Байлык – иманны югалтуга сәбәп

Байлык – иманны югалтуга сәбәп

Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында бер өйлә намазының да, җомга намазының да фарызын гына укый да, тиз генә мәчеттән чыгып китә. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләреннән сорый:
– Фарыз намазын укыгач та, тиз генә чыгып китүче кем ул?
– Әй Аллаһының илчесе, ул Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсари исемле кеше, ул бик хәерче, аларның хатыны белән икесенә – бер халат. Ул фарыз намазын укый да, халатын хатынына бирә, хатыны шул халатны киеп Аллаһы каршына намазга баса.
– Менә тәкъва мөселман нинди булырга тиеш, булганына риза булып, Аллаһының фарызларын үзе дә калдырмый, хатынына да укырга мөмкинлек тудыра, – дип, Сәгъләбәне сәхабәләргә үрнәк итеп күрсәтте.
Беркөнне шушы Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсари Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килә дә:
– Әй, Аллаһының илчесе, Аллаһы Тәгаләгә дога кылсана, миңа байлык бирсен иде, минем дә кешеләр кебек Аллаһы юлында сәдәкалар биреп яшисем килә, – ди. Моңа каршы Пәйгамбәребез (с.г.в.):
– Шөкер итә алырлык аз нәрсәң, шөкер итә алмаслык күп нәрсәдән яхшырак, дип җавап бирә.
Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсари Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына өч тапкыр килеп сорый. Шуннан соң гына Расулебез (с.г.в.) аңа Аллаһыдан байлык сорап дога кыла. Әлбәттә, Аллаһы Үзенең сөекле Колының (с.г.в.) догасын кабул итә һәм Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсаригә үзе дә уйламаган җирдән бәрәнләргә тиешле бер сарык бүләк итәләр. Сарык елына ике тапкыр икешәр бәрән китерә башлый, бәрәннәре үсеп, алары да үрчи. Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсари шатланып эшләп йөри, үзе дә киенә, хатынына да яңа киемнәр булдыра, балаларының да тамаклары тук. Мәчеткә дә шатланып йөри, күңеле дә көр. 2-3 ел вакыт үтүгә аның инде бер көтү сарыклары барлыкка килә. Сарыклар саны арткан саен, эш тә күбәя, мәшәкатьләр дә арта. Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсаринең инде өйлә намазларына йөрергә вакыты калмый, бары тик җомга намазына гына өлгерә. Тагын 2-3 ел вакыт узуга моның сарыклары бик нык үрчеп, Мәдинә шәһәренең читенә чыгып, сарык көтүлекләре булдыра, ярдәмчеләр яллый, үзе генә җитешми башлый һәм инде җомга намазына йөрергә дә вакыты калмый, өендә өйлә намазы итеп кенә укый башлый.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Сәгъләбәнең мәчеткә килми башлавын белеп, сәхабәләрдән сорый:
– Кая югалды Сәгъләбә бине Хатиб? Әллә чирләп ятамы?
– Әй Аллаһының илчесе, Сәгъләбә бине Хатибның хәзер шулчаклы сарыклары күп, Мәдинә читендә зур көтүлекләр булдырды, аның мәчеткә йөрергә вакыты җитми, – диделәр.
Аллаһы Тәгаләдән Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) вәхий булып аять иңә.
«Тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят сәдәкаларын ал, аларны биргән сәдәкалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл, синең догаң аларның күңелләрен чистартыр, Аллаһ ишетүче вә белүче». (9. 103)
Шушы аять иңгәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) зәкәт җыючыларны билгеләп, Мәдинә читендә дөяләр, сыерлар, сарыклар асраучылардан нисабка тиешле малларны җыярга җибәрә.
Зәкәт җыючылар Мәдинә читендәге көтүлекләре янында эшләп йөрүче Сәгъләбә бине Хатиб янына киләләр, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан мөһерләнгән зәкәт җыю ярлыгын күрсәтәләр. Аның көтүләрендәге сарыкларның саны шулчаклы күп була ки, зәкәтеннән генә бер бәләкәй көтү барлыкка килер иде. Әмма, Сәгъләбә бине Хатиб зәкәт ярлыгын кат-кат карап чыга да, күпме сарык бирергә тиешлеген кат-кат санап карый, аннары әйтеп куя, бу ялгыштыр, бу бит һичшиксез җизья, бу һичшиксез җизья, дип берничә тапкыр кабатлый. (Җизья – мөселман илендә яшәгән башка дин әһелләренә салына торган салым). Ул зәкәт җыючыларга:
– Сез башка кешеләрдән зәкәт җыя торыгыз, мин әле уйлыйм, – ди.
– Ярый, без күрше авылда дөяләр асраучы фәлән кеше янына барабыз, кайтышлый синең яныңа керербез.
– Ярый, килештек, – дип, зәкәт җыючыларны озатып кала.
Зәкәт җыючылар дөяләр асраучы кеше янына барып нигә килгәннәрен аңлаталар. Дөя асраучыдан 3 дөя тиеш була, әмма хуҗа кеше Аллаһының ризалыгын өмет итеп, 3 дөя әзрәк булып, гөнаһыга батудан куркудан, 4 дөя биреп җибәрә. Зәкәт җыючылар дөяләрне алып кайтыр юлга чыгалар һәм кайтышлый Сәгъләбә бине Хатиб янына керәләр. Әмма ул сарыклар бирергә ризалашмый, әйтә:
– Юк, болай булырга тиеш түгел, бу һичшиксез җизья, бу һичшиксез җизья, – дип кабатлый-кабатлый зәкәт җыючыларны озатып җибәрә.
Зәкәт җыючылар Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына кайтканда, Аллаһы Тәгалә инде аңарга (с.г.в.) хәбәр иткән була һәм аятьләр иңдерә.
«Алар арасында шундыйлар да бар: «Әгәр Аллаһ үзенең юмартлыгыннан безгә байлык бирсә, садака бирер идек һәм, әлбәттә, изгеләрдән булыр идек», – дип Аллаһуга ґәһед кылучылары бар.
Аллаһы аларга рәхмәтеннән байлык биргәч, саранландылар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарттылар.
Ялган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһ Тәгалә аларның күңеленә Аллаһыга юлыгачак көннәренә чаклы монафикълык чирен салды.» (9. 75-77)
Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләргә шушы аятьләрне укыганда, араларында Сәгъләбә бине Хатибның кыз карендәше дә була һәм ул абыйсы янына барып:
– Әй, Сәгъләбә, Аллаһы Тәгалә синең хакта шундый-шундый аять иңдерде, – дип хәбәр бирә.
Шуннан соң Сәгъләбә бине Хатиб зәкәткә тиешле сарыкларны туплап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) каршына барып зәкәткә сарыклар китерүе хакында әйтә. Әмма Аллаһының Илчесе (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләнең бу хакта инде аять иңдергәнен һәм аның зәкәт бирергә соңга калуын әйтеп, Сәгъләбә китергән сарыкларны кабул итүдән баш тарта. Сәгъләбә зур хата ясаганын аңлап, йөзе каралып сарыкларын кире алып китә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң, беренче хәлифә Әбү Бәкер (р.А.г.) янына да, икенче хәлифә Гомәр (р.А.г.) янына да зәкәт сарыкларын алып килә Сәгъләбә бине Хатиб, әмма алар:
– Без Пәйгамбәребез кабул итмәгән зәкәтне кабул итә алмыйбыз, – дип, аның сарыкларын кабул итүдән баш тарталар.
Шулай итеп, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, шулчаклы тәкъва булган Сәгъләбә бине Хатиб әл-Әнсарины байлык харап итеп, ул монафиклар җөмләсеннән фани дөнья белән хушлаша. Нинди аяныч хәл, аңлый белгән кешеләр өчен.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии