Изге Болгар җиренә сәяхәт

Татар җирендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Татарстанда рәсми рәвештә зурлап үткәрелде. 20нче май, җомга көнне Җәмигъ мәчете салынасы урында истәлекле таш кую белән башланып китте ул. Чит илләрдән һәм Русиядәге төбәкләрдән килгән дин әһелләре үзләре генә дә мең кешедән артып киткән диделәр. Мәчет салынасы урында намаз укыганнан соң, җитәкчеләрнең һәм дин әһелләренең чыгышларын тыңлау күңелле булды.

21нче май, шимбә көнне Миргазиян мәчете һәм Татарстан Аксакаллар Шурасы җитәкчелеге тарафыннан оештырылган төркем белән Болгарда үткәрелгән чараларны карап кайттык. Җилле, суык көн булуга карамастан, аз гына явып киткән бозлы яңгыр да бәйрәм ямен җибәрерлек булмады үзе. 20 меңнән артыграк кеше килгән иде, диделәр. Бәйрәм чараларын җиренә җиткереп оештырган кешеләргә һәм автобуслар биргән оешмаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Бу бәйрәмне беренчеләрдән булып, Чаллы халкын берничә автобус белән Болгарга алып килүне бертуган Рафис һәм Нәфис Кашаповлар башлап җибәрде дип хәтерли идем. Ул турыда сүз булмады. Тәлгать хәзрәт Гайнетдин башлап җибәрде, дип сөйләделәр.

Бу бәйрәмнең аерым бер үзенчәлеген искә аласым килә. Русиядәге иң зур саналган татар авылларының берсе – Чувашстандагы данлыклы Шыгырдан авылы бар. Тәмле исләр килеп тора, монда нәрсә икән, дип барып карасак, Шыгырдан авылы җитәкчелеге тарафыннан оештырылган кулинария зонасы булып чыкты. Бер рәткә тезелеп киткән унлап казанда аш һәм пылау пешереп, килгән кунакларны сыйлап җибәрәләр иде. Түбә астына урнаштырылган озын өстәлләрдә Татар конгрессы биргән талоннар нигезендә сыйлыйлар дип аңладым. Шундый өстәлләрнең берсенә утыртып безне дә сыйладылар. Аш белән пылау янына өстәлләрдә җиләк-җимеш, яшелчә, башка төрле тәм-томнар да өелеп тора иде. Ягымлы, чибәр ханымнар килгән кунакларны йөгерә-йөгерә сыйлый. Алар килгән кунакларны шулай ел саен сыйлап җибәрә икән. Аларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәм. Шыгырдан авылыннан «Безнең гәҗит»не алдырып укучылар булыр дип уйлыйм.

Яныбызга бер ир-ат килеп, менә бу өстәл янына утырышыгыз, дип чакыра башлагач, мин аны шушы зонаның җитәкчесеме дисәм, ул аның урынбасары Илнар Әхмәтов булып чыкты.

Шыгырдан авылы турында газеталардан укып, телевизордан күреп торабыз. Татар иленнән читтә булуларына карамастан, аларның көчле рухына без сокланабыз. Авылның төзеклеген, андагы берсеннән берсе матуррак йортларны күреп, милләттәшләребезнең тормышларына куанабыз.

Бу бәйрәмнең озын гомерле булуын, һәр елны үткәрелүен дә телибез.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии