- 05.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
“Райян” мөселман җыр төркеме бер еллык бәйрәме уңаеннан изге хисләр уятучы якка – Болгарга юл алачак. Шунда “Болгар иле” исемле җырга клип тә төшерәчәкләр.
Бу төркем 2009 елда Рамазан аенда төзелде. Солистлар Азат һәм Вәли “Казан егетләре”ндә эшләгәндә үк Ислам динен кабул итеп, эчке дөньяларына туры килерлек җырлар иҗат итә башлаган булган. “Райян” – җәннәттә ураза тотучылар өчен генә керергә рөхсәт бирелгән ишекнең исеме. Шуңа күрә егетләр изге айда сәфәргә чыгарга булган.
Болгарда аларны экскурсия, намаз, вәгазь, нәсыйхәт көтә. Борынгы мәчет, мәдрәсә, мунча, каберлек, казыят хәрәбәләре янында яшьләр клипка төшәчәк. Шифа алыр өчен Болгардагы киң елга, салкын чишмә белән дә хозурлану каралган. Соңгы айларда корып калган сары чирәмнәргә Болгарда сибәләгән яңгыр сулары тереклек өстәгән, хәтфә төсен кайтара башлаган бит. Сәфәрне оештыручы “Шәрык” клубы, баручыларга “түбәтәй, яулык, җылы, иркен кием кияргә”, дип киңәш бирә. Теләүчеләр булса соңга калмагыз, шалтыратыгыз. 89503141268
Мәдрәсәбез – гыйлем дәрьясы
Озак еллар илебездә динне каралык, караңгылык белән тиңләделәр. Шуны ишетеп, ничә буын үсте. Баксаң, динне кара дип йөреп, үзебез каралып беткән икән бит, ни аяныч! Ул саф, ул пакь һәм шулай булырга өнди дә икән. Алай гына да түгел, ислам динебез – дөньяны танып белүгә өйрәтә торган гыйлем дәрьясы.
Теләчелеләр өчен гыйлем дәрьясының башы Иске Җөри авылы мәдрәсәсеннән башланганын, без, шушы мәдрәсәгә гыйлем алырга йөрүчеләр, ышанып әйтә алабыз. Ни сөенеч, менә ике ел инде тәҗвид кагыйдәләре белән Коръән укырга өйрәнәбез. Аның илаһи серләренә төшенергә безгә Фидаил хәзрәт, җәмәгате Әлфия абыстай һәм яшь мөгаллимәбез Алия Фәлахиева өйрәтә.
Шулкадәр гыйлемле, әдәпле, зыялы, үтә сабыр һәм шул ук вакытта тыйнак та булып кала белгән мөхтәрәм затларыбыздан гыйлем алуыбызга без бик шат. Алар үрнәгендә үзебезне тәрбияләргә омтылабыз.
И-и, бигрәкләр дә рәхәт, җылы соң мәдрәсәбез! Шулкадәр матурлыкны, уку өчен барлык заманча шартлар тудыру өчен никадәр көч, сабырлык, дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәк булгандыр Фидаил хәзрәткә. Шулай ук шушы мәдрәсәбезне төзүгә үзләренең хәер-фатихасын биреп, ярдәм кулы сузарга әзер торучы районыбыз башлыкларына да рәхмәтебезне җиткерәбез.
Әлфия апаның ихтыяр көченә шаккатарлык. Ничә төркем балалар укыта, гарәп телен өйрәнүчеләр өчен аерым дәресләр алып бара. Шулай ук районыбызның төрле авылларыннан җыелган әби-апаларга атнага ике тапкыр дәресләр бирергә өлгерә. Ел дәверендә кайберләребез авырып та, башка сәбәпләр белән дә дәресләрне калдыргаладык. Ә Әлфиябез ник бер дәрес калдырсын! Төркемдәге 30 кешене күз уңында тотып, һәрберебезгә Коръәнне дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләре белән укуга ирешүне максат итеп куйды ул. Бу елны шатланып таралышабыз: чөнки без гарәп Коръәненнән Аллаһы Тәгалә сүзләрен укый беләбез.
Алла боерса, тагын көз җитә һәм без гыйлем дәрьясын кичәр өчен мәдрәсәбезгә ашыгырбыз. Тик Фидаил хәзрәтебез, Әлфия абыстаебыз исән-сау булсын да тынычлык белән эшләсеннәр.
Барлык мәдрәсә укучылары исеменнән – Нурания, Рузалия апаларыгыз, Мәдинә әбиегез.
Кайтаваз
Имамнар иманлы булсын иде
Күптән кулыма каләм алганым юк иде. “БГ”да (14 апрель, 2010) язылган “Мәчет карты кеше кыйный”ны укыдым. Авторыбыз яхшы кешегә охшаган, каләме пычрак сүзләр язарга кыймаган. Әлмәтнең Колшәрип авылыннан Нәфисә Мөхәммәдиеваның “Иманлылар начар булмый” дигән язмасын да: “Ай-һай, нинди батыр хатын, үз сүзләрен курыкмыйча язган”, – дип, тагын үткәреп җибәрдем. 2009 елның 44нче санындагы язманы күптән укысам да, исемдә калган икән. Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылының “Шәһри рамазан” мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Корбангали Закировның, ул язманы укыгач, чәче үрә торган. Аның: “Мәчет – азгыннар очрашыр урын түгел”, дигән язмасын укыгач, үзем аптырадым. Татар имамы “алиби” дигән сүзләр кыстырып, усалланып хат язган. Икенчедән, шушы яшемә җитеп, мәчеткә сөяркәләр эзләп кергәннәрен белми идем. Ул яшь хатын дингә килергә өлгермәгән икән, бу әле берни дә аңлатмый. Үзегез турында күбрәк язсагыз иде. Кайчан дингә килдегез? Әллә сез сабый бала кебек гөнаһсызмы? Миңа калса, ул мәчеткә яла якмаган, ә имансыз имамнарга каршы чыккан. Сез кем соң әле шулхәтле, урыныгыз җәһәннәмдә булыр дип сафсата сатарга?! Сез Аллаһы Тәгалә мәллә? Дин әһелләре шундый пычрак сүзле дип уйламый идем.
Без сездән үрнәк алырга тиешле адәмнәр. Чынлыкта бу мөмкинме?! Минемчә, Дания ханым җәһәннәмгә керерлек язма язмаган. Башка мәчет имамнары, зинһар, аңлатыгыз миңа, дөресме бу адәм актыгы? Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара, дигән фикердә торып, битараф булмыйк әле, дуслар!
Яшь язучылар, сез бу хакта ни уйлыйсыз?
Редакциягә дә соравым бар. Нигә Галимҗан хәзрәтнең пычрак мәкаләсен язып чыгардыгыз? Без аларга ышанабыз, алар итагатьле, кешелекле, сабыр булырга тиеш түгелме? Тулы адресымны язарга батырчылык итмим. Үземне суд юлыннан кайтармаслар.
Ләйсәрә.
Самара шәһәре.
Редакциядән: “Безнең гәҗит” редакциясе укучыларын хөрмәт итә. Алар фикеренә колак сала, әмма бәхәсләшми. Бәхәс мәйданын бары тик укучыларына бирә. Галимҗан хәзрәтнең дә фикере яшәргә хаклы. Сезнеке дә, хөрмәтле укучыбыз Ләйсәрә. Бер генә кимчелек хас безгә: кызганычка, кызып китеп, еш кына башкаларны тиктомалга кимсетеп ташлыйбыз. Редакциягә елап килгән Дания ханымның хатын бастыргач, Галимҗан абыйдан ачулы хат алдык. Инде менә Сездән. Динебез гел аек акыллы булырга өнди. Ниндидер гауга чыга башласа, туктап, 2 рәкәгать намаз укып алу хәерле, диелә. Шул намаз вакытында кешенең ачуы басыла. Кылган гамәлләр, әйтелгән сүзләр өчен гафу үтенергә ихтыяҗ калмый инде. Юкса үкенечкә калган эшләребез никадәр. Соңгы сүзне әйтүдән тыелыйк, җәмәгать. Бер-беребезгә аек акыл белән туры юлны табарга булышыйк. Бары шуны гына әйтергә теләгән идем.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Иман байлыгы тупла!
“Безнең гәҗит”тә Илфат Фәйзрахмановның “Бабай алмасаң, колаша юк” дигән (19 май, 2010 ел) язманы укыгач, үзебез дә шундый гаделсез хәлгә очраганга, фикеремне язарга булдым.
Сеңлем 2009 елның 29 маенда вафат булды. Без дә “Болгар” мәчетенә барып, мәетне юу өчен колаша сорап торырга булдык. Киявебезгә дә: “Колашаны бабай белән генә бирәбез”, – дигәннәр. “Безнең туганнар арасында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алган мөслим-мөслимәләребез күп, җеназасын укыйлар, юалар да”, – дип әйтеп карый ул. Юк, тыңламыйлар. Мәетне озак тотарга ярамаганлыктан, башка мәчеткә барып вакыт уздырмыйм, дип алар шартына килешә. Чөнки авылга кайтып җирлисе дә бар бит әле.
Безгә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем биргән мөгаллимнәребез бидгать, комсыз, гаделсез гамәлләр кылырга өйрәтмәде. Эшләгән яхшы гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үтәргә кирәклеген канга сеңдерделәр. Коръән укып дога кылган һәм әйбер биреп торган өчен акча яки мал сорауның дөрес түгеллеген төшендерделәр.
Тагаракны сорагач, Илфат әфәндегә: “Без “Ритуальные услуги” түгел ич. Бу карарны мин чыгармадым, бабайлар шулай хәл итте”, – дип җавап биргәннәр. Имам гаепне бабайларга сылтап, үзе күләгәдә калмакчы була. Ул нәрсә әйтә, бабай шуны үти. Имам булып халыкка хезмәт итәргә ризалашкансың икән, бурычыңны гаделлек белән үтәргә кирәк. Безнең халык болай да тыйнак. Чүп-чар сорап, теләнеп мәчеткә килми. Аннан, үз акчасына алган колаша да түгел ул. Халык җыйган сәдака хисабына булдырылган. Имам үзе дә халык сәдакасына яши.
Барыбыз да Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган дөньяга килгәнбез. Монда кунак кына булып яшәп, кире Аның хозурына китәсебез бар. Иман байлыгы алып китәргә тиешлегебезне онытмасак иде. Дөнья малы калачак ул. Бәндәләребезне нәфрәтләндерергә хакыбыз юк. Һәр нәфрәт, һәр рәхмәт җавапсыз калмый.
Рамазан үтеп бара. Монда да мине бер нәрсә борчый. Ураза, Корбан бәйрәме җитәр алдыннан радио, телевидение аша сәдака яки мал тиешле дип лаф ора башлыйлар. Йөрәккә тигәне: аның күләмен, бәясен кую. Минемчә, кеше булдыра алганча бирә. Сәдаканы тартып алган шикелле сорарга тиеш түгелләрдер. Башка диннәр дә бар. Әмма беркайчан да аларның шулай сәдака сораганын ишеткәнем юк.
Әнәс БАТЫРХАН
Кайтаваз
Күке язмышы
Газетада Зәйтүнә Хәйруллинаның “Үги ана, ятим бала” (24 июнь, 2009) шигыре, Гавас Әхмәровның “Күке кебек булмагыз” (11 ноябрь, 2009) язмасы басылып чыккач, мин дә шигыремне җибәрергә булдым.
Күке тавышы күмә су буйларын,
Моңлы кебек, үзе сагышлы.
Җырлар өчен аңа җәйне кыска
Бүлеп бирә әллә язмышмы?
Борчуларсыз яши күке гомер буе,
Бар белгәне – моңлы тавышы.
Чит ояда үскән баласының
Гел борчымый аны язмышы.
Буламыни шулай бер хәсрәтсез
Күңел ачып, җырлап яшәргә?!
Тилмергәндә синең нарасыең
Әни, диеп сиңа дәшәргә?
Бала күңелләре булса далада,
Ананыкы була балада.
Яшиләр бит газиз бала өчен
Ярылырга җитеп унга да.
Күке кебек шулай кешеләр дә
Гамьсез генә ничек яшиләр?!
Төшмәс диеп бер дә бала хакы
Күке – әти, күке – әниләр.
Күке тавышы, әнә, тагын саный,
Саныйдыр ул барлык ялгышын.
Таныгандыр бәлки ялгызлыкта
Язмышлардан үтмәс узмышын.
Фәнзия ӘХМӘТШИНА.
Сарман районы, Дүсем авылы.
Бәхилләшү
Үпкәләп йөргән кешедән дә бәхетсезрәк адәм бармы бу дөньяда?! Аллаһы Тәгалә җәзасына каршы торачагына ышанып йөргән бу заттан да наданрак кеше юктыр! Килешмәү, дуслашмауның авыруга, бәхетсезлеккә китерәчәген алар башларына да китереп карамый, ахрысы. Тирә-юньгә күз салсаң, гыйбрәтләр җитәрлек.
…Хөршидә белән Мөршидә – бер ана-ата баласы. Үскәндә тату булсалар да, гаилә корып җибәргәч, ниндидер сәбәп чыгып үпкәләшәләр һәм бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитәләр.
Хөршидә авырый башлый, бәхилләшү теләге белән апасын үз янына чакыра. Әмма анысы, ачуы бетмәгәнгәме, бармый. Хөршидә вафат була. Искә алу ашы уздырганда, Мөршидә дә чакырыла. Ул авылдагы малае белән юлга кузгала. Тик аңа ашта утыру насыйп булмый. Юлда барганда һәлакәткә очрыйлар. Нәтиҗәдә, Мөршидәне больницага салалар…
…Каенана килен һәм малае белән бергә яши. Әмма килен каенанасы белән сөйләшми. Әни кеше, балаларга ярарга тырышып изгелек кылса да, киленнең ачуы гына кабара, иренә көнләшүе акылын томалый. Ул ире игътибарын күбрәк әнисенә бирә дип уйлый. Ачуына чыдый алмыйча, аны үзе белән алып чыгып китә. Каенана ялгызы кала. Вакытлар уза. Болар хәл белергә дә кайтып тормый. Әни кеше вафат була. Озатырга кайтсыннар дип, авылдашлары балаларына хәбәр бирә. Килен белән малай юлга кузгала, әмма аларга да кайтып җитү насыйп булмый. Машина белән бәрелешеп, киленнең аягы сына. Малайга берни дә булмый.
Дөньялыкта вакытта сөйләшергә, бәхилләшергә теләмәсәң, кеше вафат булгач, ун сум хәер өләшергә кайтуның кирәге юктыр, күрәсең…
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Комментарии