- 05.12.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Үлгән кешене яру шәригать буенча гөнаһ санала. Халык ярдыруга кагылышлы кануннарның кырыслануыннан зарлана. Нигә картаюы җитеп яки авырып бакыйлыкка күчүчеләрне, үлемендә криминал булмавы ап-ачык күренеп торганда да, ярдырырга мәҗбүр итәләр икән? Мәет ярдыруны бизнеска әйләндереп бетерделәр бит инде, дигәнне еш ишетергә туры килә. Шуңа да үлгән кешеләрне яру эшләрен бераз чикләү мөһим.
2020нче ел өчен чыгарылган «Татар-мөселман календаре»ндә Фәния Арсланованың «Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә ирек бирсеннәр иде» дигән язмасы мине дә битараф калдырмады. Анда ул үлгән кешене җирләү хакында ачыклык керткән.
Элек участок табибы биргән язу буенча рәсмиләштерү таныклыгын ритуал хезмәттә бик тиз ала идек. Ә хәзер кайчакта бары ярдыру өчен генә дә берничә көн вакыт үтә. Автор бик дөрес яза, мондый проблема белән теләсә кем очрашырга мөмкин.
Дөньялар үзгәрде. Русия Федерациясенең «Халык сәламәтлеген саклау турында»гы 323нче Законында бу мәсьәләдә ньюанслар байтак. Ниндидер шик, судка барып җитәрлек криминал хәлләр булганда, үлемнең сәбәбен ачыклау өчен, чыннан да ярмыйча ярамый. Әгәр дә кеше үлгәннән соң ярдырмауны сорап, үз кулы белән язылган гаризаны нотариуста раслатып, амбулатор картасына керттереп калдырган була икән, аны ярмыйча җирләргә рөхсәт ителә. Хәтта яшьләр дә үзләре үлгәннән соң ярдырмауны сорап, махсус бланкка гариза яза ала. Ул кешеләрнең ниндидер чир белән авырганнарын участок табибы белеп торганга күрә, үлем турындагы белешмәне дә шул табиб бирә. Өендә үлсә, участок инспекторы да килеп карый. Андый кешене беркем дә мәҗбүри ярдырырга тиеш түгел. 75 яшьтән узгач, үлемнең сәбәбе картлык дип саналганга күрә, андый кешеләрне дә ярмыйлар. Иң мөһиме: мәрхүмнең туганнарына ярмау турында сорап язган гаризага карата баш табиб карарын кулыгызга алырга тырышу. Бу таләп 70тән алып 75 яшь арасындагы кешеләргә дә кагыла. Телдән генә ярдырмау турында үтенү нәтиҗәсез булырга мөмкин.
Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче Аксакаллар шурасы бу мәсьәләнең үтәлешен тикшереп тора. Кыенлыклар туганда нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесенә яки сәркатибенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефоннары: 8 (843) 237-94-53; 8 (843) 505-07-00.
Самат РИЗВАНОВ,
Чирмешән районы, Утыз Имән авылы
Комментарии