- 06.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Таш түгел, дога кирәк!
«Җәһәннәм биюе» язмасын укыгач, йөрәгемә тынгылык тапмыйча, төне буе йоклый алмадым. Бу зират кайсы да булса бай олигархка кирәктер, чөнки бер мәет күмгән саен 10 мең сум – ул бик күп акча. Ә көнгә ничә мәет күмелә ул зиратка? Байлар, аларның туганнары, әти-әниләре күмелә. Акчасы булмаган хәерче, кешедән калышмыйм дип, әҗәткә алып булса да күмә инде. Бу – күңелгә кереп калган рәнҗүле акча. Ә шул акча мәчет төзүгә дә китә. Җир сатып, шулкадәр акча түләтеп күмү – үзе гөнаһ. Аллаһы Тәгалә алдында моны оештырган түрәләр дә җавап бирәчәк. Без атабыз Адәм, анабыз Һава балалары, җирдән яратылган. Аллаһы Тәгалә алдында бөтенебез бер. Безне дөнья гына аерды.
Хәзер шәһәрдән күмәргә алып кайтканда, авылдагы зират өчен 3 мең сум түләтә башладылар. Шәһәрдән кайтучылар да авылдан киткән балалар бит.
Әти-әниләр, фотога күп төшмәгез, зур гөнаһ, дип әйтә иде. Ә ташка куелган фотолар – тагын да зур гөнаһ. Адәм баласы ничек кенә гөнаһ кылмыйм дисә дә, үз гомерендә бер гөнаһ яисә яхшылык эшли. Гомер бик озын. Зиратка нинди генә фигыльле кеше керми. Фотосына карап, заманында шулай эшләгән идең, син дә килдеңме, дип йөзенә әйтсә, мәет бик борчылыр. Фото куеп, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны, балаларыгызны кайгыга салмагыз, мәетләрнең тынычлыгын алмагыз. Бу бары, мин шулай куя алдым, дип байлыкны гына күрсәтү. Әле баш сөяге өстенә зур таш утырту гына түгел (ул тышкы якка утыртылырга тиеш), кабернең бөтен буена цементтан плитә коялар. Моны куйган балалар, әти-әнием шуны күтәреп ята, дип уйлана микән? Мәетләрне газапка салмагыз, аларга таш түгел, дога кирәк. Адәм балалары, бер-берегезне ихтирам итегез, ачларга, зәгыйфьләргә булышыгыз, ятим балаларга мәрхәмәтле булыгыз!
Байлык, акча дип дөньяны үзебез җимерәбез. СССР таралгач, миңа шундый төш керде: көньяктан ярты җир шарын утлы, ялкынлы, җил-давыллы кап-кара гарасат каплап китте, ә ярты җир шары яп-якты кояшлы булып калды, тауда шинель кигән грузин тора иде. Көньяк үзенең хәвеф-хәтәрләре белән күз алдында. Бөтен милләт берләшеп, миһербанлылык күрсәткәндә генә киләчәгебез тыныч булыр.
СаимәБАҺАУТДИНОВА.
Биектау районы, Юртыш авылы.
Хакимият чире
Күренекле журналист Искәндәр Сираҗиның «Җәһәннәм биюе» дип аталган мәкаләсен укыгач, битараф кала алмадым. Хакимияттә утыручыларның кыланмышына чик-чама юк! Үзләрен Аллаһы Тәгаләдән югарырак итеп күрсәтергә тырышалар бугай. Оят юк икән кешедә, аз гына аңлашылмаучанлык килеп чыккан эш буенча Мәскәүгә, Президентка кадәр мөрәҗәгать иткәннәр.
Кайда гына эшләсәң дә, һәрбер эшнең үзенчәлекле кагыйдәләре була. Кемнең кем булуына карамастан, ул кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри. Бу мәкаләдә зират хуҗалары да, мәчет әһелләре дә түгел, каршы як үзе тиешле кагыйдәләрне үтәмичә, башка кешеләрне гаепли. Эш Альберт Салиховның әтисенең кабер ташындагы фотосурәтен кәгазь кисәге белән каплаудан башлана.
Альбертның Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан хакимиятендә эшләвен белгәч, бөтенләй шаккатым. Милли җанлылык, әһлакый һәм кешелеклелек сыйфатлары булмаган адәм, хакимияттә утырып, татар халкына, аның диненә сугыш башлаган кебек килеп чыга түгелме соң бу?
Альберт әфәнде! Татар халкына, динебезгә һәм телебезгә каршы килүчеләр буа буарлык. Хакимият кәнәфиендә утырып, үз халкыңа эшләгән әшәке гамәлләр өчен сезгә оят булырга тиеш! Әллә хакимият чире тамыр җәеп, сездә булган кешелеклелек сыйфатларын да югалтып бетергәнме? Шулкадәр вакчыл, үзсүзле һәм бәйләнчек булуыгыз белән дәрәҗәгезне югалтудан курыкмыйсызмы?!
Әле бу Салиховларның татар халкының күренекле улы, дин һәм мәгърифәт өлкәсендә үз халкы өчен көрәшеп яшәгән, революциягә кадәр Русия Дәүләт Думасында депутат булып торган Садри Максуди нәселен дәвам итүче булуын да белдек. Оныкларының кылган гамәлләреннән ул каберендә әйләнеп яткандыр… Кешелек сыйфатларыгызны югалтмыйча, хәтерен калдырган дин әһелләреннән гафу үтенеп, бу эш белән шөгыльләнүегезне туктатсагыз, кулайрак булыр дип уйламыйсызмы?
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
«Җәһәннәм биюе…», « ҖӘҺӘННӘМ БИЮЕ – 2» (22 февраль, 21 март, 2012 ел) язмасына кайтавазлар,

Комментарии