«Җаның сәламәт булмаса, тәнеңә дә шифа булмас»

«Җаның сәламәт булмаса, тәнеңә дә шифа булмас»

Тиздән Рамазан аена аяк басачакбыз. Бу – мөселманнар өчен иң изге ай. Рамазан ае килгәч Пәйгамбәр (с.г.в.) сәхәбәләренә: «Сезгә бәрәкәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһ сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызга карый һәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһка үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше – ул бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм булган кеше», – дип әйткән. Уразага ничек әзерләнергә? Фитр сәдакасын бирми калырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында урнашкан «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Артур хәзрәт ГАБДУЛЛИН белән әңгәмә кордык.

– Артур хәзрәт, Рамазан аеның, ураза тотуның барлыкка килү тарихы ни белән бәйле?

Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки, сез тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз)», – дигән. Димәк, ураза тоту безгә кадәр яшәгәннәр өчен дә фарыз гамәл булган, безнең өчен дә мәҗбүри. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ислам динен тарата башлагач, Аллаһ Тәгалә диннең бер нигезе итеп ураза тотуны сайлаган. Кеше ислам диненә килү өчен «Лә иләһә илләллаһ» дип теле белән әйтә һәм йөрәге белән шушы шәһәдәт сүзләрне кабул итә. Менә шуннан соң мөселман кешесенә шушы вазыйфалар йөкләнә. Беренчесе – биш вакыт намаз уку, икенчесе – ураза тоту, өченчесе – зәкят бирү, дүртенчесе – хаҗ кылу. Күреп торабыз: Аллаһ Тәгалә уразаны вазыйфа итеп йөкли. Димәк, һәрбер мөселман бер ай дәвамында ризыктан, судан, яман сүздән, кешене рәнҗетүдән һәм начар гамәлләрдән тыелырга тиеш. Бу фарыз гамәл булып санала. Әгәр дә берәр кеше: «Юк, ураза кирәкми, минем ураза тотасы килми», – дип уразаны инкарь итә икән, ул ислам диненнән чыгып китә һәм мөселман булып саналмый. Мөселман кешесе ислам диненең биш нигезен дә кабул итәргә тиеш.

– Ураза тоту ач торуга гына кайтып калмасын өчен, ураза нинди булырга тиеш?

Ураза тоту адәм балаларына хикмәт буларак җибәрелгән. Кайбер кеше ураза тотуны ниндидер сынау, интегү, үзеңнең тәнеңә җәза китерү дип кабул итәргә мөмкин, ләкин ул күрә һәм аңлый белгән кеше өчен Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте булып тора. Ураза тоткан саен адәм баласы Аллаһ Тәгаләгә якыная. Кызганыч, тормышта бик күп кешеләр шул нигъмәтне күреп бетерми. Аны мал туплау, байлык, акча дип кабул итә. Иң зур нигъмәт – кешегә бирелгән гомер. Син тугансың, ишетәсең, йөрисең, сөйләшәсең икән, димәк син иң бәхетле кеше. Бу – иң зур нигъмәт. Менә һәркем шуңа рәхмәтле була белсә, дөньяда яшәүчеләрнең хәле, аларның үзара мөнәсәбәтләре бөтенләй бүтән төрле булыр иде. Тик әлегә кеше рәхмәтсез һәм барыннан да канәгать түгел. Ә менә ураза рәхмәтле булырга өйрәтә дә инде. Рамазан аенда адәм баласы ризыктан, судан, гайбәт һәм ялган сүз сөйләүдән, гөнаһ кылудан баш тарта, бер ай буе шушы гамәлләрдән тыела. Шуларны кылмаган вакытта ул Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтен аңлый. Гадәти тормышта барысы да яхшы кебек: су бар, өстәлебез ризыктан сыгылып тора. Бу гел шулай булырга тиеш дип уйлыйсың, ләкин менә уразада булган кеше генә суның да, ризыкның да кадерен аңлый. Ураза тоткач, булганына шөкер итәргә өйрәнә һәм рәхмәтле була башлый. Авыр хәлдә яшәүчеләрнең хәленә төшенә, аларга көлеп карамый. Рамазан аенда кеше үзенең тормышын яхшы якка үзгәртергә дигән максат куярга тиеш. Моңарчы ул гайбәт тараткан, ниндидер гөнаһлар кылган, кемнедер рәнҗеткән икән, изге айда алардан арынырга һәм бүтән кабатламаска дигән максат куйсын. Кеше үзенең физик сәламәтлеген генә түгел, рухи тормышын да яхшы якка үзгәртергә омтылырга тиеш. Сәламәтлегебез өчен борчылабыз, тәнебез авыртса дару кабабыз, тиз арада савыгырга тырышабыз. Сәламәтлек өчен, дибез, ләкин тәне белән беррәттән җаны да бар бит. Тәнне төзәтербез, ә җанга шифа табылырмы? Җаның сәламәт булмаса, тәнеңә дә шифа булмас. Кеше турында ялган сүз сөйләүдән баш тарту, гафу сорау, мохтаҗларга ихлас күңелдән ярдәм итү – менә шуларны истә тотсак иде. Бу – савап җыюга нигезләнгән ай. Ураза тотуны ач тору дип кенә кабул итәргә кирәкми. Аның күпкә мөһимрәк шартлары бар. Аллаһ Тәгаләгә синең яхшы якка үзгәрүең кирәк. Ураза тотканда ният дөрес булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә дә: «Әгәр дә сезнең кемегездер ураза тота икән, ул гөнаһ та кылмасын, ачуланмасын да. Әгәр дә ул кешене берәрсе сүгә яки ачулана башлый икән, ул: «Мин уразада», – дип җавап бирсен», – дигән. Димәк, уразада булган кеше бәхәскә дә керергә тиеш түгел хәтта.

– Бу айда сәдака бирүгә аерым игътибар бирергә кирәкме?

Әлбәттә игътибар бирелергә тиеш. Әйткәнемчә, ураза тоткан кеше ач кешенең хәленә керә. Аның күңелендә төрле хис-тойгы уяна. Фәкыйрьләргә, ятим-мескеннәргә ихластан ярдәм итү – савапка ирешү нәтиҗәсе. Сәдака – акча гына түгел. Кием булсынмы, ризык булсынмы – ярдәмнең төре юк.

– Уразага ничек әзерләнергә? Гомумән, әзерлек кирәкме?

Рамазан аена әзерлекне алданрак башлау хәерле. Мөселманнарда Шәгъбан ае бар. Шул айда Пәйгамбәребез (с.г.в.) уразага әзерлек кылган, чөнки әзерлек уразаның уңышын яхшырта. Менә син тренажер залына барып, кинәт кенә авыр герне күтәрә алмыйсың, күнегүне бәләкәй герләрдән башларга кирәк. Аннары әкренләп авыррагына таба барасың. Рамазан аенда да шулай ук. Башта әзерләнсәң, ахырдан җиңелрәк булыр. Шулай ук намаз укуны, Коръән укуны арттырырга мөмкин. 5-20 ел буе намаз укып, бер сүз дә гарәпчә укый белмәүчеләр бар. Адәм баласы Рамазан ае алдыннан шушыларны төзәтә башларга тиеш.

– Теш чистарту, күзгә яки борынга дару салу уразаны бозамы?

Болар барысы да игътибарлылыкны сорый. Теш пастасы авызда калмасын һәм иң мөһиме ашказанына төшмәскә тиеш, моның өчен авызны кат-кат яхшылап чайкату шарт. Игътибарсызлык аркасында көне буе тоткан ураза бозылырга мөмкин. Борынга сала торган дарулар белән эшләгәндә шулай ук игътибарлы булырга кирәк. Даруга мохтаҗ кеше, борын куышлыгына гына салсын, тик дару тамакка төшмәсен.

– Ә балалар ничә яшьтән ураза тота ала?

Балаларга балигъ булганнан соң ураза тоту фарыз. Сүз 18 яшь тулган балалар турында түгел.

– Әгәр тота алмаган уразалары булып, кеше үлеп китсә, аның балаларына, йә туганнарына ни эшләү кирәк?

– Кеше исән һәм сау-сәламәт булганда ураза тотарга тырышырга тиеш. Әгәр дә адәм баласы уразаны тотып бетерми үлеп киткән икән, аның баласы яки якын туганы уразаны тотып бетереп, савабын аңа багышлый ала. Аллаһ Тәгалә безгә мондый мөмкинлек биргән.

– Кеше сау-сәләмәт булып, башка елларда калган уразалары өчен фидия сәдакасы гына бирсә ярамыймы?

Билгеле бер сәбәпләр аркасында кеше ураза тота алмый икән, ул көненә берәр фәкыйрьне ашатырга тиеш. Тота алмаган уразасы өчен көненә 200 сум күләмендә фидия сәдакасы бирергә. Тик сау-сәламәт кешенең фидия сәдакасы бирүе дөрес булмас, чөнки ураза тоту – фарыз гамәл. Калган көннәрне дә тотып бетерсә, яхшы булыр. Ураза тотуның савабы фидия сәдакасына караганда күбрәк икәнен аңларга кирәк.

– Авырлык белән яшәгән ярлы кеше фитыр сәдакасы бирергә тиешме?

Фитыр гаиләдә ничә кеше бар бөтенесеннән дә бирелә. Бала һәм сабый баладан да. Фитыр сәдакасын авырлык белән яшәүчеләр бирми. Гаилә үзе мохтаҗ икән, аннан фитыр сәдакасы таләп итү дөрес гамәл түгел. Кемнең мөмкинлеге бар, шул бирсен.

– Сәхәр ашаганда нинди ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итәсез?

Менә моны ашарга кирәк дигән билгеле бер таләпләр юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бу турыда әйтмәгән. Тәнеңә нинди ризык кирәк, шуны ашасаң яхшы. Сәхәрдә, ягъни иртә белән туклыклы ризык ашау файдалы. Финик, йөзем җимеше, күрәгә, караҗимеш, чикләвекләрнең файдасы күп.

– Авыз ачуны кемдер хөрмә ашаудан, кемдер су эчүдән башларга тәкъдим итә. Сез ни дип уйлыйсыз?

Су яки финик җимеше кабып кую яхшы.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

ИСЕҢДӘ ТОТ!

Фитыр күпме тиеш?

13нче апрель – уразаның беренче, 12нче май – уразаның соңгы көне. 12нче апрельдә беренче тәравих намазы укыла һәм 13нче майда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә.

Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум (алтын буенча) күләмендә дип билгеләде.

Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкәт чыгару мөмкинлеге булганнарга – 700 сум. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде (бу әлбәттә, мөмкинлеге булганнар өчен. Ураза тота алмаучы мохтаҗларның үзләренә фидия сәдакәсе тиеш).

Комментарии