулыгыннан арына алмаган бәндәләр шулай аклана, юана. «Мулла кәкәй икән, минем әйбәт кеше буласым килми», дип йөргән кешегә ата-ана бирә алмаган тәрбияне хәзрәтләр ничек бирсен?! Ата-ананың тәрбиясен дөрес алган кеше күңелендә ихласлык, иман була. Андый кеше башкалардан хөсетләнеп, кер эзләп, пычратып йөрми.

Мулла хәзрәтләрне, яулыклы хатын-кызларны хурлау, сүгү – модада. Мин дә җаен туры китереп, тибеп китим, кимсетим дигәнсеңдер, Айдар. Мулланың «умырып» алган биш тәңкә, ун тәңкә сәдакаларын санап утыру – көчсезләр, наданнар эше. Сөрән салып «каравыл» кычкырырлык умырып талаучы башка өлкәләр күп бездә. Нигә әле җыелмаган ишек аллары, подъездлар, файдаланмаган ОДН, торак-коммуналь хуҗалыгының, түләүле медицина, түләүле уку, песи төкерегедәй пенсия, хезмәт хакы турында сөйләмисез? Ни өчен депутат, чиновниклар квартал саен хезмәт хакларын күтәрәләр үзләренә? Ни өчен шушы хакта уйланмыйсыз? Болар мулла гына түгел шул, аларга тешегез үтми. Боларга сүз әйтергә курыккан мескеннәр генә дин әһелләрен каралтып, түбәнсетеп тәм табалар. Зур хөрмәт белән, һәммәгезгә дә уңышлар теләп:

Миңлегөл БӘЗЕРТДИНОВА.

Казан шәһәре.

  Дөрес җирдән гаеп эзләмисең, Айдар!, 2.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии