«Элек кәфенлекне баш астына куеп йоклаганнар»

«Элек кәфенлекне баш астына куеп йоклаганнар»

Арбаны – кыштан, чананы – җәйдән, ә кәфенлекне бүгеннән әзерлә. Күп кенә дини китаплар авторы, вәгазь остасы, укучыларыбыз яратып өлгергән Зөфәр хәзрәт Тәхавиев әнә шундый фикердә. «Үлемнең кайчан киләчәге билгесез, шуңа күрә гамәл капчыкларыбызны изгелек белән тутырыйк», – ди ул.

– Без бу дөньяга ашар, мактаныр, сәхнә йолдызы булыр өчен килмәдек. Аллаһы Тәгалә безне дә, җеннәрне дә гамәл-гыйбадәт кылсын өчен яралткан. Халыкта «үлде» дигән сүз бар. Кеше беркайчан да вафат булмый, аның җаны мәңгелек. Элек сәхәбәләр кәфенлекне баш астына куеп йоклый торган булганнар. Үлем хак, дөрес әйбер икәнен таныган алар. Коръәндә: «Бөтен җан иясе дә үлемнең ачысын татыр», – диелгән. Үләр һәм бетәр түгел, ә ачысын татыр. Ә хәзер баш астыбызда нәрсә? Күпләр акчасын матрас астында саклый. Байлыгын саклый, аңа тиярләр дип курка, ә диннән курыкмый. Хәзер баш астыбызда кәфенлек күрсәк, шунда ук егылып үләбез. Ә бит моннан куркырга кирәкми. Үлүдән түгел, җәһәннәмгә керүдән куркырга кирәк. Чирдән сакланабыз, дибез. Әгәр дә Хак Тәгалә чирдән үләсең дип язган икән, нәрсә генә эшләсәң дә, шуннан үләчәксең. Берәү чир тимәсен дип, тәрәзә форточкасын ачып, шуннан гына сулап яткан. Нинди ахмаклык! Баскыч табып күккә менегез, диңгез төбенә төшегез, әмма үлемнән качып булмас. Без Аллаһы Тәгаләгә йөгерер урында, ул язганнардан, аннан качабыз.

***

– Халык кызганыч хәлдә хәзер. Аллаһының бар икәнен белә, үлем хак икәнен аңлый кебек, тик моңа әзерләнми. Һәркем бу тормыштан бер тиен акчасыз, бернәрсәсез китәчәк. Янында бары тик гамәл капчыгы гына булыр. Шул капчыкны буш итмәскә иде. Һәрбер кеше үз гөнаһы эченә чорналган. Минем өчен – әти, мин әти өчен җавап бирмим. Бүген берәү дә үзе теләп чит кеше өчен төрмәгә утырмый. Иртәгә суд утырышына чакырып, сиңа хат килде, ди. Кайсыбыз повестка алып, өенә кайтып тыныч күңел белән йоклар икән? Беребез дә йоклый алмас. Ә бу бит әле дөнья төрмәсе генә. Ярар, хәзер акчалар түләп, бу төрмәдән котылучылар бар, әмма ахирәттәге төрмәдән котылып булмас. Аллаһы Тәгалә акыл, күзне, колакны һәм дөнья байлыгын дөньяда яшәр өчен генә түгел, ахирәткә әзерләнер өчен биргән.

***

– Кая барабыз? Ничек яшибез? Бу сорауларга берәүнең дә төгәл җавабы юк. Яңа туасы көн дә сорау астында, чөнки иртәгә уянасыңмы, юкмы – бер Аллаһы гына белә. Йокы – кече үлем ул. Без йокларга ятабыз да, менә бу эшем калды, балаларга моны алырга кирәк, иртәгә тегендә барасым бар дип, мең төрле уй белән йоклый алмый ятабыз. Башыбызда дөнья мәшәкате гөжли. Калебебездә шул гынамы? Өстәвенә, уянгач та шул уй белән йөрибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үлемне гел искә алучы кеше – Аллаһы каршында иң хәерле кеше», – дигән. Коръән китабында да: «Бөтен ләззәтләрне юкка чыгаручы үлемне еш искә алыгыз», – дигән. Бер-ике көнгә авырып китсәк, «һай, үлемем шушы, күрәсең», – дибез. Шул авырган кешегә кабер казыйбыз, ә ул берничә көн дигәндә аякка баса. Ә битенә шырпы да кадалмаган егет тик торганда егылып үлә. Татар халкында «яшьләр гомер итә, картлар үлем көтә» дигән гыйбарә бар. Бу дөрес түгел, хәзер киресен күрәбез. Зиратка кереп карасаң, моңа инанырсың, чөнки каберләрнең 85 проценты – яшьләрнеке. Өйләнәм, машина алам, укыйм, сәяхәт итәм дип план корган яшьләрнеке. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кияве: «Озын планнар корып, тормышка ашмаслык гафил булып яшәүдән куркам», – дигән. Русия Ислам университетында укыганда, галимнәр: «Кешегә умыртка баганасын күтәрер өчен 200 грамм икмәк җитә», – дия иде. Ә без хәзер аңа риза түгел, безгә күп кирәк. Икмәккә генә риза түгел, баллысы кирәк, анысы гына аз, күбрәк кирәк, машинасы, күп катлы йорты... Ә бит ахирәттән кайтыр юл юк, аның өчен кайгырырга кирәк. Берәү үлеп, Аллаһы Тәгалә каршына килгән, ди. Андагы галәмәтләрне күреп: «Яңадан җиргә кайтар, мин төзәләм, башкача яшим, изге гамәлләр генә кылам», – ди икән. Аллаһы Тәгалә: «Юк, сез яңадан җиргә кайткан очракта да, изге гамәлләр кылмассыз», – ди. Кеше дөньялык сихеренә бирелә, асылын оныта шул. Шуңа күрә яшәгәндә нәрсә әзерләдең, нинди эшләр башкардың – шуның белән Аның каршысына килеп басасың.

***

– Диндә мәҗбүрилек юк, өйрәтү һәм сөйләү бар. Ике очракта да кеше бары тик үзенә файда яки зыян ала. Аллаһы Тәгалә – шәфкатьле ул. Безне ата-ана җәннәтле итә алмый, ә Аллаһы Тәгалә җәһәннәм утыннан коткарырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә авыруларга шифа бирә, яшәтә, ашата-эчертә. Баласы булмаган гаиләләргә бала бирә. Без генә фәкыйрь, Аллаһы бай. Аның акчасы күп дигән сүз түгел бу. Халыкның күзе акча белән томаланган, ә күңеле фәкыйрь. Раббыбыз: «Сез миңа буйсынмасагыз, мин сезне һәлак итәм һәм миңа итагать иткән колга алыштырам», – дигән. Хәзер без рус милләтеннән булган кешеләрнең ислам динен кабул иткәнен күрәбез, бу – әйткәннәрнең ачык мисалы. Кайбер татарлар динсез яши, үзен мөселманга саный. Татар булу – мөселман булу дигән сүз түгел. Мөселман булу – динне тану һәм Аллаһы кушканча яшәү дигән сүз. Күпләр: «Аллаһы өчен дога кылам, аның өчен корбан чалам», – ди. Юк, алай түгел. Аллаһы аңа мохтаҗ түгел, без барысын да Аның ризалыгы өчен һәм үзебез өчен эшлибез. Корбан чалуга гына тукталып китик. Бу бәйрәм көнне һәрберебез ябыграк, кечерәк сарык эзли, акча яныбызда калыр, ди. Моның әҗер-савабы Аллаһыга түгел, сиңа әйләнеп кайта. Бу – үзеңә кирәкле гамәл, шуны онытмыйк. Аллаһы Тәгалә берәүгә дә начарлык теләми. Әгәр дә Ул безгә карата шәфкатьле булмаса, дөньяда күптәннән берәү дә калмас иде. Ул көтә, тәүбәгә чакыра, без генә ишетмибез...

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии