- 06.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Иманга юл
«Шаклар катам инде авылдашларының җеназасына сайланып кына йөргән кешеләргә. Бүген уң як күршесенә барды, ә кичә сул як күршесенә кермәде. Ник һаман байлар белән хәерчегә аеру яши бездә? Кабер байга да, хәерчегә дә бер үк. Китаптагыча әйтсәк, өч аршын җир җитә!». Узган атнада редакция телефонына килеп ирешкән мөрәҗәгать бу. Узган санда «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә дә шундый тема күтәреп шалтыраткан иде бер укучыбыз. Түзмәдек, бу темага хәзрәт фикерен белештек. Сорауларга дини китаплар авторы, туры сүзле имам – Зөфәр хәзрәт Тәхавиев җавап бирде.
– «Күрше хакы – Аллаһ хакы», – ди халык. Динебездә күршеләр турында ни диелә?
– Хакыйкатьтә күрше хакы юк, Аллаһ хакы бар. Ләкин халыкта мондый сүзләр яши, әйе. Коръәндә: «Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, аңа тиңне күрмәгез, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, шулай ук якын яки ерак булган күршеләрегезгә, мосафирларга, әсирләргә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз», – диелгән.
– Күршеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга куша динебез?
– Яхшы мөнәсәбәттә. Кыямәт көнендә кешедән иң беренче соралачак нәрсә – намаз. Кешенең намазы булса хәерле. Икенче сорау: күршең белән ничек яшәдең? Кызганыч, бүген күпләр күршеләре белән тату яши алмый. Бер сәхәбә: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрше хакы турында миңа бик күп сөйләде, мин хәтта күршем минем мирас малын алу хокукына ия булыр дип курыктым», – дигән. Һәркемнең варислык хакы бар. Вафатыннан соң, бу хак мәрхүмнең якын туганнарына күчә. Менә күрше нинди хакка ия! Шуңа да күршеңне ихтирам итү кирәкле гамәл. Авыл җирлегендә ярый әле ул, күршеләрне белеп һәм күреп торасың. Ә шәһәр өендә: каршыңда – фатир, сулда – фатир. Күршең үлеп, аның тәнен алып чыгып барганда гына, кайсы йортта яшәүче кем иде соң бу, дип кызыксыналар. 40 ел бер йортта торып, кара-каршы яшәп, шул күршенең исемен дә белмиләр.
Сәгыйть дигән сәхәбә йортын сатмакчы булган. Бу турыда аның күршесе белеп алган да: «Күченмә. Йорт өчен күпме сорыйсың?» – дигән. «Фәлән динар», – дип җавап биргән тегесе. «Менә сиңа фәлән динар. Китмә, Сәгыйть», – дигән күрше. Күршесе күченмәсен өчен, ул акчасын да жәлләмәгән. Татарда белми әйтмиләр: «Йорт сатып алганчы, күршеңне сатып ал», – дип. Бүген күршең явыз булса, шуның белән гомер буе яшисең. Яхшы булса да яшисең. Аны алыштырып булмый, перчатка түгел бит ул. Күршеләргә хөрмәт һәм игътибар кирәк. Кызганыч, тик бу сүзләр Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре һәм халык мәкальләрендә генә калып бара. Корбан чалдыргач та, иң беренче күршеңне сөендерергә кирәк. Яһүд булсынмы ул, христианмы – барысы Аллаһ бәндәсе. Без сәхәбәләр үрнәге була алмыйбыз. Тавык йомыркасыннан җир эзләп гомер үтә. Коръән безнең кулыбызда, ләкин иманыбыз зәгыйфь, калебтә – авыру. Дөнья мәшәкате белән яшибез.
– Элек күршеләрне туган урынына күргәннәр, күршеңдә берәү вафат була икән, аның җеназасында катнашканнар. Авылдашың, күршеңнең җеназасында катнашу мәҗбүри гамәлме?
– Мәҗбүри гамәл түгел. Араң, вакытың бар икән, катнаша аласың. Сәфәргә чыгып киткәнсең, башка мәшәкатьләрең бар икән, гөнаһы юк. Кешенең фарыз гамәлләре бар. Ул иман китерергә, намаз укырга, хаҗ кылырга тиеш. Бу кешенең үзенә генә кагыла торган гамәлләр. Фарыз-кифая бар. Җеназа намазы шуңа кагыла. Авылдан бер кеше җеназа намазын укыса, бу авылның һәр кешесе өстеннән гөнаһ төшә. Әгәр дә берәү дә җеназа намазын укырга ризалашмаса һәм бу намаз укылмаса, бөтен авыл халкы гөнаһлы була. Элек үзенә кул салып үлгәннәрне каберстанга кертмәгәннәр, аларны читтә җирләгәннәр. Бу шулай ук исәннәргә тәрбия йөзеннән эшләнелгән. Җеназада катнашу – саваплы гамәл. Мондый кешегә Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер карат кыйммәтле ташлардан торган Ухыт тавы кадәр савап булыр, дигән. Мәрхүмне озата барса, күмүдә, җеназа намазында катнашса, икенче карат кадәр әҗерен алыр, ди. Ләкин кызганыч, бүген без моннан читтә.
– Кайберәүләр мәет күмәргә сайлап кына йөриләр, байларга киләләр, ә гади эшче халыкныкына килмиләр, дип зарланалар. Мондый күренешкә дин нинди мөнәсәбәттә?
– Җеназада кешенең күп катнашуы хуплана, ләкин бу мәҗбүри түгел. Мәрхүм Аллаһның сөйгән иманлы бәндәсе булса, җеназада фәрештәләр дә катнаша, бер дә борчылмагыз. Аллаһ фәрештәләрен без күрә алмыйбыз, ләкин алар һәрчак иманлы кеше янында йөри. Дөрес, бай халык – байга, ярлысы ярлы кешене җирләргә килә. Без бүленеп беттек. Ямьсез күренешләр, әлбәттә. Шушы материализм аркасында кешелек сыйфатларыбызны югалттык. Бу – Кыямәт көненең якынаюы билгесе.
– Үз-үзенә кул салган, эчеп, наркотик кулланып үлгән кешенең җеназасында катнашу мөһимме?
– Мондый күренешләр күбәйде. Нинди генә явызлыклар эшләп үлмәсен, ул мөселман икән, аңа җеназа укыла. Беребез дә сират күперен кичмәгән, җәннәтне күрмәгән. Берәү дә хатадан хали түгел. Мөселман да шайтан вәсвәсәсенә бирелергә мөмкин. Гомумән, кеше үзенә кул салырга тиеш түгел, аның моңа хакы юк. Дөрес, шелтә һәм тәнкыйть йөзеннән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) мондый бәндәләргә җеназа намазы укымаган. Бу эшне сәхәбәләренә йөкләгән. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга килгән халык Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мондый адымын күреп, үзенә нәтиҗә ясаган. Бүген дә кайбер авылларда муллалар эчеп яки үзенә кул салып үлгәннәргә җеназа намазы укудан баш тарта. Бу – шелтә, тәрбия йөзеннән эшләнелә. Бүген мондый начар эшләр җәмгыятьтә болай да күп, моның турында имам булса да кайгыртмаса, бөтен кеше эчеп, үзен үтерә башламасмы? Шуңа күрә нәтиҗәләр ясарга кирәк.
– Гомумән алганда, мәетне озатканда бигрәк тә нинди таләпләр үтәлергә тиеш?
– Әгәр мөселман кешесе үлсә, шәригатебез тарафыннан исәннәргә бары тик дүрт нәрсә йөкләнелә: аны юу, кәфенләү, кабер казу һәм җеназасын уку. Калганнары – артыклык, яңалык, бидәгать. Һәр бидәгать – алдашу, ә алдашу – зур гөнаһ. Аллаһ мондый гамәлләрдән ерак тотсын.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии