- 06.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Хәзер Коръән ашлары элеккечә – безнең әниләрчә түгел. Ашка җыйганда, әниләр безне: «Бар, фәлән кешеләрне иртәгә ашка килергә чакырып кайт», – дип җибәрәләр иде. Вакытын ачык итеп әйтмәсә дә, ул төшкә кадәр була торган иде. «Фәлән түти, кашык белән савытыңны ала кил», – дип әйткән еллар да булды. Булдыра алганчы бераз өс-башларын алыштырып, алар әйткән вакытка җыелалар. Кеше бик күп булмый. Туганнар, күршеләр дигәндәй инде. Һәркем күрешеп, хәл-әхвәлләрен сөйләшеп ала. Әни казан тирәсендә бөтерелә. Безгә дә эш җитәрлек – коры утын, йомычка, чыра ясау безнең өстә.
Аннары барысы да түгәрәкләнеп утыралар. Укырга тиешле абыстайның урыны түрдән. Аның алдында бернинди китап юк, итәкләрен рәтләп, кулларын тезенә җәеп куеп, үзенең укый башлавын белдерә. Ул һәр доганы яттан белә, нәрсә укыйм дип сорамый. Хәзергеләр кебек күп укып, кешене ялыктырмый. Укып бетереп амин тоткач, әни әзерләп куйган үзенең сәдакасын аңа бирә. Тагын бик карт кешегә, ул йә берәү, йә икәү була. Аңа дога кылалар. Коръән уку, хәер бирү шуның белән тәмам. Табыны белән хәер тарату, акча алыштыру булмады. Аннан соң әни аш китерә. Уртага табак белән аш китереп, савытларына бүлеп чыга. Шуннан соң – тураган ит белән бәрәңге. Аны бүлеп бирмиләр, һәркем үзенә кирәгенчә үрелеп ала. Тагын бәлеш чыга. Аны табынга өстен кисеп, кырыйларын ваклап чыгаралар. Аны шулай ук һәркем үзе ала. Соңыннан җимеш суы чыга, аны шулай ук табак белән табын уртасына куялар. Һәркем үз кашыгы белән кирәгенчә эчә. Мәҗлес тәмам. Тагын бер тапкыр дога укып, рәхмәт әйтеп таралалар.
Ул елларда һәркемгә дә күчтәнәч бирү булмады. Хәзер бит ашка әйтсәләр, куркып каласың, нәрсә алып барырга. Килгәч тә, кулыңа карыйлар. Элек күчтәнәч алып килгән кеше куна килгән була иде. Хәзер аңламассың, өеңә сыямы-сыймыймы. Күп кешегә әйтәләр. Коръән укый башласалар, хуҗага ярарга тырышып (мин шулай аңлыйм!) укый да укый. Бер кочак дәфтәр була. Арада авыру кешеләр дә бар бит. Чыгып керүчеләр дә була.
Сәдака тарату – хуҗаның эше. Укыган кешегә бирсә, шул җитә, дип уйлыйм. Хәер бирәсе килгән кеше мәчеткә бирсен. Хуҗа өстәлгә савыт куйсын да, бирәсе килгән кеше шунда салсын. Нигә аны алыштырырга?
Шуны да әйтәсем килә: берсеннән-берсе арттырып, табын әзерлиләр. Нигә кирәк шул кадәрле ризыкны исраф итәргә? Кеше өч көн ач торып килми бит. Аннары шунысы да бар, бай кешеләр кебек әзерли алмасаң, гайбәткә керүең көн кебек ачык. Андый хәлләр дә була. Бусы тагын нәрсә инде.
Тәнзилә ШАКИРОВА.
Азнакай районы.
Комментарии