Дөньяны матурлык коткарыр…

Дөньяны матурлык коткарыр…

Бер көнне һөнәрдәшем – Шубан төп мәктәбенең тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме, укучыларның яраткан абыйлары – сыйныф җитәкчесе Инсаф Сәләхетдинов зур бер тартма белән бакча җиләкләре (виктория) китерде. Бер мәл хуш исеннән исереп, чиста, эре җиләкләренә сокланып телсез калдым. Кагылырга жәлләп, хәйран вакыт өстәлемдә калдырдым үзләрен.

Алай да: «Рәсем түгел, эшкәртергә кирәк!» – дип, чистарта башладым һәм тәмамлап та куйдым, чөнки алар эре һәм тигезләр иде.

Хәзер кайнатмалар кайнатып мәшәкатьләнмибез, төеп (кыз блендрдан чыгара, тик миңа төйгәне күбрәк ошый), писүк белән бутыйбыз да туңдыргычка тутырып куябыз, кайсы елларны иткә урын таба алмый интегәбез.

Инсаф эре бакча җиләкләре белән ел саен бик күпләрне куандыра. Үзләре хезмәт куеп үстерергә теләүчеләргә мыекларын бирә. Мәктәп бакчасындагы җиләк кишәрлеге дә Инсаф бакчасыннан «күченеп» төшкән. Бер елны шул кишәрлектән Карадуган балалар бакчасына, Кенә мәктәбенә дә шактый үсентеләр алып киткәннәр иде.

Инсаф мәктәп яны тәҗрибәчелек участогы җитәкчесе дә. Бу хезмәтне дә бөтен көчен-сәләтен куеп, ихластан башкара егет. Ике ел рәттән мәктәбебез бакчасы – «Туган ягым – гөлләр иле», икенче елны мәктәп яны тәҗрибәчелек участогы районкүләм бәйгеләрдә 3нче урыннарны яулады.

Чәчәкләре күз явын алырлык булса, җиләк-җимеш, яшелчә кишәрлекләре мул уңыш белән сокландыра, мәктәп балаларын кыш буе ашатырга да, артканын авылдашларга, ярминкәләрдә юнь бәядән сатарга да җитә иде. Иде дим, чөнки үзең үстергәнне ашату да, сату да катлаулы проблема хәзер.

Инсафның тырышлыгы белән мәктәп эче дә гөлбакчаны хәтерләтә. Үзе җитәкләгән сыйныф бүлмәсендә генә түгел, мөгаллимнәр бүлмәсе, мәктәп коридорларында төрле-төрле гөлләр шаулап үсә.

Инсаф чын мәгънәсендә эш аты, мең төрле һөнәр иясе. Эшчәнлеге, мөгаен, әнисе Фәһемия ападан күчкәндер. Фәһемия апа сугыш чоры баласы, ач заманның әчесен-төчесен күп татыган. Укучылар белән очрашуларда балачак, үсмерлек елларын күз яшьләре белән искә ала ул. Тырыш ана балалары Гөлнар белән Инсафны да үз үрнәгендә тәрбия кылган.

Инсаф Шубан төп мәктәбендә ачылган көненнән (2006) эшли. Аңарчы Карадуган урта мәктәбендә чыныгу алган, педагогик осталыкка өйрәнгән.

Егет рухи матурлыкка омтылып яши. Төрле мәдәни чараларда актив катнаша. Тамашачылар аны кат-кат сәхнәгә чакырып җырлаталар, ул нәфис сүз остасы, шигырьләр яза, әдәби түгәрәк җитәкли, милли бәйрәмебез – Сабан туеның алыштыргысыз алып баручысы.

Мәктәптә укыта башлаган көннән сыйныф җитәкчесе – малай-кызларның яраткан «Инсаф абыйсы» ул. Инсаф җитәкләгән сыйныф укучылары да үзе кебек, сәләтле. Мәктәп үткәргән һәр чарага актив катнашып, еш кына җиңүгә ирешәләр. Мәктәпне тәмамлагач та абыйларын сагынып киләләр. Кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшерәләр.

Инсафның тагын бер игелекле хезмәтен языйм әле. Ул сыйныф җитәкчесе булып эшли башлаганнан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр, хезмәт алдынгылары белән очрашулар үткәрә һәм аларны видеотасмага яздырып, тарихи истәлекләрне мәңгеләштерә.

Изображение удалено.Изображение удалено.Укучылары белән мәктәп, район, республика, Бөтенрусия күләмендә үткәрелүче төрле бәйге-чараларда катнашып, аларда үз көчләренә ышаныч, гыйлем алуга омтылыш тәрбияли. Ул бәйге-ярышларның күбесе түләүле, кайчак транспортын да үзең табарга туры килә. Инсаф андый чакта барлык чыгымнарын үзе күтәрә. (Хәер, бу яктан авыл мөгаллимнәре, гомумән, мактауга лаек – юмартлар, киң күңеллеләр. Һәрхәлдә, бездә шулай.)

Еракка китмичә, Инсафның әле җитәкләгән сыйныфы турында берничә сүз әйтим әле. Алар мәктәпнең төп терәге. Укуда да сынатмыйлар, җәмәгать эшләрендә дә, спортта да гел беренчеләр. Оста артистлар икәнен бер язмамда искә алган идем инде.

Камалиева Мәликә тәпи басканнан биюдә – махсус мәктәп тәмамлады. Күп бәйгеләр дипломанты. Язилә Мөхәммәтҗанова «Илһам» бөтенрусия яшь язучылар бәйгесендә 1нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнгән. Шәрипова Әдилә, Әхмәдиев Илназларның төрле өлкәләрдә яулаган үрләре дә шактый зур.

Инсаф үзе дә төрле бәйге-ярышларда еш катнаша. Берсенә генә тукталам.

2019нчы елда Әтнә муниципаль районы җирлегендә Нурания Җамалый, «Мәгариф» журналы журналисты Сабирҗанов Таһир Әюп улы, татар Конгрессыннан Энҗе Хаҗи кызы Шәйхетдинова һәм башка дәрәҗәле жюри әгъзалары катнашында күренекле шәхесләр, мәгарифтәге үзгәрешләр турында кыска метражлы видеороликлар конкурсы үткәрелде. Инсаф Исрафил улы анда «Дөньяны матурлык коткарыр» дип исемләнгән фильмы белән дипломга лаек булды.

Әйе, матурлыкка омтылып яши Инсаф. Аның өй тирәсе шау чәчәктә, капка-койма тәрәзә кашагалары күпләр үткәндә туктап сокланып карап торырлык гүзәл. Мондый кешенең күңеле һич тә кара була алмый.

Газета укучыларга бер тәкъдимем бар. Язмаларыбызда тормыш йөген төптән җигелеп тартучы, тормышыбызны яхшы якка үзгәртергә омтылып яшәүче ир-егетләр, ханым-туташлар турында күбрәк язсагыз иде. Җитәр сызланган буыннардан зарланып утырырга!

Әминә МӘХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы, Шубан төп гомуми белем мәктәбенең

әхлак мөгаллимәсе

Комментарии