Ходай каршында барыбыз да бер

“БГ”да “Дөрес сүзгә җавап юк” (21 апрель, 2010 ел) дигән язманы укыгач, аптырап киттем. Анда рус кешесен аерым урынга, куаклыкка күмүләре турында әйткәннәр.

Без авыр чакта, сугыш чорында үскән кешеләр. Хәер сорашып йөрүчеләр дә шактый булды. Әтием: “Рус малайлары дип тормагыз, азрак ашарыгызга була икән, бирегез”, – дия торган иде. Ни әйтсәң дә, динебездә каралган бар таләпне үтәп бетерә алмыйбыз. Мәсәлән, никах укый. Ә кызның ярты саны ачык. “Кабул булыр”, – дибез. Хәләл ризык дигән булалар. Аны госел белән пешерәләрме икән?! Анысын сорамыйбыз да, белмибез дә. Бүген азрак кадим өйрәнделәр дә бар да абыстай, булды. Шуны әйтәсем килә: бакыйлыкка озатканда, рус, мари дип торасы түгел. Җиренә җиткереп җирләргә кирәк. Аллаһы Тәгалә анда үзе аерыр.

Халидә ХӘКИМОВА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Күңелем сыкраганда

Аллаһыма көн дә ялварам

Кулларымны өскә күтәрәм дә

Аллаһыма көн дә ялварам.

Кальбемдәге якты нурга тагын

Догаларым аша кул сузам.

Кулларымны өскә күтәрәм дә

Аллаһыма көн дә ялварам.

Туры юлга илткән иман белән

Киләчәкне сиңа тапшырам.

Кулларымны өскә күтәрәм дә

Аллаһыма көн дә ялварам.

Кылган барлык гөнаһларны, Раббым,

Гафу итче диеп күз йомам.

Кулларымны өскә күтәрәм дә

Аллаһыма көн дә ялварам.

Йөрәгемнең һәр тибеше белән

Бөек Аллаһымны яратам!

Кулларымны өскә күтәрәм дә

Аллаһыма көн дә ялварам:

Зинһар өчен, Раббым, беркайчан да

Ярдәмеңнән безне ташлама.

Рәхмәт сиңа, Аллаһы, бу дөньяның

Гүзәллеге өчен зур рәхмәт.

Якты гомер, кунак тормышы

Биргән өчен безгә мәрхәмәт!

Әминә ГАРИФУЛЛИНА.

районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии