«Эчкән кешенең 40 көн намазы кабул булмый»

«Эчкән кешенең 40 көн намазы кабул булмый»

«Аны куллансаң, проблемаларың да онытыла, кәеф тә күтәрелә». Исерткеч эчемлекләр куллану турында шулай дип сөйләргә ярата халык. Ә асылда, киресенчә: кешенең тормышы түбән тәгәри, туры юлында кыялар калкып чыга. Ислам динендә «шайтан суы»на караш турында «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

– Ислам динендә Аллаһ Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыелган нәрсәләрнең берсе – исертә торган эчемлекләр куллану. Аракымы, шәрабмы – кешене исертә торган һәрнәрсә Ислам динендә хәрәм кылынган, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в): «Кешене исертә торган һәрнәрсә хәрәмдер», – дигән.

– Эчкечелек – зур чир. Ул каян килеп чыккан?

– Әйе, бу гөнаһлы чир. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә дә аны чир дип атаган. Әлеге авырудан дәваланырга кирәк. Ул шайтаннан килә. Юкка гына шайтан суы дип атамыйлар. Шайтан шул агуы белән кешене эчәргә кыстый, акылын югалттыра, нәтиҗәдә, үзе белән җәһәннәмгә алып бара. Коръәндә Аллаһ Тәгалә: «Боларда зур гөнаһлар һәм дә кешеләр өчен кайбер файдалар бар. Ләкин гөнаһлары файдасыннан зуррак», – дигән.

– Хәмер эчкән кешенең намазы кырык көн кабул булмыймы?

– Әйе. Табиблар да, галимнәр дә каныбыздан спиртның чыгып бетүе өчен кырык көн кирәк булуын дәлилләгән. Хәмер куллану, эчкечелек – динебездә катгый тыелган әйбер. Аллаһ Тәгалә Коръән китабын иңдергәч, хәмер мәсьәләсен дә караган. Хәмер дигән нәрсә гарәпләрдән чыккан. Диндә бу мәсьәләгә кагылышлы өч аять алышынган. Баштарак анда: «Шундый кыяфәттә намазга басмагыз», – диелгән була. Аннары аны алыштырган икенче бер аятьтә: «Хәмернең файдасына караганда зыяны күбрәк», – диелә. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән өченче аятьтә исә Аллаһы Тәгалә: «Хәмер безгә күп күләмдә дә, аз күләмдә дә – гөнаһ», – дигән. Эчкечелек юлына басып, шушы гөнаһны кылган кеше тәүбә итәргә тиеш.

– Мөселман кешесенә хәмер булган табын артында утырырга ярыймы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше (үзе эчмәсә дә) хәмер булган табынга утырмасын», – дигән. Мөселман кешесенә хәмерле мәҗлесләрдә катнашмау хәерле. Әгәр туган-тумачалар, дуслар, күрше-күләннәр шундый мәҗлескә чакырсалар, аларның күңелләрен төшермәс өчен, бер бүләк әзерләп, чакырылган җиргә барырга мөмкин. Мәҗлеснең хуҗасына бүләкне биреп, изге теләкләр теләп, аның өчен дога кылып, кайтып китәргә кирәк.

– Сихер, бозым аша да кешене сәрхушкә әверелдереп буламы?

– Була. Шулай ук көнче, начар күңелле кеше кулыннан эчкән аракы да хәмергә бәйлелек тудыра ала. Кем белән, кем кулыннан эчүнең дә тәэсире зур.

– Кеше исерек килеш үлеп китсә, ул үз-үзенә кул салучы кебек буламы?

– Хәнәфи мәзхәбе буенча, мәет юыла, җеназа укыла, җеназаны имам кеше укымый. Әлеге вазифаны башка бер кеше башкара. Имам моны башкаларга сабак булсын өчен, тәрбияви максаттан шулай эшли.

– Ни өчен безнең илдә эчүчеләр саны арта бара?

– Кешеләрнең көнчелеге, тәкәбберлеге аркасында. Гади генә әдәп кагыйдәләрен үтәмәү җәмгыятьтәге яман күренешләргә, шул ук вакытта эчүчелеккә этәрә. Гайбәт сатабыз, шул кешенең баласы эчә, дип сөйләшергә яратабыз. Аллаһы Тәгалә шул ук хәлләрне үзебезгә татырга бирә. Иманнан ерак булуыбыз да, шайтанны безгә якынайта.

– Күп кенә гаиләләрнең таркалуына да нәкъ шушы эчкечелек сәбәпче була...

– Эчкече белән яшәү – зур сынау ул. Ир-атның авызына бер тамчы исерткеч эчемлек керсә, ул гел аның белән мавыга башлый. Исергәч, хатынына, балаларына, әнисенә дә кул күтәрә, үзенең ни эшләгәнен аңламый. Шуңа күрә эчкече белән яшәгән кешегә Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен. Нинди генә кайгы килсә дә, адәм баласы бу дөньяда бер ялгызы гына түгеллеген аңларга тиеш. Ата-анабыз, якыннарыбыз, мәчетләребез бар. Шуңа күрә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән: «Якынымны шушы чирдән азат кыл», – дип сорарга кирәк. Бала һәркемгә кадерле. Әмма баласы эчкечелек юлына баскан очракта ата-ана да шелтәләп, вәгазь укып, аны дөрес юлга кертеп җибәрергә тырышсын иде. Юкса, күп кенә каенаналар мондый чакта киленнәрен гаепли. Барың да бер сүздә, бердәм булганда гына кыек юлга кереп киткән кешегә ярдәм итәргә мөмкин.

– Эчүчелектән дәвалауда нинди ысуллар отышлы?

– Иң отышлысы – кешенең барысын да төптән аңлавы, тәүбәгә килеп, үзен рухи яктан чистартуыдыр. Үткәннәрдәге авыр күңел бәйлелегеннән котылу, рәнҗеш-каргышлардан арыну, аларны үзеңнән бөтенләйгә җибәрү бик күп проблемаларны хәл итә. Берәүләргә бер тапкыр кодлаштыру да җитә. Ә икенчеләре әллә ничә тапкыр әллә нинди чараларга риза булып барсалар да, сихәтен таба алмый, киресенчә, тагын да холыксызланыбрак эчә башлыйлар. Кемнәрдер үләннәрдән, ач торудан, башка төрле халык медицинасыннан дәва таба.

РИВАЯТЬ

Диндар бер егетне шайтан ничек кенә азындырырга теләсә дә, берничек тә булдыра алмагач, кеше сурәтенә кереп, бозыклык белән көн күрүче бер карт хатынга мөрәҗәгать итеп:

– Әй, хатын, әгәр дә егетне юлдан яздырырга ярдәм итсәң, сине дөньяда иң бай хатыннарның берсе итәр идем, – дип әйтә.

– Диндарларны аздыру – минем яраткан эшем, – дип җавап кайтара хатын.

Әлеге карт хатынның яшь кызы һәм берничә айлык оныгы була. Шулай итеп, егет мәчеткә барган вакытта, әлеге хатын кычкырып, күз яшьләрен агызып, егетнең каршына килеп чыга һәм:

– Ярдәм ит! – ди.

– Әй, хөрмәтле карчык, сөйләгез, ни булды сезгә? – дип сорый егет.

Әлеге карт хатын үзенең зарын сөйли башлый:

– Минем кызым һәм оныгым бик авыр хәлдә, ярдәмгә мохтаҗ, – ди.

Егет хатынның өенә кереп киткәч, хатын ишекне бикләп куя. Теге егет яшь кыз һәм бала белән бүлмәдә бикләнеп кала.

Карт хатын, ишекнең икенче ягыннан аңа эндәшеп:

– Әй, егет, әгәр дә син өч гөнаһның берсен эшләмәсәң, урамга чыгып: «Кызымны көчләде», – дип барысына да хәбәр итәчәкмен. Сине үтерәчәкләр. Беренче гөнаһ – кызым белән зина кылу, икенчесе – бишектәге баланы үтерү, өченчесе – өстәлдәге аракыны эчү, – ди.

Егет үзенчә: «Зина – зур гөнаһ, аны эшләүдән куркам. Гаепсез баланы үтерү – тагын да зур гөнаһ, аны һич тә эшләмәячәкмен. Аракы эчү – ул кадәр үк гөнаһлы эш түгел», – дип уйлап, аракы эчәргә карар кыла. Бер касә артыннан икенчесен, өченчесен эчә һәм исерә. Исергәч, зина да кыла, бишектәге баланы да үтерә. Карт хатын авылга бу хәбәрләрне җиткерә. Авыл халкы егетне үтерә. Бу эшне башкаргач, шайтан карт хатынга күп итеп рәхмәтләр әйтә.

(Әлеге риваять Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның «Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан алынды)

 

Квас һәм кымыз эчү гөнаһмы?

– Мөселман кешесенә исерткеч эчемлекләр кулланырга ярамаганлыгын беләбез. Ә менә квас һәм кымыз эчү гөнаһмы?

Рәшит БАКИРОВ,

Казан шәһәре

Соравыгызны Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинга юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Исерткеч эчемлекләр куллану – хәрәм. Бу хакта «Маидә» сүрәсенең 90нчы аятендә әйтелгән: «Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр – хәрәм, шайтан шөгыленнән булган пычрак, нәҗес эшләрдер. Шул эшләрдән читләшегез, бәлки котылырсыз (бәхетле булырсыз)». Ислам динендә исерткеч эчемлекләргә аракы, сыра, шампан шәрабе, ром, коньяк кебек эчемлекләр керә. Боларны куллану Ислам динендә катгый тыелган. Аларны хәләл дип эчкән кеше кяфер була, ә гөнаһ икәнен белә торып та, нәфесен тыя алмыйча кулланган кеше зур гөнаһлы була.

Ислам динендә аларны эчү генә түгел, сату да рөхсәт гамәлләрдән түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ Тәгалә исерткеч эчемлекне, аны эчүчене, эчертүчене, сатучыны, сатып алучыны, эшләүчене, эшләтүчене, алып килүче һәм алып килдертүче бар кешене дә ләгънәт кылды», – дигән. Кеше ясый торган эчемлекләр арасында исертмәүче, ләкин ясалу вакытында спирт бүленеп чыгучы эчемлекләр бар. Квас, кефир, кымыз – шушы исемлектә. Алар составында 0,4-0,5 процент спирт булырга мөмкин.

Квасның ясалу рәвешенә күз салсак, бу эчемлек кефир шикелле әчкелтем-сөтле һәм спиртлы әчү нәтиҗәсендә ясала. Анда әчкелтем-сөтле әчү процессы икенчесенә караганда көчлерәк. Ә кымызда киресенчә. Шуңа күрә кымыз, составы буенча, исерткеч эчемлекләргә якынрак. Әмма Пәйгамбәребезнең хәдисендә: «Исерткечнең әз булганы да хәрам», – диелгән. Шуңа күрә мондый эчемлекләрдән ераграк торсак иде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии