- 06.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №21 (2 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Елдагыча җәйнең беренче аенда Татарстанның Спас районында Изге Болгар җыены уза. Ул Русиядә иң күп мөселманнарны туплаучы чарага әверелде. 1989 елдан бирле мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан оештырылган бу җыенга 20 мең чамасы кеше җыелды. Быел аның 19 июньдә 21нче тапкыр уздырылуы икән. Дөрес, бу үзгәртеп кору елларыннан соң гына саналган. Болгар җыены аңа кадәр дә үткәрелгән. Хәтта Совет чорында качып-посып булса да зыярәт кылганнар. Революциягә кадәр шулай ук Болгарда җыеннар узган.
Болгар җыены хакында тәфсилләп сөйләүнең әллә ни әһәмияте дә юктыр, дингә битараф булмаганнарның күбесе бу хакта белә. Ләкин бүгенгә кадәр халык башын бутаучылар, мәгълүмати кырда “заманча муллалар” дип аталучы хәзрәтләребез һаман да үз эшләренә тугры кала бирә. “Безнең гәҗит”нең 5 май санында Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллинның “Фетнәдән ерак булыйк!” исемле язмасы дөнья күрде. Хәзрәт Болгар, Биләр җирләрен турыдан-туры фетнә, ширек оясы дип атый. Шул ук вакытта “ширек”, “фетнә” төшенчәләренә дә аңлатма китерә, исламда иң зур гөнаһ булуына төшендерә. Димәк, аңлашылганча, Болгар, Биләрне зыярәт кылучыларны бакыйлыкта җәһәннәм көтә, чөнки хәзрәтебез үзе әйткәнчә, бу кичерелми торган гөнаһ. Ул бу сүзләрне турыдан-туры әйтмәсә дә, аның бөтен әйтергә теләгән сүзе шул. Хәзрәтебез алдан ук, нәкъ ваһһабиларча, хөкем чыгарып куйды!
Камәл әл-Зант “Расскажи мне о Вере?” китабында Болгар җыенын тәнкыйтьләп, бидгать гамәл дип телгә ала.
“Бер кардәш миңа Болгарга хаҗ кылу турында сөйләде. Ул Болгарда хаҗ кыла. Аннан мин ливан кешесе буларак әйтәчәкмен: “Әйдәгез Бәрйутка хаҗ кылырга барабыз”, – дип. Берсе намазны ун рәкәгать укырга теләгән, ди. Янәсе, дүрт рәкәгатькә караганда, ун рәкәгать яхшырак, күбрәк бит. Юк, Аллаһы дүрт дип әйтте, димәк, дүрт. Аллаһы хаҗны Мәккәдә кыласы дип әйтте, димәк, аны Болгарда түгел, Мәккәдә кыласы. Ислам тарихи урыннарны саклауга каршы килми, бигрәк тә Болгар ислам тарихы белән бәйле төбәк була торып. Ләкин ни өчен хаҗ? Шулай ук кайберәүләр манара буйлап җиде тапкыр әйләнә. Ә Болгарның Сафа һәм Мәрвәсе нинди? Ә зәм-зәм суын кайдан алырга, Иделдәнме? Бу инде бидгать гамәл, яңалык”, – дип яза ул.
Монда Камәл әл-Зантка кардәше бик үк дөрес әйтмәгән. Болгарны хаҗга, кече хаҗга тиңләү белән журналистлар шөгыльләнде. Камәл белән аның кардәшенең журналистлар корбаны булуы ялгыш күзаллауга китергән. Ләкин Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин белән чагыштырганда, Камәл әл-Зант фикерләре аңлы, чөнки ул Болгарны хаҗ дип аңлап, шундый нәтиҗә чыгарган. Болгарга баруны исә ул тыймый, “Рөхсәт ителә торган гына гамәл түгел, ә тиешле гамәл дә” дип, үземә әйткәне бар. Ә үзебезнең Арча имамы анысын да тыя.
Болгар җыенына дини фактор дип кенә карарга кирәкми, ул милли-дини чара. Әлбәттә, Камәлгә ул бернинди әһәмияткә ия түгел, бездә тәрбияләнмәгән, безнең милләттән түгел. Болгар җыенының изгелеге шул татарларга кагыла.
Шулай да Камәл хәзрәт фикерләре дә Рәмис хәзрәтнекеннән әллә ни аерылмый. Икесе дә Болгар җыенын бидгать гамәл дип исәпли. Шуны әйтергә кирәк: күптән түгел басылган аналитик белешмәдә Камәл Әл-Зантны “сәләфия” агымының идеологы дип тәкрарладылар. Рәмис хәзрәтнең фикерләре белән абруйлы дин әһелләрен таныштыргач, алар болай дип җавап бирде: “Ваһһабилар фәтвасы”.
Хәзрәт әле хәйләкәрлек белән дә мавыкканга охшаган. Әйтик, язмада Болгар җирләре диелсә дә, аерым “Болгар җыены” төшенчәсе телгә алынмый. Әмма аерым көн билгеләү дип ул, нәкъ менә Болгар җыенын күз уңында тота. Бигрәк тә Болгар җыены якынлашканда аның бу темага алынып газетага язарга җөрьәт итүе шул хакта сөйли.
ХАЛЫК ПЫЧРАК, ХӘЗРӘТ ЧИСТАМЫ?
“Безгә мөфти хәзрәт Госман Исхакый яхшылык белән боерганда, нигә аңа итагать кылмыйбыз? Бактың исә, фетнә чыгаручы халык үзе икән. Хәзрәтнең Болгар җирлеген билгеләнгән бер көнне барып зыярәт итүне һәм шунда барып тәүбә кылу, корбан чалуны тыюы үз нәфесенә иярү аркасында түгел, җәмәгать! Ә бәлки ул мөселманнарның шулай адаша баруын күреп кайгыра һәм начарлыкны туктату максатыннан, Аллаһы һәм Аның рәсүле (с.г.в) сөннәте белән боера. Яки без аңа итагать кылабыз яисә Аллаһыны тыңламаучылардан булабыз. Раббым Үзе сакласын. Җәмәгать, югарыда саналып узган ширек бидгать фетнәсеннән сакланыйк, гаиләбезне дә саклыйк”, – дип яза Рәмис хәзрәт.
Бу урында Кол Шәриф мәчетендәге Зөфәр хәзрәт Галиулланың әйткән сүзләре искә төшә: “Моңарчы татар ахмак булганмыни?” Димәк, татарлар моңа кадәр Болгарның ширек булуын белмәгән булып чыга. Шундый примитив нәтиҗә чыгаралар, чөнки монда гаепне халыкка кайтарып калу – иң кулай юл. Рәмис хәзрәт тарафыннан әйтелгән бу сүзләр Болгар җыенына гына түгел, ә “татар” исламына каршы яңгырый дип аңларга кирәк.
Болгар җыенын дөрес аңламаучылар, мәҗүсилектән калган гадәт буенча ташка табыну өчен баручылар да бар, бигрәк тә Биләрдә бу хәл күзәтелә. Кагъбә тирәсеннән йөргәндәй әйләнүләре, агачка тастымал бәйләүләре – моны үзләрен мөселманнар дип санап, чынлыкта аңламый тәңречелек гадәтләрен кылудан килә. Монда Кол Шәрифтәге Зөфәр хәзрәт Галиулланың сүзләре искә төшә: “Казанның яртысыннан күбрәге аракы эчә, аның белән беркем көрәшми. Ә менә тарихи Болгарыбызны яңалык дип атыйлар. Мулла эше чиста булып калуда түгел, ә халыкка аңлату, хакыйкатьне ирештерү”. Болгар җыены ул 21 еллык кына түгел, ул барыбер халыкта бар, иң мөһиме, хәзрәткә аны исламлаштырырга кирәк. Шул эш бара инде, боткага тоз салынмаса тагын да хәерле булыр.
Ләкин, миңа калса, Рәмис хәзрәт ситуацияне принципиаль яктан карый. Шул тәгълимати бүленеш аңа фикер әйтергә җирлек булган.
БОЛГАР БЕРЛӘШТЕРӘ
Аллаһы Тәгалә: “Минем дингә нигезләнегез һәм таркалмагыз”, – дип, мөселманнарга мөрәҗәгать итә.
Болгар җыенының уңай ягы – ул безне берләштерү көченә ия! Бәлкем, бу болгарчылык белән шашучыларга уңайлы шартлар тудырадыр… Бу чараны оештыручылар арасында шул агым вәкилләре булуы күзәтелә. Шуңа әлеге проблеманы да күз уңында тотарга кирәк.
Җыен уздырылу ике яктан отышлы. Беренчедән, күпме кеше җыела. Хөрмәтле Рәмис хәзрәт, кайсыгыз ислам байрагы астында халыкны шулхәтле туплый алды?! Болгар ул элек-электән Идел буе мөселманнарын берләштерүче үзәк булды.
Икенчедән, ниһаять, Русиядә мөфтиятләрне бер җепкә берләштерү дә Болгар җыеныннан башланды. Аның башлангычы моңарчы үзәк Диния нәзарәте белән генә бәйле булса, 2006 елда аңа Татарстан Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы һәм Татар конгрессы кушылды. Нигездә, татар-дини структуралары берләште. Нәтиҗәсе менә шул, ә сезнеке? Халык башын бутаудан ни файда?
М.Ш.ШӘЙМИЕВНЫҢ ТР МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ IV КОРЫЛТАЕНДА ЧЫГЫШЫ:
– Болгар мәсьәләсенә килсәк, берәүләр үзәк мөселман Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән инде 20 ел буена ел саен Болгарга баруны оештыра. Ә башка берәүләр исә бу гамәлнең дөресме-түгелме икәнен тикшереп, моңа каршы дәлилләр эзли. Бу мәсьәләдә бездә төгәл, бердәм позиция булырга тиеш. Болгар – безнең өчен рухи чишмә ул. Ислам дине бөтен Үзәк Русиягә нәкъ менә шушы җирдән таралган. Шул ук вакытта Болгар – безнең өчен дәүләтчелегебез башлангычы, ә инде тирәнрәк мәгънәдә – хәзерге заман татар цивилизациясе туган урын. Милләттәшләр Болгарга килеп, үз тарихларын өйрәнә, заманында иң камил цивилизация тудырган ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтә, каберләренә зыярәт кылалар. Моның нәрсәсе дөрес булмаска мөмкин? Үз тарихыңа һәм ата-бабаларыңа ихтирам күрсәтү игелекле гамәл түгелмени? Әгәр дә Болгарга баруны кайберәүләр белмичә, ялгыш “кече хаҗ” дип атый, әлеге сәфәрне ничектер башкача сурәтли икән, димәк, андыйларга бу вакыйганың чын мәгънәсен аңлатып бирергә кирәк. Тигез җирдә түмгәк ясап ятмыйк әле.
Быел безгә, бик яхшылап әзерләнеп, үзәк мөселман Диния нәзарәте белән бергәләп, Ислам кабул ителүнең чираттагы бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Бәйрәмнәр үткәрә беләбез. Татарстан Диния нәзарәте, имам-мөхтәсибләр “Болгар җыенын” әзерләү һәм үткәрү эшен үз өстенә алып, башлап йөрергә тиеш”.
“БУ СҮЗЛӘРНЕ ДИННЕ, КОРЪӘН ХИКМӘТЕН АҢЛАМАГАННАР ӘЙТӘ”
Тәлгать хәзрәттән Болгар җыены хакында сорашканнан соң, аның кайберәүләр тарафыннан кабул ителмәве, бидгать гамәл дип санауларын искә төшердем. Ул менә узган ел “Безнең гәҗит” өчен болай дип җавап биргән иде:
– Әйтсеннәр. Һәркем үз фикерен белдерә ала. Ләкин без бирегә килеп: “Изге Болгар – изге шөкер җыены”, – дип әйтүне, гамәл кылуны дәвам итәчәкбез. Бергәләшеп шөкер кылуыбыз – аның төп әһәмияте. “Ялгыз гына да яхшы, ләкин җәмәгать белән бергә булганда, савабы 27 өлеш артыграк”, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Намазда да шулай, изге гамәл кылганда да шулай. Аллаһының: “Шөкерана кылсагыз, нигъмәтемне арттырып бирәм”, – дигән вәгъдәсе бар. “Дуслыгыгыз, мәхәббәтегез, бердәмлегегез артыр”, – ди Ул. Аллаһыга шөкер итү – бидгатьме? Коръәни Кәримнең беренче аяте “Әлһәмдүлиллаһи раббил галәмин” дип башлана. Мең ел буе Исламда яшәп, арабыздан үткән ата-бабаларыбызны, никадәр милләт арасыннан мөселман булып яшәвебездә сәбәпче булган болгар бабаларыбызга дога кылу – бидгатьме? Коръәни Кәримдә: “Раббыбыз Аллаһы безне ярлыка, бездән элек иман белән үткәннәрне дә кичерсәң иде”, – ди. Шулай булган вакытта бу – Аллаһы әмеренә буйсыну, кушканын үтәү. Бу нинди яңалык, нинди бидгать була ала? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Тереләргә ничек сәлам бирсәгез, Каберстанга барган вакытта да: “И иманлы бәндәләр, сезгә Аллаһы рәхмәте вә сәламе булсын!” дип, сәлам бирегез”, – ди. Аның нинди бидгать булуы мөмкин? Динне, Коръән хикмәтен аңламаган кеше генә мондый сүзләрне әйтә ала! Ата-бабаларын искә алмаган – нәселен оныткан кеше, ул маңкорт була. Менә шулар бар нәрсәне буташтырып йөри дә инде. Бу безнең асылыбызны янәдән бер кат күздән кичерү, өйрәнү.
Бирегә килгәч, болгар бабаларыбызның никадәр изгелекләр эшләгәнен искә төшерәбез дә үзебезнең кем икәнлекне аңлап, кылган кимчелек-хаталарны, гөнаһларны уйлап, тәүбә кылабыз. “Син алар арасында бул, Аллаһы Тәгалә аларны газапламас”, –диелә изге китапта. Истигъфар кылсалар, тәүбәле булсалар, Аллаһы Тәгалә газабын төшермәс, ди.
P.S.: Чираттагы Болгар җыены 19 июньдә узачак. Болгар тарихы турында лекция, җәмәгать белән намаз уку, зикер кылу, сатуда милли-дини истәлекле сувенирлар, милли-дини әдәбият, шулай ук тәмле тәгамьнәр белән сыйлану да каралган.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Комментарии