Серле төш

Ленар гаиләсе белән Чаллыда яши. Хатыны белән бер бала тәрбиялиләр. Ни хикмәт, бу пар элек бер-берсен һич тә аңламый иде. Өйдә көн дә ызгыш-талаш була. Тормыш мәгънәсе көннән-көн югала бара. Кыскасы, аерылышу чигенә җитәләр. Ленар: «Йә, Раббым, миңа туры юл күрсәт, мине гөнаһлы итмә», – дип Ходайга ялвара.
Аннан соң ир-ат күрә. Имеш, аңа бүген суд була икән. Хөкем итәр өчен аны олы, мәһабәт, нурлы йортка алып киләләр. Залга алып кергәч, ир-ат телсез кала. Мондагы хозурлык тел белән әйтеп бетергесез була. Залда Ленарны ябыграк кына, түгәрәк сакаллы, үзләре бик тә сөйкемле ике карт каршы ала. Монда кара-каршы сөйләшү юк, бары тик күңел белән аңлашалар.
Ленар аңлый: күренмәсә дә аны хөкем итәргә монда Аллаһы Тәгалә бар, картларның берсе – судья, икенчесе – яклаучы.
– Моны кабат тудырырга кирәк, – дигән хөкем чыгара Хак Тәгалә.
Ленарны залдагы өстәл янына алып киләләр. Аның өстендә дүрт китап ята: Забур, Тәүрәт, Инҗил, .
Ир-ат кулы белән китапларны ачып карый, моңа каршы Раббыбыз:
– Мин бу өч китапны яптым, ә Коръән Кәримне кыямәт көненә калдырдым. Гамәл кылу бары тик шушы китап белән генә. Аның хөкемнәрен үзгәртмәгез, укыгыз, бер-берегезгә өйрәтегез», – дип күңеленә белгертә.
Иртән йокыдан яңа туган сабый бала кебек уяна Ленар. Өйдә юкка да үпкәләшүләрнең бер мәгънәсез икәнен аңлый ул. Дин юлына керә: намазга баса, ураза тота башлый.
Бүгенге көндә ике бала атасы. Кадерле ир, бәхетле әти. Йөзендә һәрчак елмаю.
Аллаһы Тәгалә барлык юкка үпкәләп, ямьсезләнеп йөрүчеләрнең күңел пәрдәләрен күтәреп, тормыш юлының матурлыгын, мәгънәсен, ахирәт бәхетен аңларга җиңеллек бирсен иде.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Комментарии