Кешене өшкерергә кирәкме?

Кешене өшкерергә кирәкме?

«Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, сез бит Аллаһ китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы?»

(Бакара сүрәсе, 44нче аять. Ногмани тәфсире).

Назыйм хәзрәт бик күп кешеләрне өшкерде. Шифасын тапканнардыр, күп килделәр. Еллар арты еллар узды. Рәхмәт сүзе ишеткәнгә сөенеп йөрде. Вакытында ашарга да онытып, иртәдән кичкә кадәр кешеләрне кабул итте. Күбесе бозым белән килә. Бу хәлдә җен кешенең эченә кереп утыра да, кеше авырый башлый, нишләгәнен белми.

Сарман районыннан бер хатынны өенә барып өшкерергә туры килде Назыйм хәзрәткә. Чөнки теге хатын йөри алмый, хәле юк. Табиблар чирен тапмый. Кызның әнисе Назыйм хәзрәтнең өшкергәнен карап тора. Хәзрәт өшкерә башлагач, җен телгә килә: «Өшкермә, барыбер чыкмыйм», – ди.

«Нигә кердең аның эченә?» – дип сорый хәзрәт.

«Аллаһы Тәгаләне исенә дә алмый, тәһарәтсез йөри, намаз укымый», – ди теге.

«Кайчан чыгасың?»

«Анасы намаз укысын, аннары чыгам».

«Анасы намаз укый белми».

«Алайса дога укысын».

Хәзрәт кызның әнисенә «Фатыйха» сүрәсен бирә. Ана укый алмый, төртелә. «Дөрес итеп укысын», – ди җен. Хәзрәт исә өшкерүен дәвам итә. Бер атнадан теге хатын сихәтләнеп, эшкә чыкты.

Бу ана белән кыз шуннан соң намазга баскан дисезме? Юк! Намаз да, дога да юк. Саный китсәң, мондый очраклар күп.

Назыйм хәзрәт 2017нче елда бер инсульт кичерсә, 2019нчы елда кабат йөрәге хәлсезләнде. Башта беләгеннән кереп операция ясасалар, икенчесендә бот төбеннән кереп ясадылар. Хәзер сәгате белән дару эчәргә кирәк.

Коръәнне бөтен кагыйдәләре белән укый белми торып, үз көчеңә ышанып, кешене өшкерергә киңәш итмәс идем.

«Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып, намаз укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз» (Бакара сүрәсе, 45нче аять, Ногмани тәфсире).

Гөлйөзем (исеме үзгәртелде. Авт.) күрше авыл хатыны. Эше акча белән бәйле. Үзе бик башлы хатын. Чире көчле булгач, өшкертергә хәзрәткә килгән. Хәзрәт өйдә юк иде. Хактан да, күзен дә ача алмый, авырый. «Әйдә, сеңлем, дога, намаз укыйбыз. Чирне бирүче дә, алучы да бер Аллаһы Тәгалә», – дип, тәһарәт алу тәртибен өйрәттем. Озын күлмәк, яулык бирдем. Намазлыкны икебезгә дә җәйдем. «Ике рәкагать кенә укыйбыз. Мин иелгәндә иел, бөгелгәндә бөгел», – дидем. Сәҗдәгә китү тәртибен күрсәттем. «Күңелең «йә Аллаһы, йә Аллаһы» диеп зекер итсен», – дидем. Чөнки ул әле бер дога да белми иде. Безгә кычкырып укырга ярамый. Укып бетергәч, ахирәткә күчкән әти-әнисенә дә, чиренә дә (һәр чирнең үз догасы бар) дога укыттым. Аннары кайтарып җибәрдем. Икенче көнне тагын килгән. Күренеп тора, сихәтләнгән. «Синдә хикмәт бар икән», – ди. «Юк, сеңлем, хикмәт миндә түгел, хикмәт үзеңдә. Аллаһы Тәгаләдән шифалы намаз белән үзең сорадың бит», – дидем. Намаз укып сихәтлек алганына ышанмый. Аны хәзрәт өшкерсен! Сихәтләнгәнгә карап, көнгә бер генә намазын булса да укый дисезме? Юк, укымый.

Мин шуңа төшендем: кеше Аллаһы Тәгаләдән ярдәмне үзе сорасын. Беренче хәерле гыйлем һәм төпкә иман кереп утырсын. Балаларга да «Имәнүл муфәссал»ны ятлатып, мәгънәсен аңлатырга кирәк. Телләребез Иман кәлимәсен зекер итсен.

Икенче әйбер, йокы бүлмәсендә көзге булмасын. Булса да, ул капланган булырга тиеш. Көзге йоклаган кешенең көчен ала.

Күңелебез саф булсын. Үпкәләшү өч көннән артмасын. Кара энергия кешенең эчтән үзен ашый. Тормышның кадерен белеп, куанып яшәргә кирәк.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Кешене өшкерергә кирәкме?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии