Кешесенә тапшырылган дин

Кешесенә тапшырылган дин

Олыяз авылында, өйрәнүем үзем өчен булса, файдалы эшләрем авылдашларым өчен, дип яшәүче гаиләләр бар. Шундыйларның берсе – авылыбызның хөрмәтле кешесе, имам булып торучы Заһид (Минемулла) хәзрәт Абдуллин гаиләсе.

«Ирне ир иткән дә, хур иткән дә хатын», – ди халык. Бу мәкаль Минемулланың хатыны Резидәгә атап әйтелгән сыман. Аларның тормышын язсаң, «Галиябану», «Асылъяр»лар янәшәсенә куелырлык бер гүзәл әсәр булыр иде. Резидә – Мәскәүдә туып-үскән кыз. Мәскәү мәктәпләрендә берничә ел балаларга белем бирергә дә җитешә ул. Гомер юлында очраган Олыяз егете аның киләчәген нигездән үзгәртә дә куя. Резидә җиң сызганып, авыл килене ваыйфасын үти башлый: сыерын да сава, печәнен дә чаба, бакча эшен дә кешедән ким эшләми.

Бүгенге көндә бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсенә терәк булып яшәгән бу гаилә сылу өч кызга, баһадирдай ике егеткә тормыш бүләк итте. Хәзер алар дүрт оныкка дәү әти, дәү әни.

Аты кайда – арбасы шунда, дигәндәй, Минемуллага ияреп, Олыяз урта мәктәбендә математика фәнен укыткан Резидә дә дин юлына кереп, биш вакыт намазын укый. Бу матур көннәргә килеп җитү өчен, билгеле, тормыш сынауларын да үтәргә туры килә аларга. Олыгайган әти-әниләрен хөрмәтләп тәрбияләп, бер-бер артлы бакыйлыкка озаттылар. Аннары балалары үсеп, бер-бер артлы туган ояларыннан таралышты.

Әни тәрбиясен күбрәк алган Минемулла зирәк әти дә була белде. Дингә дә әнә шул зирәклеге, кешеләргә яхшылык эшләргә омтылуы этәргәндер әле аны.

Үзе әйтмешли, ул дингә бик җиңел кереп китә. Колхозда да төрле эшләрне башкарырга өлгерә: механизатор да, ташчы да, тимерче дә була. Ир-егет белергә тиешле бар эшкә дә кулы ята аның. Тимерчелектә эшләгәндә күзенә тимер кыйпылчыгы кереп, аны икенче төркем гарип ясый.

Бер хәдистә мондый юллар бар: «Кешесенә тапшырылган дин өчен еламагыз, бәлки, динсез кеше кулына тапшырылган дин өчен елагыз». Ә менә Олыяз халкы чын-чынлап сөенә ала, чөнки Олыязның бүгенгесе дә, киләчәге дә ышанычлы кулда.

Ә дингә кереп китүе болайрак була аның.

– Авылда мәчет 1992нче елда ачылды. Мәчет ачылганчы ук гает намазларына йөри идем. Аннары җомга намазларына йөри башладым. Ул чакта җомгада 6-7 кеше генә була иде әле. Хәзер исә 30-40 кеше. Гаеттә мәчеткә сыеп булмый.

1997нче елда авылыбызда намаз укучы соңгы бабай – Хәкимҗан абый вафат булды. Миннән башка намаз укучы ир-ат калмады. Имамлык вазыйфасы ирексездән миңа күчте. Укыган кешеләр булыр, бу бурыч минем өстән төшәр, дип уйлаган идем, 20 ел үтеп тә киткән! – ди ул.

Әйе, авыл халкын дин юлына, намазга, бары тик яхшы эшләргә генә өндәп яши авылыбыз имамы. Авыл халкы арасында мәчетнең, анда йөрүчеләрнең дәрәҗәсе артканнан-арта бара икән, монда Минемулла хәзрәтнең роле дә һичшиксез зур. Ул нинди генә эшкә тотынмасын, әлеге эшнең башкаларга файда китерәчәгенә инанып башкара.

Бүгенге көндә мәдрәсәдә биш төркем белем ала. Ике төркемгә төрле яшьтәге балалар йөрсә, өч төркемдә хатын-кызлар, белем дәрәҗәләренә карап, бүленеп укый. Атна дәвамында мәдрәсә бушап тормый. Бу да Минемулла хәзрәтең тырышлыгы нәтиҗәсе.

Мәүлет аенда аның тырышлыгы белән авылда Мәүлет бәйрәмнәре үтте. Ел саен үткәрелә торган булса да, быелгысы тагын да зуррак, күңеллерәк узды. Чөнки быел мәчетебезнең 25 еллыгы да. Бәйрәмне хөрмәтләп, мәчеткә бик күп кунаклар килде. Җәлил хәзрәт Фазлыев Мәүлет бәйрәме белән котлаганнан соң, мәчетнең эшчәнлегенә, шул исәптән, авылыбызның имамы эшенә дә югары бәя бирде. Бик матур узды ул бәйрәм. Табыннар да бик мул иде. Гадәт буларак, юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырыла, бәйрәмгә килгән һәркем мәчетебез рәсеме төшерелгән сувенирлар алды. Мәчет төзелешенә үзеннән өлеш керткән, хәзерге вакытта да мәчет-мәдрәсә тормышында булышлык иткән бик күпләр мәхәллә исеменнән Рәхмәт Хатларына лаек булды.

«Кеше күңеленә мал белән түгел, бәлки, көләч йөз һәм күркәм холкыгыз белән кереп урнашыгыз» (хәдис). Нәкъ менә безнең имамыбыз Минемулла хәзрәткә карап әйтелгән хәдистер бу. Аның кылган гамәлләре, күркәм холкы, ачык йөзе, тормышны аңлап яшәве авылдашлары күңелендә җуелмас эз калдыра.

Рәсүлә ШАКИРОВА,

Кукмара районы, Олыяз авылы

Комментарии