«Биш сорауга җавап бирә алмасаң, Аллаһның рәхмәтенә өметләнмә»

«Биш сорауга җавап бирә алмасаң, Аллаһның рәхмәтенә өметләнмә»

Соңгы арада һәр көнебез начар хәбәрләрдән башлана. Монда – мәктәптә атыш, тегендә – самолет һәлакәткә юлыккан... Бу вакыйгалар турында белеп күпләр: «Кеше кырыла, димәк, чыннан да ахырзаман җитә», – дип куя. Аның билгеләре инде күренә һәм бу хакыйкать кешелекнең гомерлек түгеллегенә инанырга мәҗбүр итә. Кыямәт көне турында без «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

– Һәр мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләгә инанган кебек, Кыямәт көненә дә ышана. Ислам диненең биш баганасы булган кебек, иманның да алты терәге бар. Мөэминнәр Аллаһы Тәгаләгә иман китерергә, аның фәрештәләренә, китапларына һәм кыямәткә ышанырга тиешләр. Ахирәткә ышану ике өлешкә бүленә. Беренчесе – дөньяның бетүе, икенчесе – дөнья беткәч, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирүебез, сират күпере аша үтү. Ә менә ахырзаманга килгәндә, аның турында бик күп сөйлиләр һәм ышаналар да. Хәтерегездә булса, 2012нче елда дөнья бетәчәк дип, күпләп шәм һәм карабодай җыйган иде халык. Кешелек бетсә, бу предметлар ничек коткарыр иде икән соң? Без Коръәндә әйтелгән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырганга гына ышанырга тиешбез. Яңалыклар буенча дөнья һәр ай саен бетә, ләкин аның бетүе акрын темпта бара. Моны һәркем сизә дә. Җәбраил фәрештә, кеше сурәтенә кереп, Пәйгамбәребездән: «Ахырзаман кайчан була?» – дип сораган. Аңа җавап итеп Мөхәммәд (с.г.в.): «Соралучы, сораучы кебек, Кыямәт көненең кайчан киләчәген белмәс», – дигән. Шул вакытта Җәбраил фәрештә аңардан һичьюгы билгеләрен әйтүен үтенгән һәм шундый җавап ишеткән: «кол хатын үзенә патша тудырыр» һәм «яланаяклы көтүчеләр биек-биек йортлар төзүдә ярышыр». Шунда ук: «Константинопольның чиркәүләре мәчеткә әйләнмичә, кыямәт көне килмәс», – дигән. Рим империясенең башкаласы булып саналган Константинополь – бүгенге Истанбулда күп чиркәүләр мәчеткә әйләнде инде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моннан 1500 ел элек әйткән хәдисендә тагын бер нәрсәне искә ала: «Зиначылар юл чатында торырлар һәм шунда зина кылырлар».

– Вакытның артык тиз үтүе дә бар бит әле.

– «Кыямәт көненең галәмәте – вакытның тизләшүедер», – дигән Рәсүлебез (с.г.с.). «Бер ел бер ай, бер ай бер атна, бер атна бер көн, бер көн бер сәгать кеби тоелыр». Бу хәдисне аңлатырга да кирәкми, чөнки бу күренешне һәммәбез дә үз тормышыбызда тоябыз. Әти-әниләрегездән: «Вакыт элек тә шулай тиз уза идеме?» – дип сорагагыз, «Юк», – дигән җавап алырсыз. Хәер, бер атна берсен кабатламый, киләсе атна тагын да тизрәк узачак төсле. «Ахырзаман якынлашканда ирләрнең саны азаер, хатын-кызларның саны артыр». Бүгенге статистика мәгълүматларына караганда, җиде хатын-кызга бер ир туры килә. Ә Кыямәт көне алдыннан ул иллегә бер булачак. Әйтеп киткән сугышларның күбәюе һәм аларда ир-атларның үлүе шушы хәдискә бер дәлилдер. Әле тагын «Кешеләр ни өчен үлгәннәрен, ә үтергән кешеләр ни өчен үтергәннәрен белмәс» дигән хәдиснең барлыгы да билгеле. Кешеләрнең артык күп үлүе дә – бер билге.

Ахырзаманның тагын бер кече билгесе – хатын-кызлар киемнәрен кигән дә кебек булалар, шул ук вакытта аларның киемнәре юк та кебек булыр. Урамга чыксаң, моның ачык мисалын күрәрбез, шәрехләмә кирәкмәс тә. Җәй көне хатын-кызларның ничек киенүен үзегез дә күз алдына китерә алырсыз. Кыямәт көне якынлашканда байлык артыр, бай кеше зәкятне кемгә бирим дип аптырар. Кемгә дә булса бирәсе булса, алары мин моңа мохтаҗ дияр. Шуның белән бергә саранлык та артыр, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүчеләр дә кимер. Акчаның ничек табылуына да артык зур игътибар бирмәсләр, хәрәм юл белән акча үзләштерүчеләр артыр. Ришвәт алучыларны күз алдына китерәсездер инде. Әле болары кечкенә галәмәтләре генә, алда аның зур билгеләре дә бар. Рәсүлебез (с.г.в.) әйткән уртанчы галәмәтләр саны 53кә җитә һәм аларның барысы да үтәлде инде. Зур галәмәтләр – унау. Болар арасында Кәгъбатулланың ишелүе, кояшның мәгъриб тарафыннан атуы, кеше башлы хайванның дөньяга килүе дә бар.

– Кыямәт көнен көтеп утырырга кирәкме?

– Ул үзе килә. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Иртәгә кыямәт көне дисәләр дә, кулыңда үсенте булса, шуны утырт», – дигән. Өметеңне өзеп үлем көтеп утырырга ярамый. Үзгәртә алганда тормышыңны, яшәү рәвешеңне үзгәрт, тәүбәгә кил, намазыңны укы. Ахырзаманның кайсы елны, ничәсе булуын беркем дә белми. Шуңа да мөселман кешесе һәрвакытта әзер булырга тиеш. Дөньядан киткәч, Аллаһ каршына ничек һәм нәрсә белән барырмын дип уйларга кирәк. Ә бу мизгел теләсә кайчан килергә мөмкин.

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итә алган кешеләр булырмы?

– Кыямәт көнендә барлык бәндәләргә биш сорау бирелер. Намаз укыдыңмы? Гомереңне нәрсәгә багышладың? Яшьлегеңне ничек уздырдың? Малыңны кайдан алдың һәм кая куйдың? Алган гыйлемеңне нәрсәгә кулландың? Менә шушы сорауларга җавап бирер өчен адәм баласы бу дөньяда дини таләпләрне үтәп яшәргә тиеш.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии