- 06.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Иманга юл
Безнең Зур Кукмарада элек 9 урам, 360 хуҗалык булып, аларда 1440 кеше яши иде. Авылыбызда Уфада белем алган указлы Хисмәтулла муллалык итте. Заманында ул Сары диңгез буенда Порт-Артурда диңгездә матрос булган. Яшьлек гомеренең күп өлеше монда үткән. Урта буйлы, киң гәүдәле, калын, юан бәдәнле, түгәрәк йөзле, киң, кара кашлы, соргылт күзле Хисмәтулла мулла театр-спектакльләрдә сурәтләнгәнчә акка кара юл төшкән күлмәк-ыштаннан, читек-кәвештән, озынча кара камзулдан, кара бүректән йөрде, кулында зәвыклы, кәкре башлы кул таягы булды. Җәмәгате Өммелходасы авылда башлангыч классларга белем бирде. Бу дин тотуга каршылыклы еллар иде. Шуңа карамастан яшертен генә булса да, гает, җомга намазларына Хисмәтулла мулланың ишегалдында намаз укыдылар. Әле дә булса хәтеремдә, күрше агайларга ияреп, корбан гаете намазына бардым. Килүчеләр ишегалдына гына сыймады, капка төбе, тыкрыкта да намазлыкта утырдылар. Шушы гает намазында һәммәсе дә ил җитәкчебез Г.Маленковка изге теләкләр теләде, чөнки ул Иосиф Сталиннан соң алты ай гына идарә иткәндә дә халкыбызга никадәр матур тормыш бирде. Товарларның бәһаләрен ярты бәягә төшерде, кибет киштәләре сыгылып торды. Ситсы, азык-төлек, кием-салым, хуҗалыкка кирәк-ярак товарлар алып кайтулары хәтеремә нык сеңеп калган.
Хисмәтулла муллабызның калын, яңгыравыклы тавыш белән укуын кабат-кабат искә төшерәм. Хәзер инде сагынып искә алырга гына калды. Муллабыз үзе гомерле булды, йөз яшькә якын гомер итте. Барлык авыл халкы аны зурлап соңгы юлга озатты. Соңгы васыяте буенча өлкән улы Гобәйдулланы муллалыкка билгеләделәр. Күп еллар муллалык итеп, ихтирам казанып, ул да озак яшәп, уллары, киленнәре, оныклары тәрбиясендә булып, бакыйлыкка күчте.
Күп еллар, күп сулар агып, Хисмәтулла аганың нигез урынына башкалар хуҗа булды. Урталайга бүленеп, сул күршесе бу җиргә йорт салса, уң күршесе келәт, мунча җиткерде. Ә янәшәдәге киң юан бүрәнәдән салынган түбәсе җимерек мәчетнең аскы ягына колхоз ашлама салды. Аны 1956нчы елда сүтеп, авылга 1957нче елда клуб салдылар. 2014нче елда заманча типта мәдәният йорты төзеделәр. Мәчет урыны берәүнең бәрәңге бакчасына әйләнде.
Хәзер, Аллага шөкер, динебезгә юл ачылды, авылларыбызда матур-матур мәчетләр калкып чыкты, җомга, гает намазлары укыла, азан тавышлары яңгырый, әмма мәчетләребезгә йөрүчеләр генә аз.
Нурислам ГАЛИЕВ,
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы
Комментарии