Аллаһка Ходай дип мөрәҗәгать итәргә ярыймы?

Аллаһка Ходай дип мөрәҗәгать итәргә ярыймы?

Узган атнада редакциягә бер шалтырату килеп иреште. «Мин шактый өлкән яшьтәге кеше, 70тән уздым инде. Без телевизордан бары тик бер канал – «ТНВ»ны карыйбыз. Анда кызыклы фильмнар куялар. Үзебезнеке түгел, чит ил кинолары. Тәрҗемә итеп бирәләр. Аның тәрҗемәсенә тел-теш тидереп тормыйм инде, аның өчен бер гәҗит саны гына җитмәс, әмма бер нәрсә ачуны чыгара. «Йә, Ходам. Әй, Тәңрем», – диләр. «О, Боже» дигәнне шулай тәрҗемә иткәннәр, күрәсең. Бу фильмны карап, ул «Ходай, Тәңре» дигән сүзләр кулланылышка керә бит. Ә Аллаһ Тәгаләгә күркәм исемнәр белән генә дәшегез, диелгән Коръәндә. Шул турыда берәр хәзрәттән сорап яза алмассызмы? Халык арасында да бу сүзләр еш кулланыла бит», – дип сөйләде үзен Балык Бистәсендә яшәүче карт дип таныштыручы. Мондый эчтәлектәге сорау беренче генә бирелми инде. Бу хакта язып та торабыз, әмма халык арасында ул һаман сорау тудыра. Шуңа да сәхифәбезнең даими кунагы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев белән элемтәгә кердек.

– Аллаһ Тәгаләнең 99 күркәм исеме бар. Коръәндә: «Шул исемнәре белән дога кылыгыз, әмма Аллаһка тиешсез исем бирүчеләрдән качыгыз!» – диелгән. «Аллаһка тиешсез исем биргән өчен ул кешеләргә җәза кылыныр», – дип тә өстәлгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһның 99 исеме бар: йөзгә берәү җитми. Кем аларны әйтеп чыга, шул Җәннәткә керә. Ул – Бер һәм так санны ярата», – дигән. Шул 99 исеме аша бәндә Аллаһны таный, алар Аллаһның камиллеген күрсәтәләр. Шулай ук, Аллаһның исемнәрен инкарь итәргә дә ярамый. Кайбер кешеләр исә мәгънәләрен танымыйлар, икенче аңлатма бирә, яки Аллаһның исемнәрен мәхлүкләргә куша. Балага да Аллаһ исемен кушарга ярамый. Әйтик, Рахман дип түгел, ә Габдрахман дип кушарга кирәк.

Татарлар арасында «Ходай» дигән сүз йөри. Ул еш кулланыла. Хәтта үзләре 10 ел буе намазда була торып та, һәрбер догасында Аллаһка «Ходай» дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Тәңре – борынгы төрки сүз. Күк Алласы дигән мәгънәдә кулланыла, шуңа күрә Аллаһка «Тәңре» дип мөрәҗәгать итү бөтенләй дә дөрес түгел. Ә «Ходай» сүзе тирәсендә бәхәсләр күп. Ул – Божество дигән сүз. Кайбер дин әһелләре бу сүзне кулланырга ярый дигән фикердә тора. Илаһи зат мәгънәсендә кулланганда, Ходай дип әйтергә ярый, ди. Әмма Аллаһы Тәгаләгә дога кылганда, аның күркәм исемнәре белән эндәшик.

Аллаһның исемнәрен берничә төргә бүләргә була:

– Аның барлыгын күрсәтүче исемнәр: Зат, әл-Мәүҗүд (Бар);

– Аның сыйфатларын тасвирлаучы исемнәр: әл-Галим (Белүче), әл-Кадыйр (Кодрәтле), әс-Самиг (Ишетүче), әл-Басыйр (Күрүче);

– Эшләрен күрсәтүче исемнәр: әл-Халик (Бар итүче), әр-Раззак (Ризыкландыручы);

– Кимчелексез икәнлеген күрсәтүче исемнәр: әл-Котдус (Изге), әс-Сәлам (Камил);

– Берничә сыйфатны үз эченә алучы: әл-Мәҗид, әл-Газыйм, әс-Самад;

Аллаһның безгә мәгълүм булмаган исемнәре дә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әгәр берәрегезгә кайгы килсә, түбәндәге доганы укысын: «Йә, Аллаһ! Мин – Синең колың. Минем җаным Синең кулыңда. Синең теләгең миндә булды, Синең тәкъдирең белән канәгатьмен. Йә, Аллаһ! Мин синең барлык исемнәрең, алар арасыннан Үзеңне атаганнар, Китабыңдагы иңгән исемнәр, берәр мәхлүкне өйрәткән исемнәр, яки беркемне дә өйрәтмичә Үзеңдә саклаган исемнәр, белән сорыйм, Коръәнне җанымның бакчасы, нуры, кайгымны алучы итеп кыл». Шул бәндәгә соңрак шатлык килер.

Халык шушы хакыйкатькә каршы килеп, барыбер үзенчә эшли. Үзен Аллаһтан өстен итеп күрергә тели, ләкин авыр чакта барыбер Аңа мөрәҗәгать итә, тик: «Ходаем», – ди. Мулла кушкан исемеңне бозып, сиңа да башка бер исем белән эндәшсәләр, синең дә ачуың килер иде. Әйтик, Фатыйма янына килеп гел: «Фат», – кына дисәң, Фатыйманың ачуы килмәсме?.. Аллаһ Тәгаләнең дә тыелган эшләреннән ерактарак торыйк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии