- 06.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №39 (2 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Татар авыллары динебезне тыйган вакытта да, аны югалтмыйча безгә кадәр алып килгән. Әмма ни кызганыч, бүгенге көндә хәлләр бик шәптән түгел. Мәчетләр һәр татар авылында диярлек бар, әлһәмдүлилләһ. Ахырзаман галәмәтләредер инде, алар буш тора. Буш торалар да, Рамазан аенда бер ай гөрләп алалар.
Әле күптән түгел генә авылыбыз мәчете Рамазан аенда тәравих намазларыннан гөрләп торды. Мин мәктәптә укыганда бабайлар да, мәктәп балалары да күп йөри иде. Хәзер бабайлар – дефицит. Ә мәктәп балалары күбесе бер-берсенә ияреп кызыгып йөриләр. Башка вакытта, әлбәттә инде, кич белән урамга чыгу яисә клубка бару кадерлерәк, анда кызык күрәсең бит. Шулай да хәзер, шөкер, күңелләрендә иман бөртекләре булганнар тәравихның башыннан алып, ахырына кадәр мәчеткә йөри. Анда йөргән кызлар һәрвакыт хәлләрне белешеп, аралашып торалар үзе. Кечкенә бер җәмәгать дисәң дә була. Классташым Әминә дә укулар башланып, төрлебез төрле шәһәрләргә таралганчы дип кичә үткәрде. Әлеге чара – «Бисмилләһ – һәр хәерле эшнең башыдыр», дип аталган иде. Кичә бик күңелле үтте. Дини җырлар тыңлап, үзебез дә кушылып җырладык, салаватлар укыдык, гыйбрәтле видеолар карадык, кызлар дәрес алырлык сәхнәләштергән өзекләр куйдылар. Аятел Көрси догасын укуның файдасы, үлгәннән соң кабердә сорау алу ничек булуы хакында сөйләштек. Аннан соң бергәләшеп ахшам намазын укыдык.
…Рамазан ае узгач эшләр бетә, тынычлык хөкем сөрә. Бер ай мөселман булып алдык та, вәссәләм. Шул тәравихка, авыз ачуга йөрү җитте инде безгә. Бөтен гөнаһларыбыз бетте. Сәдакаларын да бирдек шунда…
Күпләр өчен ислам әле һаман да гореф-гадәт кенә кебек. Исем куштыру, корбан чалу, Рамазанда фитра сәдакасын бирү, берәр бәла-каза килеп чыкса муллага сәдака бирү, мәетнең 3,7,40ы ашын үткәрү һәм вәссәләм. Чөнки боларны бөтенесе дә эшли. Кешедән калышып булмый. Әлбәттә, зур шәһәрләр турында алай дип әйтү дөрес түгел анысы, аларда башка мәшәкатьләр. Ә яшәешебезне дә ислам дулкынына тоташтырсак, ничек шәп булыр иде.
Бездә әлегә, шөкер, бар да яхшы. Күреп торабыз кайдадыр корылык, кайдадыр су баса, сугыш бара, кемнеңдер хәтта эчәргә суы юк. Бездә бернинди дә бәла-каза булмас дип кем әйтә ала? Күптән түгел генә корылык чоры да кичереп алдык үзе. Шул бәла- казалар килгәч кенә кайтырбызмы хак юлга?
Безнең бөек галимнәребезнең берсе Риза Фәхретдин әйткән: «Акылы камил булган кеше дингә килмичә калмас (исламга)». Димәк безнең акылыбыз да камил түгел. Аның өстендә, димәк, эшләргә дә эшләргә. Татар халкына элек-электән хас булган мәгърифәтлелеккә таба йөзебезне борырга кирәк.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.
КФУ студенты.
Комментарии