Ялган хакка әйләнә

Гадәти җомга иде бу. Шуңа карамастан исемдә нык уелып калды. Минем белән булган сөйләшүдән соң, ул апа берара күренми торды. 2-3 атна үткәч, берничә тапкыр күзгә чалынды тагын. Әллә мине оныткан, әллә әйткәннәрем “ике ятып бер төшенә кермәгән” – берни булмагандай, башкаларга эндәшкән кебек үк миңа да кулын сузып калды ул: “Балама операция ясыйсы бар, ярдәм кирәк…”

Сәдака сораучыларга битараф түгеллегем билгеле. Гадәттә, “ нуры” мәчете каршында кап-кара нарасыен кочаклап әниләр утыра. Ә зуррак балалары сиңа өстерәлеп, кесәңә үк кереп, “Сәдака”, – дип такмаклап артыңнан йөгерә. Ә безнең халык башка мәчетләр каршында еш очраса да, никтер, монда юк. Ләкин бу җомга көн искәрмә булды, ахры.

Бер апа: “Балага операциягә ярдәм итегез!” – дип, мәчеткә килүче һәркемгә гозерен җиткерә. Намаз укырга вакыт җиткәнлектән, озаклап сөйләшергә вакытым юк иде, соңрак сорашырмын дип эчкә уздым. Аллаһының рәхмәте, чыкканда да тора иде әлеге ханым. Янында бер бала да бар. Ә халаты кесәсеннән җыелган унлыклар күренеп тора. Операциягә унлыклар белән генә барып булмый бит инде. Бәлкем, газетабызга язарбыз, ярдәм итә алучылар да табылыр дип, ихлас күңел белән сүз каттым.

– Сезне ничек табарга була?

– Нигә?

– Проблемагыз турында сөйләшергә.

– Сез кем?

– Журналист, бәлкем зуррак ярдәм итә алучыны табып бирә алырмын. Телефоныгызны бирегез, – дидем дә кесә телефонына язарга әзерләндем.

– Безнең телефон юк.

– Алайса, сезне ничек табарга соң?

– Нигә кирәк ул?

– Соң сезгә ярдәм кирәк түгелмени?

– Кирәк.

– Димәк, сез алдап җыясыз хәерне. Болай ярамый бит.

– Юк, мин алдамыйм…

Апаның каушавы йөзенә чыкты.

– Ни эшләвегез үз намусыгызда, болай ярамый, гөнаһ кыласыз бит, – дип китеп бардым.

Дөньяда бала белән шаярырга ярамаганлыкны үз тормышымда кичердем. Эштә, ни сәбәптәндер, сорап китәргә кирәк иде. Әмма беренче телгә килгән һәм иң ышандырырлык ялганны җиткердем. “Бала авырый”, – дидем. Эштән китә алдым, әмма балам чынлап авырып китте, кайтышыма югары температура белән ята иде. Иртән генә уйнап озатып калды югыйсә…

Бу имансызлык чоры иде. Әле иманның кайдадыр барлыгын чамалап кына ятыш. Миңа сабак булды бу. Кайберәүләр баласы белән ант итә. Әле бу гына түгел, Аллам белән ант итәм дип тә куя. “Ипи белән ант итәм, ипи валчыгын күрмим”, – диючеләр дә җитәрлек. Тормышыбыз тоташ ялганнан тора. Бүген хак булып тоелган гамәл чынлыкта хәрам булып чыгарга мөмкин. Ул чагында “ипи валчыгын күрмим”, дию тормышка ашмасын тагын. Дини күзлектән чыгып та бәяләп була бу гамәлне: ә бәлкем, фәрештәләр синең “ипи валчыгын күрмим” я “балам артык”, дигән сүзләреңне генә ишетер…

Ихлас булыйк гамәлләребездә. Әгәр ялган эш икән ул, һичьюгы, тыелып кала белик. Теге ханым да, бәлкем, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗдыр. Алайса нигә яшерә ул, сөйләшүдән ник кача?! Хәер, ул аның үз эше. Һәркайсыбыз гамәлләребез өчен үзе җавап тотасы. Авыр хәлләргә калдырмасак иде үзебезне. Мин беләм, шикләнү, дәлилсез гаепләү дә – гөнаһ. Шуңа тәүбә итәм. Әгәр мин хаксыз, теге апага нахак такканмын икән, кичер Аллам. Аңа ярдәм ит! Күңелләребезне агартырга юл күрсәт, пакьлә!

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Изгелектә ярышырбыз!

Телевизорны гына ачып карагыз: бүген адәм баласын төрле-төрле ярышка тартырга тырышалар. Кем ераграк сикерер, кем яхшырак җырлап-биеп күрсәтер, кем остарак мәзәк, гайбәт сөйләр, кем мәкерлерәк хыянәт итәр… Гади халык исә берсеннән-берсе уздырып өй зиннәтли, кием арттыра, үзен күрсәтергә, күбрәк акча туздырып, зуррак бәйрәм үткәрергә тырыша. Бер сүз белән әйткәндә, тормышыбыз ярыштан гыйбарәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам вакытында да кешеләр бер-берсе белән ярышкан. Әмма ярыш мәсьәләсе башкачарак булган. Сәхабәләр күбрәк яхшылык эшләргә тырышкан. Мөселманнар ниндидер бер гамәл кылыр алдыннан, ничек эшләсәм, кешеләр өчен файдалы булыр икән дип уйланган.

Аллаһыга мең шөкер, Татарстаныбызда дин кардәшләребез яхшы эшләр кылуда ярыша башлады. Ураза аенда мөселманнар ифтар мәҗлесләре оештыра, Корбан гаетендә корбан чалырга ашыга. Аның итен фәкыйрьләргә тарата, мохтаҗларга сәдака өләшә.

Төрле сәбәпләр буенча аш мәҗлесе оештыру – яхшы бер гадәт. Халкыбыз бик юмарт: бер-ике сәгать буе ашата-эчертә, сәдака өләшә, аның өстенә, күчтәнәчкә бәлеш-гөбәдиясен тутырып җибәрә.

Хәер бирү, ягъни сәдака өләшү Аллаһы каршында сөекле гамәлләрдән санала. Ләкин, кызганычка, “сәдака”, “хәер” сүзләрен күп кеше әле дөрес аңлап җиткерми. Берәр абыйсы я апасыннан: “Сәдака бирәсезме?” – дип сорасаң, алар: “Әйе, мәчеткә акча салам, хәер өләшәм”, – дияр. Ә бит “сәдака” сүзенең мәгънәсе бик киң.

“Сәдака” – хәерле бер эш, изгелек дигәнне аңлата. Ягъни без бер яхшы гамәл кылсак, сәдака биргән булабыз. Аның өчен безгә Аллаһы әҗер-савап бирә. Әти-әнигә итагать – сәдака. Кардәшеңә елмаю – сәдака. Мәчетләргә барып акча салу – сәдака. Инвалид кешегә булышу – сәдака. Урамдагы хуҗасыз эт-песигә ризык бирү – сәдака. Кышкы суыкта кошларга җим сибү – сәдака. Ашарына булмаган күрше пенсионер әбигә ипи, сөт кертү – сәдака. “Изгелек кылуда ярышыгыз”, – дигән сүзләр шул киң мәгънәне күзаллап әйтелгән дә инде.

Сәдака Аллаһы тарафыннан кабул ителсен дисәгез, шуңа игътибар итәргә кирәк: бирәчәк әйбергә ала торган кеше чын-чынлап мохтаҗ булсын. Әгәр шулай икән, иншалла, кабул булыр. Түбәндә мисаллар белән аңлатыйк.

Беренче мисал. Аш. Чакырылган кунаклар – мәхәлләнең фәкыйрь яши торган кешеләре. Аш тәмамлангач, бер-ике бай аларга сәдака өләшеп чыга. Бу сәдакамы? Сәдака, иншалла.

Икенче мисал. Аш. Чакырылган кунаклар – урта хәлле яки бай кешеләр. Аш тәмамлангач, һәрберсе бер-берсенә акча бирешә. Бу сәдакамы? Әлбәттә, юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Ашарга бер көнлек ризыгың бар икән, сәдака алудан туктап тор”, – дигән. Мондый ашларда бер кесәдән икенчесенә акча алыштырганчы, хәерне бер җиргә туплап, чын-чынлап фәкыйрьлектән иза чиккән кешегә тапшырсалар, хәерле булыр иде. Игътибар итсәң, һәр авылда, һәр 9 катлы йортта мохтаҗрак яши торган булмый калмый. Андый кеше таба алмасалар, мәчеткә тапшырсалар да хәерле.

Хөрмәтле дин кардәшләребез. Сәдака Аллаһы каршында бик күркәм гамәлләрдән санала. Сәдака бирик, туганнарыбызны, дусларыбызны да шуңа өндик. Акчага мохтаҗ кешегә акчалата бирик. Күңеле борчу белән тулган кардәшебезгә киңәш белән, гарип кешегә гамәл белән ярдәм итик. Гомумән, яхшылыкны күбрәк эшлик, Аллаһы Тәгалә сәдаканы күп итеп бирүчеләр рәтенә язып куяр, иншалла. Изгелектә ярышыйк, кардәшләр, финишта – җәннәт!

Илназ СӘРВӘР

Комментарии