Күрше хакы

«Безнең Гәҗит»тә авыл яки шәһәр җирендә күрше булып яшәүчеләр турында гыйбрәтле язмалар әледән-әле басылып тора. Матур итеп яшәүчеләр турында язсалар, без аларга сокланабыз. Тик, кызганыч, үзара дошманлашып беткән, бер-берсенә юл куярга теләмичә суд юлларын таптаучы күршеләр хакында да укырга туры килә шул.

Яшәешебез шулай корылган инде: без күршеләр чолганышында яшибез. Алар арасында татарлар да, башка милләт кешеләре дә, мөселманнар да, христианнар да бар. Бу үзенә күрә бер сынаудыр, мөгаен. Чөнки бу дөнья – безнең өчен сынау йорты. Күршеләр белән мөгамәләбезне дөрес кора алсак, без әлеге сынауны уңышлы үтәрбез, иншәә Аллаһ. Дөрес мөгамәләгә без, әлбәттә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышыннан өйрәнә алабыз. Аллаһ Тәгалә Коръәндә аны безгә һәр эштә үрнәк итеп куя: «Дөреслектә, Аллаһның Рәсүле сезнең өчен гүзәл үрнәк булды; шундый кешеләр өчен – кем Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышана һәм Аллаһны күп зикер итә» (33:21).

Ислам тарихыннан билгеле булганча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәдинә шәһәрендә гомер иткәндә, аның күршеләре арасында гарәпләр дә, яһүдләр дә булган. Шул чорда Аллаһ аңарга Коръән иңдерүне дәвам иткән. Ул вакытта иңгән аятьләр арасында мондыйлары да бар: «(Әй Мөхәммәд,) мөэминнәрнең явыз дошманнары итеп син, әлбәттә, яһүдләрне табарсың» (5:82). Һәм яһүдләрнең аңа карашы, мөнәсәбәте, чынлап та, дошманнарча булган. Шуңа карамастан, Аллаһның Илчесе (с.г.в.) үзенең барлык күршеләренә, шул исәптән яһүдләргә карата да, бер үк дәрәҗәдә яхшы мөгамәләдә булган. Бу хакта сахих хәдисләрдә хәбәр ителә. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер яһүд күршесе аны кимсетергә, мыскыл итәргә теләп, аның ишегалдына еш кына төрле чүп-чар ыргыта торган була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны белсә дә, үзен тыныч тота, күршесенә бер сүз дә әйтми, ул ташлаган чүпләрне җыеп ала торган була. Бервакыт Аллаһ Илчесенең (с.г.в.) ишегалдына чүп төшми башлый, һәм ул, күршемә нәрсәдер булгандыр дип уйлап, аның хәлен белергә керә. Яһүд чирләп киткән була, шуңа күрә күршесенә, ягъни Мөхәммәд (с.г.в.)гә зыян сала алмый башлаган икән. Аллаһ Илчесенең (с.г.в.), үзеннән күпме зыян күрүенә карамастан, шулай күршеләрчә якын итеп хәл белешергә керүе яһүдне тетрәндерә, һәм ул Ислам динен кабул итә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Җәбраил дустым миңа күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булу кирәклеге хакында шул кадәр күп тапкыр әйтте, мин хәтта күршеләремне мирас малымны алачак варисларым исемлегенә кертим микән әллә, дип уйлап куйдым».

Сәхабәләр бервакыт Пәйгабәребез (с.г.в.)нән: «Син нинди максат белән пәйгамбәр итеп җибәрелдең?» – дип сорагач, ул әйткән: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен пәйгамбәр итеп җибәрелдем», – дигән. Димәк, күркәм әдәп-әхлак ул – Пәйгамбәребез (с.г.в.) алып килгән Ислам диненең асылы. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) әдәп-әхлак турында бик күп хәдисләр калдырган. Мәсәлән, шуларның икесендә әйтелә: «Күркәм әхлаклы мөэмин – көнен ураза тотып, төнен намазда үткәрүче кеше дәрәҗәсенә ирешә». «Яхшы әхлак иясенә Җәннәтнең иң югары өлешендә йорт биреләчәк».

Аңлашылганча, күркәм әдәп-әхлак – кешене Җәннәткә алып баручы бик кирәкле сыйфат икән. Ул – кешенең үз-үзен тотышында, башкаларга карата яхшы мөнәсәбәтендә күренә. Кешенең яхшы әхлагы иң беренче чиратта Раббысына, аннан кала Аллаһның Илчесенә (с.г.в.), ата-анасына, туганнарына, мөселман кардәшләренә һәм башка кешеләргә булырга тиеш. «Башка кешеләр» дигәндә, әлбәттә, беренче чиратта күршеләр күздә тотыла. Аларга карата аеруча хәерле мөнәсәбәт булырга тиешлеге Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең менә бу хәдисеннән дә аңлашыла: «Ун хатын белән зина кылу – ир кеше өчен күршесенең хатыны белән зина кылудан җиңелрәк гаеп, һәм ун йортны басып чыгу – ир кеше өчен күршесенекен урлаудан җиңелрәк гаеп».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең яшәү рәвеше белән күршеләргә карата булырга тиешле мөнәсәбәтне безгә өйрәтеп китте, һәм аның кылган гамәлләре безгә Сөннәт булып калды. Аның Сөннәтен үтәсәк, ул безгә Кыямәт көнендә шәфәгать итәчәген вәгъдә итте.

Сүз уңаеннан шуны да искә алу артык булмас: халкыбыз телендә «ут күрше» дигән төшенчә бар. Аның мәгънәсен бәлки хәзер күп кеше аңлап та бетермидер. Ә бит ул сүз якын күршеләр арасындагы җылы мөнәсәбәт, үзара ярдәм итешү, туганнар кебек аралашып яшәүне аңлата. Авыр чорларда, тормыш итәр өчен иң кирәк әйберләр дә булмаган вакытларда, күршеләр бер-берсеннән бер чеметем тоз, бер кисәк утлы күмер алып чыгып, казан астына ут үрләтеп ашарга пешерәләр иде. Шуңа күрә ул елларда «бу – минем ут күршем» диеп әйтү «бу – минем якын туганым» дигән кебек аңлашыла иде.

Әлбәттә, тормыш булгач, күршеләр арасында да кайчакта бәхәсле мәсьәләләр калкып чыгарга мөмкин. Андый чакларда эмоциягә бирелмәү, тыныч кына аңлашу, сабыр итү низаглы мәсьәләне уңай хәл итәргә ярдәм итә. Аллаһ Раббыбыз безгә бу хакта шулай дип әйтә: «Әй иман китергән бәндәләр! Ярдәм сорагыз сабырлык һәм намаз белән. Аллаһ – сабырлар белән бергә» (2:153). Аллаһ Тәгалә безнең белән бергә булганда, эшебезнең ахыргы нәтиҗәсе һәрвакыт күркәм булыр.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии