«Спорт белән шөгыльләнү дингә зыян китерми»

«Спорт белән шөгыльләнү дингә зыян китерми»

Сәламәтлегенә игътибарын арттыручылар ишәя. Моның өчен берәүләр дару ашаса, икенчеләр физик актив тормышны гадәткә кертә. Спорт физик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия дә бирә, диләр. Ә Ислам дине спортка нинди карашта? Исламда тыелган спорт төрләре бармы? Шул сорауларга җавап эзләп, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.
– Хәзрәт, мөселманнарга спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы?
– Динебездә спорт белән шөгыльләнү хуплана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә спортны яраткан. Йөзү, атта йөрүне һәркем белергә тиеш, дигән. Шундый хәдис тә бар: «Көчле мөселман Аллаһ Тәгаләгә хәлсез мөселманнан якынрак». Спортның кайбер төрләре белән шөгыльләнү – сөннәт тә. Әгәр дә спорт белән шөгыльләнүче намазын укып, уразаларын тота икән, хәрамнән тыелып, хәләл гамәл үти икән, шәригать кануннарыннан чыкмаган профессиональ спорт белән шөгыльләнүе берничек тә Ислам диненә каршы килә алмый. Спорт чаралары – яшь мөселманнар, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы да.
– Фитнес, спорт залларында ир-артларга һәм хатын-кызларга бергә шөгыльләнергә ярыймы? 
– Ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым шөгыльләнсә яхшырак. Ир кеше күзләрен башка гүзәл затларга караудан сакларга тиеш. Фитнес вакытында хатын-кызлар да яулыксыз, гаурәтләре капланмаган була. Шуңа күрә тренер да, шөгыльләнә торган заллар да аерым булса хәерлерәк. 
– Ата-ана баласын профессиональ спортчы итәргә теләсә, төрле каршылыклар туарга мөмкин. Мәсәлән, Рамазан аенда ураза тоту белән беррәттән шөгыльләнергә дә кирәк, яисә намаз вакыты белән ярыш вакыты туры килергә мөмкин. Мондый ата-аналарга нинди киңәшләр бирерсез?
– Беркайчан да дин һәм дөньяви һөнәр, дөньяви гыйлем алу бер-берсенә каршылык тудырмый, фәкать кеше вакыт һәм һөнәр белән дөрес кулланмау сәбәпле генә менә шундый каршылыклар туа. Гәрәп илләрендә балалар намазлы да, шул ук вакытта күнегүләргә дә йөриләр, спорт белән дә шөгыльләнәләр. Беркайчан да аларның бу юнәлештә каршылык тудырганнары юк. Мәсәлән, «Рубин» футбол клубының элеккеге уенчысы Гекдениз Карадениз күнегүләрдә йөкләнешне киметеп, Рамазан аенда уразалы килеш футбол уйнады.
Шуңа күрә, ата-ана иң беренче чиратта үз баласының организмын яхшы белергә тиеш. Бу хакта тренер белән сөйләшсен. Спорт белән шөгыльләнү дингә зыян китерми, киресенчә файда гына бирә, чөнки сәламәт кешенең гыйбадәте дә сәламәт. 
– Мөселманга кайсы спорт төрләре белән шөгыльләнү хәерлерәк булыр?
– Йөзү, атта йөрү, җәядән ату кебек спорт төрләре. Милләтебезгә хас милли спорт төрләре бар. Алар белән шөгыльләнү безнең өчен хәерле һәм бәрәкәтле булыр. Күп кенә дин әһелләребезнең дә үзләренең яраткан спорт төрләре бар. Күренекле шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗанинең дә шундый үз иткән спорт төре булган.
– Динле, иманлы булуның спортчыга тагын нинди ярдәме бар?
– Әгәр дә спортчы Аллаһка табына икән, бу кеше өчен карьера, медаль, гонорар табыну максаты булмый. Ул фәкать Аллаһ Тәгаләгә генә гыйбадәт кылып, шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнә. Әгәр дә кеше карьерага гына табынып, шуннан гына бәхет таба икән, ул мөселман түгел. Мәсәлән, күп кенә гади көче-куәте булган егет-кызлар да зур чемпионатларга үтә алмыйлар. Шушы лаеклы кешеләр урынына карьерага, малга табынучылар уза. Ә мөселман спортчысы алдаламый, хөкемдарлар белән сатулашып түгел, ә дөрес уен алып бару ягында. Көрәш булсынмы, футболмы, яки башка спорт төреме, ул һәрвакыт гаделлек ягында. 
– Мөселманнар өчен шахмат һәм шашка уйнау хәрәм, диләр. Бу дөресме?
– Шашка турында төгәл генә әйтеп булмый. Ә шахматка килгәндә, Әбү Хәнифә мәзхәбенең «Хидая» китабында ул мәкрүһ гамәл дип килә, ягъни шахмат уйнамау хәерле. Бу вакытны заяга уздырмау ниятеннән тыелган булырга тиеш. 
– Ә бокска дин ничек карый?
– Көндәшеңнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган спорт төрләре диндә тыела. Бигрәк тә бокс. Анда спортчылар бер-берләренең башына да, йөзенә дә суга. Дин исә тән өчен файдалы булганны гына рөхсәт итә, ә зыян китерүне тыя. Үзең өчен генә хобби буларак бокс тыелмый. Ягъни йодрык белән кешегә түгел, махсус капчыкка сугып шөгыльләнергә ярый.
– Ә ат чабышында катнашуга дин нинди мөнәсәбәттә?
– Аллаһ Тәгалә Коръәннең «Нәхел» сүрәсендә: «Атланып йөрер өчен, мәртәбәләр өчен атларны, качырларны, ишәкләрне, йөк ташый торган хайваннарны яралттык. Сез әлегә белмәгән башка бик күп нәрсәләрне яралтабыз», – дигән. Димәк, кешеләргә алардан файдалану тыелмаган. Ат чабышлары да искәрмә түгел. 
– Бүгенге спорт уеннары гаделме?
– Халык бүген спортның ялган уенга әйләнеп баруын күрә. Шуңа күрә бүген спортка карата тискәре фикерләр яши. «Бу уен сөйләшенгән, бу ярышка барасыбыз килми», диләр. Шиһабетдин Мәрҗани вакытында көрәшчеләр кием белән көрәшкәннәр. Абсолют батырга көрәшкәндә генә билгә хәтле чишенә торган булганнар, ягъни «чиста, гадел булсын». Шуңа күрә спортта бүген гаделлек кирәк. Тормышта дин ничек итеп чисталыкка, хакыйкатькә алып бара, кайбер җитешсезлекләрне төзәтә, спортта да шушындый дөреслеккә өйрәтә. Ярышларның тиешле канун буенча үткәрелүе өчен, спортчының, тренерның, хөкемдарның динле булуы моңа бик нык ярдәм итә һәм бу спортка бик зур файда китерә.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии