Мансур хәзрәт: «СӨЙЛӘМИМ, ЭШЛИМ»

Казанда мәчет, мәдрәсә, хәләл кафе, кибет һәм башка төр мөселман инфраструктурасын үз эченә алган “Мәрҗани” комплексы бар. Бер яктан, ул заманчалыгы-төзеклеге белән ялтырап торса, икенче яктан, тарихи ядкарь булып шундук үзенә җәлеп итә, тормышының кайнап торган чагын искә төшерә. 15 ел элек бүгенге күренешне башыңа да китермәс идең. Юкка гына мәдәният министры Зилә Вәлиева: “Казанның бу өлешеннән курчак ясап куйдылар”, – дип әйтмәде.

Бу эшләрнең башында Казанның имам-мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт ҖӘЛӘЛЕТДИН торды. Совет чорында да эшен туктатмаган мәчеттә аның имам-хатыйб булып сайлануына 22 декабрьдә 15 ел тулды. Шул уңайдан без бүгенге “Мәрҗани” мәхәлләсе, аның үткәне һәм киләчәге хакында сөйләштек.

Мансур хәзрәт, бу зур эшкә керешү турында сөйләгез әле. Һәм шулай да нәрсәләр эшләргә өлгерә алмадым, ниләр тормышка ашмады дип уйлыйсыз?

– Кызык һәм катлаулы сорау. Ниләр эшли алмадым? Күрәсездер, беренче чиратта, без мәчетне төзекләндердек, аннан мәдрәсә торгыздык. Әгәр мәчет бар икән, аның янәшәсенә мәдрәсә кирәк. Чөнки башкача мәчетнең киләчәге юк, аңа халык йөрмәячәк. Хәләл ризык кибете, кафесы ачтым, махсус корбан чалу урыны, мөселман зираты, балаларга лагерь булдырдым. Хәзер бу турыда әйтүе җиңел, ә авырлыклар күп булды. Җир бирмәү, янгын сүндерү хезмәте, санэпидстанциянең төрле дәгъвалар белдерүе – берсе дә калмады. Мин шул чакта: “Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитмәгәндер”, – дип әйтә идем. Шулай да күп эшләр башкарылды. 1995 елда имам булып сайландым, 1998дә – инфраструктура булдыруга керештем. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, тоткарланса, Аллаһы Тәгалә тотып торадыр дип, үземдәге хата-кимчелекләрдән күрдем. Я берәр нәрсә дөрес эшләмәдем, я кирәкле эшне башкара алмадым, я вакытында сорый алмаганмындыр дип, нәтиҗәгә килә идем. “Элемтәдән, уттан, я газдан хезмәтебезне туктатабыз”, – дип тә килделәр. Кайвакыт бер тиен акча булмыйча, нишләргә белмәгән чаклар булды, хәтта газны да, утны да өзделәр. Кибет, кафе, мәдрәсәне яшәтергә кирәк, шуңа да үземә күрә бер бюджет кебек система булдырдым, һәрнәрсәгә вакытында акча түләнә, кыскасы, эшне тәртипкә керттем. Бүген минем кул астында 150ләп кеше эшли.

Хәзер Вознесение бистәсендә яңа комплекс төзи башладык, 29 апрельдә беренче бригада килде. Без ул бистәне үзебезчә Мигъраҗ дип йөртәбез. Арча, Мари Иленнән буралар алып кайттык һәм бер урам төзеп куйдык. Озынлыкка – 203 м, киңлеге – 54 м. Бер гектардан артык урын дигән сүз бит. Сүз уңаеннан, бу әле планга кермәгән иде. Анда тулы бер комплекс – мәчет, мәдрәсә, балалар йорты һәм тулай торак булачак. Бу үзенә күрә бер мәхәллә. Мәчетне Рамазан аенда ачтык, ифтар-тәравихны шунда үткәрдек, ә мәдрәсә Коръән хафизлар әзерләү белән шөгыльләнүче уку йорты булачак.

Ничек ирештегез моңа? Сез бай иганәчеләрне дә шундук табасыз, дәүләт ярдәменә дә ирешәсез. Ничек шулай уртак тел табасыз?

– Берәүләр гаҗәеп матур сөйли, эшләмәгән эшләрен дә: “Их, болай итәргә, балаларны шулай тәрбияләргә, лагерьлар төзергә, балалар бакчасы ачарга кирәк”, – дип тезеп китә. Халык моңа ышана да башлый. Үзләре бер мәдрәсә дә, бер мәчет тә ачканнары юк, балалар да укытмыйлар. Мин сөйләргә яратмыйм, әмма мәчетне менә дигән итеп төзекләндердек. Хөкүмәт белән, ничектер, уртак тел табып, янәшәдә урнашкан кешеләрне башка җиргә урнаштырып, ә ул урында комплексны киңәйтә алдык. Хәрабә биналарны сүтеп, кайберләрен төзекләндердек, нәтиҗәдә, Зилә Вәлиева әйтмешли, курчак ясадык. Татар бистәсенең башка урыннарын карасак, бер безнең квартал гына асыл сыйфатында сакланып калды. Мактанып әйтүем түгел, күпләр шулай бәяли. Башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәм. Җәй көне лагерьлар оештырырга кирәк дим, “Акча юк”, – диләр. Шулай да Казанның күп кенә мәчетендә җәйге лагерьлар эшләп килә. Балалар үз нәфесенә бирелмәсен өчен эшләнә бу. Чөнки күп яшьләр төрле компанияләргә ияреп бозыла, подъездларда эш юклыктан яман гадәтләргә өйрәнәләр. Без аларны аннан чыгарабыз. Мәчеткә килсеннәр, без бит аларны мәҗбүри сәҗдә кылдыртмыйбыз. Футбол уйныйлар, вакытында намаз укыйлар, ашарга утырганда әйтәсе бисмилланы, дога кылырга өйрәнәләр. Бабаларыбызга ихтирамлы булырга һәм башка тәрбия чараларына өйрәтәбез. Бүген мәчетләребез яшьләр белән тулган. Казандагы алтмышка якын теләсә кайсы мәчетне алыйк, күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Бу безнең нәтиҗә. Мин Аллаһы биргәнгә шөкер итәм.

– Сезнең кул астында 56 мәчет бар. Кайберләрендә төрле ят идеологик көчләр хөкем сөрә. “Ихлас”, “Әниләр” мәчете тирәсендә төрле сүзләр йөри. Бу яктан нинди эшләр башкарыла?

– Аена бер тапкыр мәчетләре имамнары белән очрашабыз, шулай ук өстәмә рәсми булмаган җыелыш үткәрәбез. Яшь имамнар белән дә аерым очрашулар уздырам. “Ихлас” мәчетен аеруча тәнкыйтьләделәр. Без аларның киңәшмәләренә килдек, халык белән сөйләштек, аңлаштык, ә имамны эшеннән алдык. Анда хәзер мәхәллә Әхмәт хәзрәтне сайлады, эшне тәртипкә салдык. Кызганыч, “Әниләр” мәчетендә дә проблемалар бар. Без ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин белән дә сөйләштек. “Җыелыш үткәреп, беркетмә язып китерегез”, – дидем. “Әниләр” мәчете ул – РИУ мәхәлләсе, чөнки анда төп халыкны шәкертләр тәшкил итә. Без мәхәлләне тыңлыйбыз.

– Татар пансионаты ачасыгыз килмиме?

– Хәзер юк, ләкин бик теләгән идем. Ул бүген кирәк чөнки. Вакытында белән әле премьер-министр чагында ук сөйләштем. “Безгә Төркиядәге сыман татар пансионаты кирәк, оештырырга теләгем бар”, – дидем. Чөнки бүген яшьләр авылдан шәһәргә күп килә. Мисал өчен, намазлы кыз яки егет Казанга укырга керә, тулай торакка урнаша. Ярты елдан соң бу кыз яки егет ислам кыйммәтләрен оныта башлый. Чөнки тулай торакта төрле яшьләр бар, сыра эчәләр, тәмәкесен тарталар. Күршесе төрле бозыклыкка чакыра торса, кеше бу мохиткә бирелә дә башларга мөмкин. Мәктәпне тәмамлаган егет әле камыр шикелле генә була, аннан нишлисең килсә, шуны эшләргә була. Шуңа да әгәр егет мәктәптән соң шундук укырга чит илгә китә икән, ул бөтенләй башка рәвешкә кереп кайта. Нәтиҗәдә, безнең мәдәниятебезне дә, гореф-гадәтләребезне инкарь итәргә алына. Нәкъ шулай ук авылдан килгән егет-кыз да шәһәрдә үзгәрә башлый. Әгәр без пансионат оештырсак та, ул кеше берәр университетта рәсми укыячак, ә бездә яшәячәк кенә. Без көненә сәгать ярым дәрес бирәчәкбез. Ул үз дәресләрен әзерләячәк, аңа комачауламыйбыз. Әмма ул бездә яши, бездә намаз укый, уразасын да тота, шул ук вакытта ислам нигезләрен дә үзләштерә. Ул кешедән бары шундый шартлар таләп ителә, барысы да бушлай оештырыла. Мин мәдрәсә тотам, анда 70 шәкерт укый, көненә дүрт тапкыр ашатам, биредә яшәтәм, барысы да бушка, укысыннар гына. Пансионат буенча кеше уку йортын бетерүгә, үз киләчәген үзе төзи, тормышта ул үз юлын таба. Ягъни пансионатта без аның әти-әнисе биргән тәрбиясен дәвам гына иттерәбез. Ләкин бу проект тормышка ашмый калды.

Бүген безнең проблема – мөселман балалар бакчасы булмау. Рәсми булмаганнары бераз бар. Ә рәсмиләре юк.

Сез төзекләндерү эшләре турында сөйләп, аларның 90нчы елларда проблема буларак калкып чыгуын әйттегез. Чыннан да, 15-20 ел элек безнең төп проблемабыз мөселман инфраструктурасын булдыру булса, хәзер мөселманнарның эчке халәте төп проблемаларның берсенә әверелде.

– Төп проблема – яшьләрнең төрле агымнарга кереп китүе. Секталар белән көрәшәләр, ә менә ислам битлегендә яшеренгән агымнар, бедуин динен алып, гарәп гореф-гадәтләренә буйсынып, егетләребез әти-әнисеннән ваз кичә. Аларның яшәүләрен дөрес түгел дип бәян итәләр, әти-әнине хөрмәт итмиләр, бу динмени инде? Үлгәннәрнең каберен дә белмиләр, шул дин буламы? Ваһһабилар, үзләрен “сәләфиләр” дип йөртүче агым – чишелмәгән төп проблема.

Имамнар бүген күбрәк эшләргә тиеш. Вәгазьләрен сөйләсеннәр, нәрсәнең дөрес, начар икәнен аңлатсыннар. Казанда бу яктан әле ныграк торалар, бабайлар яшьләрнең ят гадәтләр белән йөрүләренә каршы килә. Ә менә кайбер мәчетләребездә, аерым алганда, күбрәк Кама аръягында бу проблема тагын да көчле. Башка проблема юк диярлек. Чөнки динара татулык бар, элемтә дөрес, бездә Кавказ проблемасы кабатлана алмаячак, чөнки халкыбыз менталитеты андый түгел.

– Юбилеегыз котлы булсын, киләчәктә дә өммәт юлында хәерле гамәлләр кылырга язсын!

Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии