Балаларыбызга һөнәр сайларга ярдәм итик

Балаларыбызга һөнәр сайларга ярдәм итик

Һәркемнең кечкенә вакытында «Киләчәктә үскәч кем булырмын, нинди һөнәр үзләштерермен икән?» – дип уйланган вакытлары булгандыр. Бу гадәти кебек. Әмма бүген мондый уйлар уйларга вакыты булмыйча, көне-төне телефон каршында утырып, бу тормышта кем буласын белергә теләмәгән балалар, яшьләр бихисап.

Тормышыңда үз урыныңны табып, яраткан һөнәр үзләштереп, олы тормышка аяк басу үзе бер бәхет. Балаларыбызга әнә шул бәхетне татырга ярдәм итсәк иде. Мәктәпне тәмамлагач та кем буласыңны кайчак чамалап булмый, шуңа да безнең балаларыбыз дуслар, туганнар яки әти-әни киңәше белән берәр уку йортына укырга керә, укый башлагач, бу һөнәргә карата мәхәббәте булмавын аңлый, әмма күп еллар укыгач, сүзе булмасын, дип, укуын тәмамлый, яратмаган эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Ә кайвакыт киресенчә дә булып куя. Кайберәүләр берәр танышының киңәше белән теләр-теләмәс кенә укырга керә һәм аңа уку дәверендә бу һөнәр ошап китә, шул һөнәрне яхшылап үзләштереп, укуны тәмамлагач та шуның буенча эшли башлый. Әйе, үз күңелеңә ошаган һөнәр, кәсеп табу тормыш юлында иң зур адымнарның берсе ул. Ул бик җаваплы да, кайвакыт хәтта авыр да.

Ә үзеңә ошаган һөнәрне ничек сайларга? Сабыйларыбызга кәсеп кылу юлын табарга ничек өйрәтергә? Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтте: «Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәл кылсагыз, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр иде. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китә, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайта» (Тирмизи риваяте). Бу хәдисне уйланыбрак укысак, үзебез өчен бик зур файдалар табарбыз. Беренчесе – күңелне Аллаһ белән бәйләү, Аңа ышану һәм таяну, бар эшләребездә дә Аннан ярдәм сорау, балаларыбыз өчен дога кылу, аларны да: «Ии Раббым, бу тормышта үз урынымны табарга ярдәм итсәң иде, миңа ошаган һөнәрне күрсәтсәң иде, хәләл кәсеп юлларын ачсаң иде», – дип дога кылырга өйрәтү. Икенчесе – сәбәпләр кылу, балаларыбыз гел телевизор яки телефонда видеолар гына карап утырса, кулы нинди эшкә ятканын, әлбәттә, белә алмас. Төрле эшләр эшләтеп карарга, бигрәк тә җәйге каникуллар вакытында үзегезгә ияртеп барып, алар сез эшләгәнне карап торса, көчләреннән килеп, сезгә ярдәм итсә, яхшырак булыр. Күбрәк җирдә булып, күбрәк эш күреп, ешрак эшләп караган саен кулыңның нинди эшкә ятканын чамалыйсың бит ул. Шуңа күрә кирпеч тә салып карарга, машина да төзәтеп карарга, арзангарак алып кыйммәтрәккә сатып та карарга кирәк.

Хәдистә әйтелгәнчә, кошлар иртә белән торалар да: «Бүген ашарга юктыр инде, һава торышы да начар, төшеп калган ризыклар да күренми», – дип ояларында гына ятмый бит. Алар, тәвәккәлләп, бер җиргә барып карый, анда булмаса, икенче агачка кунып, аннан берәр җимеш булмасмы, дип эзли һәм барыбер ни дә булса табалар. Хәтта кышкы салкында һичбер нәрсә үсмәгән вакытта да тук булып кайталар, йә кешеләр җимлек куйган була, йә ипи валчыклары төшеп калган... Безгә дә кошлардан гыйбрәт алып, хәдис белән гамәл кылып, балаларыбызны да шуңа өйрәтеп, аларга төрле өлкәләрне өйрәнергә мөмкинчелек тудырып, эшләтеп карарга кирәк. Шул вакытта алар үзләренә ошаган һөнәрне, һичшиксез, табар, иншәәАллаһ. Ә «синнән булмый, син булдырмассың аны, бер нәрсә дә килеп чыкмас», дип, балаларыбызның күңелен төшереп, аларның юкны бушка аударып көн үткәрүләренә юл куйсак, чынлап та бер нәрсә дә килеп чыкмас. Аллаһка тәвәккәл кылып, сәбәпләренә керешергә һәм бик тырышырга өйрәтсәк, һәрдаим киңәшләребез белән ярдәм итеп, юнәлеш биреп торсак, иртәме-соңмы ахыр чиктә барыбер нәтиҗәсе булачак. Шуңа күрә балаларыбызга Аллаһ белән калебләрен бәйләргә, бу тормышта үз урыннарын табарга һәм кешеләргә файда китерә торган һөнәрләр үзләштерергә ярдәм итик.

«Кем дә кем Аллаһка эшен тапшырса, Ул аңа (ярдәм итүче буларак) җитә. Дөреслектә, Аллаһ эшен ахырына хәтле җиткерә (Үзе теләгән нәрсәне тормышка ашыра)» («Талак» сүрәсе, 3нче аять).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии