Ни өчен явыз кешеләр рәхәт яши?

Ни өчен явыз кешеләр рәхәт яши?

«Исәнмесез, Рәсим хәзрәт! Мөмкин булса, бер соравыма җавап язмассызмы икән? Ни өчен кабахәтлек юлы белән эшләнгән бар кара эшләр бу дөньялыкта җиңү яулый? Ни өчен бәндәгә пычрак гамәлләр кылырга юл бирелә? Аллаһы Тәгалә рөхсәтеннән башка яфрак та селкенмәс ди. Гомер буе, көнләшүдән, үзеннән югары булганнарны, чүп үләнен ничек кисеп егып таптап барып була, кайбер пычрак җаннар, шулай үзенә юл ярып бара. Бернинди каршылык күрми. Кайбер кешеләрнең кылган әшәкелекләренә нәтиҗә ясап утырам (кечкенә җирлектә яшәгәч, бар да яхшы күренә). Чынлап та, андыйларга «кругом везет». Ә үзенең күпме күз яшен койдырган, рәнҗетелгәннәр шул явызларга кол булып яллана. Димәк, алар тагы да яхшы яши, ихтирам, хөрмәт казана.

Дөрес анысы, этнең койрыгын кем киссә, шул яхшы, ди. Менә шул турыда кызым белән дөньясына ризасызлык белдереп сөйләшеп утырабыз. (Риза булырга кирәк икәнен беләм!) Кызым, яшь әле. Ул: «Нигә Аллаһы Тәгалә андыйларның һәр начарлыгын уңыш белән тәмамлата икән? Тапталып, сыкрап яшәмәс өчен шундый әшәке булырга кирәк булып чыга бит, әни!» – димәсенме. Кызыма:«Алар бу дөньяда сыналырга килгәннәрен, теге дөньяда җавап бирәселәрен оныталар. Сабыр гына үткәреп җибәрсәң, савабы була», – дип әйтергә кирәклеген белсәм дә әйтмәдем, чөнки бу җавап мине канәгатьләндерми. Күпме сабыр булсаң, шул кадәр санламыйлар. Сабыр булган саен, өстеңә пычрак аталар безнең җәмгыятьтә…» – дип, бер мөслимәбез интернет аша шундый сорау юллаган.

Әлбәттә, бу мөслимә кардәшкә мин кыскача гына җавап бирдем, ләкин мондый эчтәлектәге сорауларны төрле мәҗлесләрдә дә бирәләр. Мәҗлесләрдә күбрәк: «Кеше талап, миллиардлар урлап типтереп яшиләр, аларга Аллаһы җәза бирми соң?» – кебегрәк сорауларны да өстиләр. Мондый сораулар «Безнең гәҗит» укучыларын да борчымый калмыйдыр, дип, җавапны тәфсилләбрәк язарга булдым.

Без бит явызлык кылмасак, урлашмасак, бер-беребезгә ара-тирә ярдәм иткәләсәк, үзебезне гөнаһсыз дип санарга яратабыз. Ә менә Аллаһы безгә бурыч итеп йөкләгән гамәлләрне үтибезме? Коръәндә кушылган, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Сөннәтендә күрсәтелгән һәм өйрәтелгән гамәлләрне дөрес үтибезме? Ислам диненнән чыгарып җибәрә торган бидгать гамәлләр белән мавыкмыйбызмы? Ата-аналарыбызга хөрмәтебез ни дәрәҗәдә? Бәлагә тарган кешеләргә ярдәм кулы сузабызмы? Туганнарыбыз белән туганлык җепләре өзелмәгәнме? Ягъни мәсәлән, Аллаһы Тәгаләгә ихлас итагать итеп коллык күрсәтәбезме?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә, кешеләргә нәсыйхәт итеп, Иблискә әйткән сүзләрен китерә: «Әлбәттә, Миңа итагать итүче ихлас колларыма зарар китерергә синең ирегең юк, мәгәр берәү юлымнан язып, адашып сиңа иярсә, ул гөнаһыга баткан кешегә сине ирекле итәм» (15. 42).

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, милләттәшләрем, менә шушы аятьтән бик ачык аңлашыла ки, шушы дөньяда яшәгәндә безнең тормышыбызның төзек һәм матур, яисә гел хәсрәттән генә булуы Аллаһы Раббыбызга ихлас күңелдән коллык күрсәтеп, кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырышудан тора. Без барыбыз да, әгәр үзебезне мөселманнар, дип саныйбыз икән, менә шушы аятьне истән чыгармыйча, Раббыбызга ихласлыгыбызны арттырырга, намазларыбызны вакытында укырга, хәленнән килгән кешегә фарыз булган уразаларыбызны, зәкятләребезне түләп, әти-әниләребезгә хөрмәт күрсәтеп, балаларыбызны Хак Тәгалә кушканча тәрбияләп, күршеләребезгә күрше хакын хаклап, туганнар белән туганлык җепләрен ныгытып, үзебезгә Иблисне ирекле итмәскә тиеш.

«Сорау бит явыз кешеләр турында бирелгән, ә монда Иблис турында яза хәзрәт», – дип әйтер кайберәүләр. Чынлыкта явыз кешеләрнең кешеләргә кылган әшәкелекләре, явызлыклары турыдан-туры Иблиснең котыртуына бәйле дә инде. Чөнки Иблис явыз кешене гөнаһлы, Аллаһыга ихлас итагать итмәгән кешегә каршы котырта. Әйтик, «Әнә фәлән кешене күрәсеңме? Аңарда шундый байлык бар, ә синдә көч-куәт, хәйлә бар, син аның байлыгын үзеңнеке итсәң, син дә бай буласың», – ди.

«Шайтан үзенә ияргәннәргә ялган вәгъдә кылыр һәм аларны бозык хыялларга төшерер. Шайтан аларга башканы вәгъдә кылмас, фәкать дөнья белән алдауны вәгъдә кылыр» (4. 120).

Иблис-Шайтан шулай ялган вәгъдәләр биреп явызларны гына түгел, хәтта үзен мөселман дип йөргән, әмма Аллаһыга ихлас коллык күрсәтмәгән, шәригать кануннарын үтәмәгән кешеләрне дә тирән адаштыра.

«Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек белән Аллаһыга коллык күрсәтсәләр, Аллаһы аларны газап кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып катты, һәм шайтан аларга Аллаһыга каршы булган эшләрен изге эш итеп күрсәтте. Алар Аллаһының вәгазьләрен һәм газап белән куркытуын онытсалар, дөньяви эшләрендә уңышларга юл ачтык. Алар Аллаһы биргән нигъмәт белән шатланып мактаныр булдылар, ләкин Аллаһыга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. Шул вакытта Без аларны көтмәгәндә газап белән тоттык, алар өметсезләнеп хәсрәтләнүчеләрдән булдылар» (6. 43,44).

Мөхтәрәм кардәшләрем, карагыз, Аллаһы Тәгалә безгә әле куелган сорауга ничек ачык итеп җавап бирә. Дөньяви эшләрдә безгә Раббыбыз юл ачса, без гыйбадәт кылуны да онытабыз, Аллаһы биргән нигъмәтләрне дә үзебез эшләп таптык, дип мактана башлыйбыз. Шул вакыт көтмәгәндә, Аллаһы Тәгаләнең газабы буларак, явыз бәндәләр тарафыннан безгә бәла-каза ирешә, яисә юл һәлакәтләренә очрыйбыз. Хак Тәгалә менә шундый авырлыклар килгән вакытта безгә бигрәк тә ныграк түбәнчелек белән коллык күрсәтергә чакыра. Әгәр шул вакытта «…коллык күрсәтсәләр, Аллаһы аларны газап кылмас иде…», дип безне кисәтә. Ә безгә Раббыбыздан газап ирешсә, нәрсә дибез? «Нигә Аллаһы миңа гына шундый газаплар бирә?» – дип, Аллаһы Тәгаләгә дәгъва белдерәбез, үзебезнең кайда хата җибәрүебез турында уйлап та карамыйбыз. Гарәп телендәге Коръән аятьләрен укый алмасак, һич югы, тәфсир китапларын алып, Бохари һәм Мөслим җыентыкларындагы хәдисләрне укып, хаталарыбызга җавап эзләргә тырышып карыйбызмы икән?

Әйе, бүген ил казнасын талап, миллиардларны урлап яшәүче явызлар күп. Без алар турында «рәхәтләнеп, дөньяның артына тибеп яшиләр», дип уйлыйбыз. Юк, җәмәгать, алар да рәхәт яши алмыйлар, аларның күңелләрендә тынычлык юк, чөнки хәрәм мал җанга тынычлык бирми. Әле аларның берсенең дә шушы фани дөньяда мәңге яшәп калганы юк, алар да вафат булып торалар, байлыкларын да үзләре белән алып китә алмыйлар. Үзләре үлгәч, балалары үзара байлык бүлә алмыйча талашып, мәхкәмә юлын таптыйлар. Шул да булдымы яхшы тормыш? Бу хакта безгә Хак Тәгалә Карун кыйссасы белән яхшы аңлатып бирде.

Мәкаләне тәмам итеп, мөхтәрәм милләттәшләрем һәм дин кардәшләрем, шуны әйтәсем килә, әйдәгез без сезнең белән Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Раббыбыз вәгъдә иткән җәннәтләрне кәсеп итәрдәй гамәлләр кылып кына яшәргә тырышыйк. Барыбызга да нурлы иман һәм Аллаһыга ихлас итагатьле булуыбызны телим.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии