Судья кем?

Илдә хак мөселманнарны эзәрлекләү шул дәрәҗәдә көчле бара ки, әйтерсең лә ислам дине Русия өчен иң куркыныч идеологиягә әйләнде! Бүген мөселманнарның хокуклары хайваннарныкыннан да түбәнрәк дип саныйм мин. Берәүнең этен атып үтергән кешене җавапка тарталар, ә мөселманны үтергән полиция хезмәткәрен бүләклиләр. Мондый күренешләргә халык та тәмам күнегеп бетте бугай, мәсьәләнең асылын ачыкларга теләүчеләр дә юк.

Хак мөселманнарны җәберләүләрне әллә кемнәр дә түгел, ә нәкъ менә «Бердәм Русия» партиясе алып бара. Чөнки безнең илдә нәкъ менә шул сәяси партия хакимлек итә дә инде. Конституциябездә ил гражданинының үзе теләгән динне тотарга хокукы бар диелгән. Шулай ук төп законыбызда, дин һәм хакимият бер берсеннән аерым һәм бер-берсенең эшенә кысылмыйлар дип языла. Кысылмыймы соң бездә?!

Күпме мөселман кешеләрен өйләрендә үк атып үтереп, яисә кулга алып, суд карарын да көтмичә җинаятьчеләр дип игълан итәләр. Ул мөселманнарны яклаган берәр хак мөселманның исемен әйтә аласызмы?

Бүгенге көндә илдә тискәре күренешләр чиктән ашты. Эчкечелек, наркомания, фахишәлек… Кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте инде күптән начарланды, гаилә институты таркалды. Хак мөселман гаиләсе исә әхлаклы, төзек булыр. Бу гаиләдә үскән балалар да физик яктан да, рухи яктан да сәламәт. Ә «Бердәм Русия» партиясе исә гасырлар буе формалашып килгән мөселман гаиләсе традицияләрен җимерергә омтыла.

Илдә ришвәтчелек рәхәтләнеп чәчәк ата. Ничә министрлыкны зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләделәр. Ришвәт күләме дә меңнәрдә генә түгел, миллиардлар белән исәпләнә. Ниндидер законнар чыгаралар, ниндидер тикшерүче органнар барлыкка китерәләр. Әмма ришвәтчелек бетми. Ә бит иң күп ришвәт алып ятучылар нәкъ менә шул хакимлек итүче партия вәкилләре, югыйсә! Совет чорында партиягә кешеләрне сайлап, иң әйбәтләрен генә кабул иттеләр. Һәр партия әгъзасының әхлакый сыйфатына нык таләп куела иде. Ул чорда җәмгыятьтә кешелек сыйфаты күпкә югарырак булды.

Ислам динен тотучылар арасында исә ришвәткә бөтенләй башка мөнәсәбәт. Чын мөселман илләрендә ришвәтчелек гомумән юк, чөнки бу – диндә тыелган гамәл. Гомумән, ислам дине илебезне туры юлдан алып барыр, халыкка яхшы тормыш бүләк итәр иде. Әгәр «Бердәм Русия» партиясе булмаса…

Камил ӘХӘТОВ.

Киров өлкәсе.

Комментарии