Миһербанлы кешеләр бармы?

Миһербанлы кешеләр бармы?

Сезгә Әлмәт районы Салкын-Алан авылыннан балачактан 1нче группа инвалид Әхмәдиева Фәйрүзә хат яза. Мин 3нче класста укыганда йөгереп йөргән җирдән табибларның саксызлыгы аркасында аяксыз калдым. Йөри алмыйм, арт саным белән шуышып йөрим. Менә мартта 47 ел булды. Әти-әни үлгәнгә дә 17 ел. 2003нче елда өч ай эчендә бер-бер артлы китеп бардылар. Шуннан бирле ялгыз гомер кичерәм. Туганнарым кайтып-китеп йөри, күршем кереп хәлемне белә. Авылда яшәү бик авыр. Тупсалар аркылы үрмәләп йөреп, ишекләрне бикләп керергә кирәк. Аяксыз калуыма килештем инде. Әмма дөньядагы гаделсезлеккә йөрәгем әрни. Ник бу дөньяда гаделлек, дөреслек юк икән? Мин ничә еллар эзли-эзли дә таба алмагач, сезгә язам.

Әти-әнидән соң авылда яшәү авырлашкач, фатир сорап хакимияткә хат яздым. Миңа авыл пропискасы белән фатир бирелми, дигән җавап килде. Исәпкә дә куймадылар, ничә елым әрәм булды. Авыл инвалидлары кеше түгел, чучкалардыр инде. Инвалидларга фатир бирелүен ишетеп, 2017нче елда кабат документлар илтеп тапшырдык. Тагын, сезгә фатир тиеш түгел, дигән җавап ишеттем. Мин 1966нчы елда төзелгән йортта яшим. Идәннәре салкын, җил чыкса, газ мичем сүнеп интектерә. Әллә кайчан җиткерелгән өйдә нинди җылы торсын? Шуңа салкын тиеп, чирләп кенә торам. Шәһәр җирендә уңайлыклары булган бер кечкенә генә фатирым булган булса, коляска белән йөрер идем. Авыл өендә коляска белән йөреп булмый, тупсалар биек, идәннәр дә тигез түгел. Бер миһербанлы кеше коляскага акча да күчергән иде, Аллаһының рәхмәте яусын аңа. Мине сөендергән өчен мәңге рәхәт күрсен.

Биргән кешегә фатир өстенә фатир бирәләр, арттан этүчеләре булгач. Ә минем ишеләрне таптап изеп кенә үтәләр. Мин инде Рөстәм Нургалиевичка да, Фәрит Хәйрулловичка да, Хафиз Миргалимовка да мөрәҗәгать иттем. Ләкин мине яклап бер сүз әйтүче, ишетүче булмады. Ул депутатларны ник кенә сайлыйбыздыр без, бер ятим инвалидны да яклый алмагач. Хөкүмәт миңа уңайлыклары булган бер кечкенә генә фатир бирүдән хәерчеләнмәс иде. Әле бит чит илләргә дә ярдәм итеп торалар. Бирмәсәләр, берсенә дә бирмәсеннәр. Ник берсенә биреп, берсенә бирмиләр? Эт котырткан кебек котырталар. Мин моңа кадәр хөкүмәттән бер әйбер дә сорамадым. Ярдәм дә алмадым. Башкаларга машинага хәтле бирделәр. Кечкенә генә авылда яшәдем яши алганда. Хәзер яши алмыйм. Кибет тә, медпункт та юк. Кышын егермеләп кенә йортта ут яна, авылда үле тынлык. Киләчәк биш-алты елда авыл бетеп тә куяр. Миңа нишләргә? Әллә чит илдән ярдәм сораргамы? Бәлки, шушы хатымны укыгач, миңа ярдәм итәрдәй кеше табылыр. Минем хәлемә битараф калмаслар дип өметләнеп, ярдәм көтеп язам. Минем Сбербанктагы счетым: 42307810762361062072

Фәйрүзә ӘХМӘДИЕВА,

Әлмәт районы, Салкын-Алан авылы

Комментарии