Кичер, сеңлем!

Мин төп-төгәл 40 ел йөк машинасында эшләдем. Гел юлда йөргәч, күпне күрергә туры килде. Юлда булган бер вакыйга искә төшеп, күңелне әле дә сызландырып тора.

Кышкы салкын караңгы кичләрнең берсе иде ул. Эш белән бәйле сәбәпләр аркасында Казанда тоткарланырга туры килде дә, соң гына кайтырга чыктым. Шәһәр читендәге тукталышта басып торган бер кыз уң кулын күтәреп, сул кулы белән күкрәгенә суга-суга ишарәләп, машинаны туктатуны сорады. Янында зур гына юл сумкасы да бар. «Кайтырга кирәк ахрысы бу кызга», – диде Шәле сельпосының минем белән Казан элеваторына вагоннан капчыклап шикәр комы бушатырга барган таворовед Әгъләм Вәлиуллин. «Төнгә авышып бара бит инде, бигрәк соң чыккан юлга», – дидем. «Бәлкем, аңа берәр ярдәм кирәктер, туктап, сорыйк әле», – диде Әгъләм абый. Туктадык. «Инде ике сәгатьләп басып торам, ник бер машина безнең якка кайтсын?! Җитмәсә, салкын, беркайчан да моның кадәр туңганым юк иде әле. Шәлегә кайтабыз, дидегез, миңа юл уңае ул, алыгыз әле, – дип үтенде кыз. – Күпме сорасагыз да, акчасын түлим. Зинһар, калдыра күрмәгез. Әнә теге исерек малайлардан куркам, берничә тапкыр бәйләнеп киттеләр инде», – диде, «Север» рестораны янында безгә таба карап басып торган яшүсмерләргә ымлап. Казанда укучы Роза исемле бу кыз Кощак авылыннан икән. Кичке якта телефоннан әнисенең үлү хәбәрен ирештергәннәр. «Сеңлем, машина кабинасына ике генә кешене утыртырга ярый бит. Сине утырсам, Клыки авылы башындагы ГАИ постында туктатып, правамны алачаклар. Алар анда тәүлек әйләнәсе кизү тора», – дидем. «Мин кузовка да утырып кайтырга риза. Казан белән Кощак арасы якын бит, кул сузымы гына. Өстә салкын дип тормам, түзәрмен», – дип ялварды теге кыз. «Кайгың зур икән шул, балакай. Әйдә, утыр, кузовта калын брезент бар, шуның белән томалан да, ГАИ постын узгач, кабинага төшеп утырырсың», – дидем.

Кузгалып китеп, берникадәр ара узуга, кабинага ярсый-ярсый елаган бик көчле тавыш үтеп керде. Ни булды дип, машинаны туктаттым. Чыксам, Роза уң як кузов кырыенда басып тора, үзе үксеп елый. Аны күреп, бөтен тәнем тораташ кебек катып калды. «Ник монда басып торасыз, мин кабинага кергәндә, кузовка утырып калган идегез бит?» – дип сорадым, аптырап. «Кузовка сумкамны гына куеп өлгердем, сез кузгалып та киттегез. Кузовка менәм генә дигәндә, көпчәк өстенә баскан аягым шуып китте дә, менә алмый калдым, сез кузгалдыгыз. Ярый әле кулым белән борт кырыена ныклап ябышырга һәм тәгәрмәчтән аягымны алып калырга өлгердем. Тагын бераз гына барсагыз да, асфальтка башым белән барып төшәсе идем. Кулларым шулкадәр туңды, ябышып барырлык көчем калмады», – диде Роза. Шушы салкында ни гомер тимер кузовка яланкул ябышып барган бит! Минем игътибарсызлыгым аркасында аздан гына гүргә керми калган кыз бала каршысында үземне дөньяның иң бәхетсез кешесе итеп тойдым. Ник шул чакта тагын 2-3 минут кына көтмәдем, Розаның кузовка менүен үз күзләрем белән күреп инанмадым икән, дип уфтандым. Мондый җанны сыкрата торган хәл килеп чыкмый иде бит. Безне машина йөртергә өйрәтүче инструктор Федор Иванов: «Бер тапкыр алга, биш тапкыр артка карагыз. Бары тик шуннан соң гына кузгалып китегез», – дип өйрәтә иде. Ничә еллар буе аның шушы кагыйдәсен тотып йөрдем, ә бу юлы менә ашыктым.

Минем аркада чактан гына фаҗигагә тарымый калган Розадан түбәнчелек белән гафу үтендем. «Ярар, абый, буласы булган. Анда әни үлеп ята, әйдәгез, кузгалыйк инде», – диде кыз. Ни булса да булыр дип, тешләре тешкә тими калтыранган кызны бу юлы үз яныма кабинага алдым. Кузовка Әгъләм абый менде. Кабинага кереп утыргач та, Розаның эченә тиз генә җылы кермәде әле, теше тешкә тими шакылдады. Ярты юлны сөйләшмичә бардык. Күзләре яшьле, чырае качкан кыз үзенең газаплы уйларына бирелгән иде. Тирән итеп көрсенеп алганнан соң, беренче булып сүзне Роза үзе башлады: «Тормыш мине нишләп мондый газапка тартты икән? Нәрсә икән соң бу, абый, язмышмы, күрәчәкме? Бер көн эчендә ниләр булып бетте бит. Башыма сыймаслык хәлләрне каршыма бастырды да куйды. Ялан кул белән зәмһәрир салкында тимер кузовка ябышып барганда Ходаем миңа ярдәм итте. Әмма әниемнең вафатын күтәрә алырмынмы?» – дип, ул ике кулы белән битен каплады. «Ела, ела, сеңлем. Туйганчы ела. Аз булса да күңелең йомшасын», – дип юатырга тырыштым. «Әй, абый, әнигә бит 40 кына яшь иде. Чамадан тыш иртә килгән бик тә үкенечле үлем ич инде бу! Кайберәүләр әнә 80-90 яшенә кадәр яши. Әни алар яшәгәннең нибары яртысына кадәр генә җитә алды», – дип үкседе Роза.

Алда Кощак авылы утлары күренде. Тәрәзәләреннән мул яктылык бөркеп торучы алты почмаклы, түбәсе шифер белән ябылган өй янына килеп туктадык. Роза машинадан төшеп калды. Ә мин гомерем буе шушы хәл өчен үкенеп, күңелем сыкрап яшәдем. Минем ваемсызлыгым, шофер халкы өчен чыгарылган гап-гади юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәвем аркасында чәчәк кебек япь-яшь кызның аздан гына гомере өзелми калды. Бер Казанга товар алырга барганда, кызыксынып, спидометрдан Роза ялан куллары белән машина бортына асылынып барган араны үлчәдем дә, 1000 метр дигән сан килеп чыккач, йөрәгем «жу-у» итеп китте. Бер чакрым ара бит ул! «Минем аркада нинди газаплар күрдең бит, балакай», – дип, үз-үземне сүгеп йөрдем. Ыжгырып көчле җил искәндә, зәмһәрир кышкы төндә шушы бер чакрым араны кузовка асылынып барырлык никадәр көч, чыдамлык, ихтыяр булган бу кызда. Кичер мине, сеңлем.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии