«Рамазан аен мәчеттә уздыру бәхете елмайды»

«Рамазан аен мәчеттә уздыру бәхете елмайды»

«Узган елны Рамазан аен өебездә бикләнеп уздырсак, быел мәчетләребез ишеген ачачак, Аллаһ боерса». «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәсәнов Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясендә әнә шундый яңалык белән уртаклашты:

– Татарстан халкы тәравих намазларын да мәчеткә килеп уку мөмкинлегенә ия хәзер. Тик әлбәттә пандемиягә бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне истә тоткан һәм аңлаган очракта. Намаз укырга килүчеләр битлектән булырга, социаль араны сакларга һәм үз намазлыгын алып килергә тиеш. Казанның 46 мәчетендә 100 кешедән арттырмаган очракта, ифтар мәҗлесләре уздыру да рөхсәт ителде, – диде ул, – Республикакүләм ифтар да узачак.

Коронавирус тормышның һәр өлкәсенә кагылып үтте дип күп сөйлибез, дингә дә тими калмады ул. Әле дә вирус турында сөйләшүләр тынмый. Шуңа бәйле рәвештә, өлкән яшьтәге апа-абыйларга мәчеткә килмәү хәерле ди, дин әһелләре. «Үз сәламәтлегебезне үзебез сакларга тиешбез, шуңа күрә өлкәннәргә өйдә генә гыйбадәт кылу, авыз ачу яхшырак булыр», – ди алар.

Рамазан ае – гөнаһлар кичерелә торган изге ай. Бу айда без изгелек кылырга һәм начар гамәлләрдән баш тартырга тиеш. Тик бу айда Аллаһ Тәгалә кичерми торган гөнаһ бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда Коръәни Кәримнең берничә аятендә искә ала.

– Әгәр дә син Аллаһ Тәгаләгә ышанмыйсың икән – бу иң зур гөнаһлардан саналыр. Ул гафу ителми. Кемдер йолдызнамәләргә ышанып, аларны укый, төрле хорафатларга ышана икән, димәк син аларны Аллаһ Тәгаләгә тиңлисең. Ә бу мөселманнар өчен хас әйбер түгел, – диде Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков.

Ул шулай ук ураза тотмый калу мөмкинлеге булган кешеләрнең өч сәбәбен дә атады. Беренчесе – сәфәрдә булучылар. Әгәр кеше үзенең яшәү җиреннән 100 чакрым ераклыкка чыгып китә икән, аңа бу көнне ураза тотмаска рөхсәт ителә. Икенчесе – сәламәтлеге нык булмаган кешеләр. Ул бүген үзен начар хис итсә, уразаны башка көнне тотып бетерергә мөмкин.

– Өченчесе – уразаны һич тә тота алмаучылар. Бу исемлеккә бик нык авыручылар керә. Аңа ураза тоту катгый тыелган кешеләр фидия сәдакасы бирергә тиеш була (әлбәттә, мөмкинлеге булса гына). Бу сәдака мәчет яки мәдрәсә төзелешенә бирелми, фәкать фәкыйрьләргә генә тапшырыла, – дип ассызыклады Булат хәзрәт. – Йөкле хатын-кызларга кагылышлы сорауларны да күп ишетәбез. Әгәр сәламәтлегенә зыян килмәсә, йөкле хатын-кыз ураза тота ала. Имезүче ана сөте кимү куркынычы булганда, шулай ук уразадан азат ителә, әмма ул аны башка көнне тотып бетерергә тиеш.

Быел төрмә һәм колониядә утыручыларга да ярдәм кулы сузачаклар. Аларга тәрәвих намазы уку мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, төрмә территориясендә ифтар мәҗлесе дә оештырылачак. Дин әһелләре фикеренчә, Аллаһ каршында барыбыз да бертигез булган кебек, мөмкинлек тә һәркемгә тудырылырга тиеш.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии