- 05.09.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №35 (31 август)
- Рубрика: Иманга юл
«Хаж-фонд» ширкәте «Минем иң камил Хаҗым» дип аталган бәйге үткәрде. Катнашучыларга исламның бишенче баганасы турында рәсем, кул эшләнмәләре ясарга тәкъдим ителде. Хаҗ турында мәкалә язу бәйгенең мәҗбүри шарты иде. Иҗади ярышта Русиянең төрле төбәкләреннән 100гә якын кеше катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәркемгә бүләк тапшырылды.
Мәртәбәле җюри җиңүче итеп Чаллыдан Резеда Әхмәтгәрәеваны таныды. Аңа төп приз – быелгы Хаҗга юллама тапшырылды.
Икенче урында – Ләйсән Гарипова. Ул 50 меңлек бонус белән бүләкләнде. Бонусны хаҗга яки Гомрәгә юллама алганда файдаланырга мөмкин.
Өченче урында – Гөлназ Тулеулова. Ул 30 меңлек бонуска лаек булды.
Балалар арасындагы бәйгедә Руслан Сәхапов һәм Әмир Мөбарәкшин җиңеп чыкты. Аларга 18 яшь тулгач, Хаҗга юллама тапшырылачак.
Тамашачы мәхәббәте бүләгенә Булат Гыймаев лаек дип табылды. Ул Гомрәгә (Рамазан аеннан тыш) юллама белән бүләкләнә.
Бу номинациядә тагын бер җиңүче – Алсу Әүхәдиева. Аңа 50 меңлек бонус тапшырылды.
Финалга узучылар 5000 сумлык бонус белән бүләкләнде.
Менә алар: Нурия Мансурова, Кенан Мамедов, Нурия Сальманова, Светлана Зарипова, Динара Зайламова, Альбина Гәрәева, Илнур Сабуров, Оксана Кучетова, Венера Газизҗанова, Эльвира Киселева, Али Магомедов.
Бәйгедә башка катнашучыларга 1000 сумлык бонуслар тапшырылды.
Катнашучыларны тагын бер сөенеч көтә: аларның эшләре быелгы Хаҗ вакытында Мәккәдә күргәзмәгә куелачак. Оештыручылар, хаҗилар бу эшләрне күреп сокланырлар, бәйгедә катнашучылар да хаҗ кылу бәхетен татысыннар иде, дип дога кылырлар дигән нияттә торалар.
Бүген газетабызда бәйгедә җиңүче Резеда Әхмәтгәрәеваның язмасын тәкъдим итәбез.
Минем иң камил Хаҗым
Иң элек Хаҗ сәфәрен һәм конкурсны оештыручы «Хаҗ-фонд» ширкәтенә рәхмәт әйтәсем килә. Сез безгә канат куйдыгыз! Финанс мөмкинлеге булмаган, ләкин теләге көчле һәм тырышлыгы ташып торганнарга тормыштагы иң зур максатны иҗади омтылышы белән гамәлгә ашыру өчен көтелмәгән форсат бирдегез. Сезгә Аллаһның олы рәхмәте яусын!
Бәйге турында ишеткәч, мин кулга тотып өйрәнерлек һәм сабый да аңлый алырлык гади әйбер ясарга теләдем. Ә инде аны гаиләбез белән ясауның максаты исә балаларыбызга Хаҗ турында сөйләү, аның асылын аңлату иде.
Шулай итеп, Хаҗ элементларын борчак конструкторы (нут борчагы+теш чистарткыч+күзаллау+сабырлык) ярдәмендә күрсәтү идеясе туды. Менә сезнең каршыгызда Мәккәгә хаҗ кылуны күз алдына китерүче 5 аерылгысыз элементны берләштерүче модель.
- САМОЛЕТ. Ул безне туган җирләрдән еракка – олы хыялыбызга алып китә.
- КӘГЪБА нинди матур! Аның каршында Галәмнәр хуҗасына сәҗдә кылучы бәхетлеләр арасында без дә булырбыз, иншәАллаһ!
- ГАРӘФӘТАВЫ. Биредә мөселманнар иң Байга, иң Юмартка бертуктаусыз дога кыла.
- Хаҗ кылганда нур бөркелеп торучы ЙӨРӘК, чөнки Аллаһ йөрәкләрне нурландыручы.
- Һәм АП-АККӘГАЗЬ БИТЕ. Гөнаһларыбызны һәм гамьсез тормышыбызны үткәндә калдырып, барысын да өр-яңадан башлап, туган якларыбызга яңа туган сабый баладай кайтсак иде, иншәАллаһ.
Чынлап та, нинди соң ул минем иң камил Хаҗым? Фикерләү, уйлану өчен менә дигән сорау…
Бу галәмдә безне Тудыручы гына иң камил. Һәм минем уема бер җавап кына килә. Иң камил Хаҗ ул шул булыр, әгәр дә Кыямәт көнендә Аллаһ үзенең канәгатьлеген белдереп безне чакырыр һәм әйтер:
«Тик Аллаһуга, вә рәсүлгә итагать итеп гөнаһлардан сакланучы, вә изге гамәлләр кылучы, изге нәфес яхшы мөселманның рухына: «Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде инде, Аллаһудан разый булганың хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайткыл! Минем изге бәндәләрем арасына кергел. Һәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!» (Коръән тәфсире, 89:27-30).
Хыялларымда Хаҗымның миңа гына хас, үзгә күзаллавым бар.
Юллар, аэропортлар, самолетлар…
Сәфәр – уйлану өчен менә дигән форсат, һәм шул ук вакытта теләсә кайсы сәфәр сынаулар белән тулган – җан һәм тән сынаулары. Аллаһы Тәгалә безгә күп тапкырлар искәртә:
«Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә сыналырсыз, һәм сездән китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла торган сүзләрне күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм Аллаһуга тәкъвалык кылсагыз, әлбәттә, бу эш – бик олы мөһим эштер». (Коръән тәфсире, 3:186).
Мәккәгә барганда борчылган, дөнья кайгысына чумган, күп сөйләүче һәм аннан кайтканда уйга талган, сабыр, дөнья мәшәкатьләреннән арынган кешеләр арасында мин дә булырга телим.
Күңелләрне тетрәндерерлек, йөрәкләрне сискәндерерлек гаҗәеп хәлләр булган,
Өметсез авыру Зәм-зәм суы эчеп терелгән урыннарда мин дә булырга телим, чөнки Аллаһ сихәт Бирүче…
Гасырдан өлкән булса да, ел саен хаҗиларны каршы алучы һәм озатучы, 60 яшенә җиткәч, мәңгегә шунда калырга дип изге җирләргә күчеп килгән картны күрергә мин дә телим.
Ә икенче бер карт – гаиләсенә, дөнья мәшәкатьләренә кайтам дип инанганы, мәңгелек йортын шунда тапкан… СөбханАллаһ!
Кемдер самолет белән очкан, кемдер машинага утырган, кайсыдыр – велосипед иярләгән, ә кемдер Аллаһы Тәгалә ризалыгына омтылып, җәяүләп кузгалган. Һәм алар барысы да «Ләббәйк, Аллаһумма ләббәйк» дигән бәһасез сүзләрнең тәмен татыр өчен сәфәр чыкканнар.
Нишләп Кәгъбә шул кадәр үзенә тарта соң? Моңа шаккатасы юк, анда чыннан да гаҗәеп хәлләр була!
Төрле милләттән булган, төрле телләрдә сөйләшүче, бай һәм ярлы, яшь һәм карт, чирле һәм сәламәт кешеләр «Аллаһу Әкбәр!» сүзен ишетү белән мизгел эчендә бер сафка тезелеп басучы урын Җир йөзендә тагын бар микән?.. Галәмнәр хуҗасы каршында сәҗдә кылу өчен аларга шушы сүзләр дә җитә! Чыннан да башка андый урын юк!
Бу Кыямәт көненең бер чагылышы түгелме соң? Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә Коръәндә әйткән бит: «Җир вә күкләрдә гакыллы зат булса, һәммәсе Кыямәт көнне кол сурәтендә Аллаһуга килер» (Коръән тәфсире 19:93).
Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә Хаҗны Үзенең сүзләренең хаклыгын раслаучы гамәл буларак кылды: «Әлбәттә, үлем ачысын һәркем татыячактыр, соңра кубарылып Миңа кайтырсыз» (Коръән тәфсире 29:57).
«… Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучыгыздыр…» (Коръән тәфсире 49:13).
«Ул – Аллаһ терекне үлектән чыгарыр, ягъни үлекне тергезер, дәхи үлекне теректән чыгарыр, ягъни терене үтерер, вә җирне кыш үлгәннән соң яз яңгыр белән терелтер…» (Коръән тәфсире 30:19);
Уйлап кына карагыз, Ул чүлләрнең үле җирләрен ничек тергезде!..
Соңгы Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе ирешсен!) килеп 14 гасыр үткәннән соң да, ул җир әле тере. Бирегә дөньяның барлык төбәкләреннән хаҗилар торган саен күбрәк килә. Моны могҗиза дими ни дисең!
Аллаһның сөекле бәндәләре – пәйгамбәрләр (Аллаһның рәхмәте булсын аларга) йөргән җирләргә аяк басу, аларның аяк эзләре төшкән урамнардан йөргәнеңне аңлау үзе бер могҗиза!
Хөрмәтле диндәшләрем, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) йөргән җирләрдән йөрү, ул менгән тауга карау, күкрәк тутырып шушы һаваны сулау һәм Хәбибуллаһ (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) эчкән чишмә суын эчү, боларның барысын да үз күзләрең белән күрү, тою, гыйбадәт кылу, ул намаз укыган урыннарда намаз уку… Шушы түгелме соң инде безнең иң талпынган, иң омтылган, иң камил гамәлебез?
Нинди кодрәтле безнең Тудыручыбыз! Уйлап карасаң, бу гыйбадәт кылу гына түгел, бу бәһаләп бетермәслек мөмкинлек!
Үзем өчен, вәгазьләнүем өчен шушы җирне, шушы мохитне минем дә үз күзләрем белән күрәсем килә. Биредә барысы да гаҗәпләнерлек, гыйбрәт алырлык итеп оештырылган:
– улы әнисен яки әтисен кулларында күтәреп йөртә, бездәге шикелле киресенчә түгел;
– күзләрдән яшь китми, әмма алар дөнья мәшәкатенә кайгырудан түгелгән яшьләр түгел;
– бай да, ярлы да, хуҗа да, ялчы да берүк киемнән;
– биредә төннәр гыйбадәттә үтә, бездәгечә хисләргә бирелеп түгел;
Гамәлдә, җир йөзендәге иң могҗизалы урын бу:
– биредә каткан йөрәкләр йомшара, күңелләр нечкәрә;
– күзләрдәге һәм җаннардагы пәрдәләр төшә;
– чарасызлык чигендә өметләр кабына;
– Аллаһ колының биредә җәннәткә юнәлеш алуы да ихтимал;
– барысын да өр-яңадан башларга мөмкинлек яшерелгән урындыр бу.
– барысын да өр-яңадан, ап-ак биттән, «Минем мөэмин бәндәләремә әйт: «Ий, бәндәләрем, гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһуның рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучыдыр, Ул – Аллаһ ярлыкаучы, вә рәхимледер». (Коръән тәфсире, 39:53), дип язылган биттән башларга форсат бирүче урындыр бу.
Көдси хәдисләрдә әйтелгәнчә, Кыямәт көнендә, Җәннәткә керергә торганда да, мөселманнар сөйгән ярларын калдырырга теләмәсләр. Мин дә, үземә караганда да күбрәк, яраткан иремнең боларны күрүен һәм күңеле белән тоюын теләр идем.
Шуңа күрә дә минем иң камил Хаҗым – бәйгедә җиңеп чыгып, юлламаны аңа бүләк итү. Бигрәк тә хәзер, аның җаны шифалануга үтә дә мохтаҗ булган бер вакытта.
Мин бөтен күңелемне биреп аны шушы юллама белән шатландырырга тырышачакмын, Аллаһ безгә Коръәндә әйткәнчә: «Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, …ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен…» (Коръән тәфсире, 30:21).
Барлык галәмнәр Иясеннән үтенеп сорыйм: «Йә , Раббым! Үзеңнең йортыңда безне дә кунак буларак кабул итче! Йә, Раббил Галәмин, Мөхәммәдне һәм аның гаиләсен, хаҗ кылучыларны (оештыручыларны, хаҗиларны, изге җирнең кунакчыл халкын һәм башкаларны), Синен Ризалыгыңа омтылучы һәркемне мәрхәмәтеңнән ташлама».
Игелеклеләрнең дә иң Игелеклесе, синнән үтенеп сорыйм, хаҗ кылганда булган барлык яхшы гамәлләребезне кабул кыл, хата-кимчелекләребезне ярлыка, гамәлдә, Син бит Ярлыкаучы, Рәхмәтле. Әмин!!
Резеда ӘХМӘТГӘРӘЕВА,
Чаллы шәһәре

Комментарии