Кол Шәриф мәчетеннән тыш, икенче…

Урта Мишә авылы мәчете яныннан тыныч күңел белән үтеп китеп булмый. Зәвык белән салынган, мәһабәт мәчет күңелдә соклану белән беррәттән, горурлык хисе дә уята. Авыл имамы Нурмөхәммәт ага Якупов әйткәнчә, әлеге мәчет үзенең күркәмлеге һәм затлылыгы буенча республикада Кол Шәриф мәчетеннән тыш, икенче урында йөри икән. Узган ел ноябрь аенда ачылу тантанасына килгәч, мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Госман хәзрәт Исхакый шулай дип белдергән. Бирсен Ходай. Монысы безнең өчен тагын бер мәртәбә дигән сүз.

Ә авыл халкы өчен ул дини гыйлем, мәгърифәт учагы. Балалар да, өлкәннәр дә мәчеткә бердәй йөри.

– Балалар өчен дәресләрне якшәмбедә бирәм. Алар дини сабак һәм тәрбия алу белән беррәттән, гарәп графикасында укырга, язарга өйрәнә. Биредә шөгыльләнер өчен, уку бүлмәсе дә бар. Җәй көне шәһәрдән авылга ялга кайткан балалар да йөри. Яллары бушка үтми, әзме-күпме дәрәҗәдә хак динебез турында мәгълүмат алалар. Арада дәресләргә икенче, өченче елын йөрүче шәһәр балалары да бар. Укыту дәверендә шушы юнәлеш белән китеп, дини уку йортына укырга керүчеләр дә булды. Дөрес, дәрескә йөрүчеләрнең барысы да диндар булып бетмәс. Әмма күңелләренә иман, әдәп-әхлак орлыклары салынмый калмыйдыр. дине беркайчан да начарлыкка өйрәтми, – ди авыл имамы.

Өлкәннәр арасында ир-атлар активрак. Элек өстенлек хатын-кызларда булды. Мәчеткә күбрәк алар йөри иде. Әлбәттә, мәчеткә кеше күбрәк килсә, күңеллерәк анысы. Без исә булганына шөкер итәбез. Иң мөһиме – булганның бәрәкәте булсын. Күпнең дә, азның да чиге юк аның, – диде авылдашларын җомгага көтеп калган Нурмөхәммәт ага.

Ә алар без хәер-сәдакаларны салып юлга кузгалганда, чиста-пөхтә итеп киенеп, берәмләп тә, күмәкләшеп тә авыл мәчетенә таба атлый иде. Бу ага-бабайлар, апа-әбиләр олыгайган көннәрендә өр-яңа, күркәм мәчеткә йөрү мөмкинлеге тудырган, нәсел җепләре Урта Мишә авылына килеп тоташкан Мәскәү егетләре – Алик һәм Әмир Галләмовларга ихлас рәхмәтле. Егетләрнең әтисе исемен йөрткән “Наил мәчете”ннән халык өзелмәсен иде. Ә имамнары Нурмөхәммәт агага сау-сәламәт булып, авылдашларына, хак динебезгә озын-озак хезмәт итәргә язсын.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

“Намаз – дин терәге”

Авылыбыз уртасында биек манаралы мәчетебез калкып утыра. Элек-электән нык нигезле мәчетебез тирә-якка моңлы азан тавышын яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп торган.

1830 елда крестьян Халит Хәмзин үз хисабыннан беренче агач мәчет салдыра. Үзе авырып китеп үлгәч, мәчет 1846 елда аның улы Хәлил Халитов карамагына тапшырыла. 1885 елда янгын чыгып, агач мәчет көлгә әйләнә. Әмма авыл халкы һәм хәзрәт тырышлыгы белән 1887 елда ул яңадан торгызыла. 1920 елда аның ишегенә бик зур йозак асып куялар. Имеш, закон таләп итә. Дин кысрыклана. Аннан соң ул мәчет берничә ел авыл яшьләрен җыеп тотучы мәдәният йорты да була. 90нчы елгы үзгәртеп корулардан соң мәчетне яңадан элеккеге халәтенә кайтаралар.

1990 елларны дини кешеләр “дингә кайту” еллары дип әйтергә ярата. Әйе, тыныч күңел белән намаз укырга, мәчеттә азан тавышы ишетергә мөмкинлек туа. 1992 елда күрше авылдан бик зур агач бура кайтартыла, авылның нәкъ уртасында яңадан иман нуры чәчеп торучы биек манаралы мәчет торгызыла. Башлап йөрүчеләре – авылыбызның мөхтәрәм кешеләре, Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнан бабай Насыйров һәм аның хәләл җефете Фәүзия абыстай. Мәчетне торгызу өчен, алар үзләре үк бик зур көч куя. Авыл халкы, балалары да әлеге эштән читтә калмый, әлбәттә.

Агач мәчетне 2005 елда кирпеч белән әйләндереп алалар. Шул ук елда әлеге мәчеткә “Госман улы Гайнан мәчете” дигән лаеклы исем бирелә. Бу көнне Гайнан бабаның күзләрендә яшь кипми диярлек. Әлбәттә, ул шатлыктан һәм берникадәр дулкынланудан була.

2007 елның җәендә мәчет тирәсен матур таш койма белән әйләндереп алдылар. Авылыбыз уртасында балкып утырган мәчетебез бар җиргә нур сибеп, балкып, моңлы азан тавышын яңгыратып, халык күңеленә иман нуры иңдерә. Нәкъ шушы мәчеткә 1995 елда яшь имам-хатыйп кайта. Сөйлисе килгән сүзем дә мәчет хакында гына түгел иде, ә мәчетебезнең имам-хатыйбы белән аралашу, әңгәмә вакытында үземне һәм күпләрне борчыган сорауларга җавап табу.

Илһам Нурулла улы Миңнуллин тумышы белән Кама Тамагы районы авылыннан. Урта сыйныфны тәмамлауга ук, Яр шәһәренә чыгып китә. Шәһәрдә торганда, мәчетләргә йөри башлый. Мәдрәсәләрдә гарәп алфавитын өйрәнә, дүрт ел буе “Тәүбә” мәчетендә дини белем ала. 1985 елда үз тиңен очрата Илһам абый һәм, озак уйлап тормастан, корып җибәрәләр. Шәһәрдә рәхәтләнеп тор гына да бит, туган яклар бик сагындыра. 1994 елда Илһам абыйның әтисе үлеп китә, нигезне таркатмау, шулай ук әнисен тәрбияләү өчен, алар авылга кайтып гомер итү турында уйлаша. Пермь өлкәсеннән килгән Фәнисә дә бу теләкне кире какмый, бик теләп риза була.

Дини белеме булган Илһамга авылда эше дә табыла, аны авыл мәчетенә имам-хатыйп итеп сайлыйлар.

– Дингә карата җылы караш Сезгә кемнән күчкән соң, дигән сорауга ул болайрак җавап кайтарды:

– Безнең әни бик дини кеше иде. Аның өлеше бик зур дип әйтә алам. Кем белә, бәлки, Ходай Тәгалә үзе кушкандыр…

1999 елда аңа Хаҗ кылырга да насыйп була. Аннан алган тәэсирләре белән авыл мәдәният йортында уртаклашканы әле дә исемдә. Мәчеткә йөрүче авыл картларына бик күп истәлекле бүләкләр дә алып кайткан иде ул. Мәчеткә йөрүче шәкертләргә түбәтәйләр өләште, ә иң мөһиме – авыл халкын зәм-зәм суыннан авыз иттерде.

Илһам абый иман-хатыйп кына түгел, яхшы әңгәмәдәш тә булып чыкты. Ул һәр соравыма тулы итеп җавап кайтарды, һәр сорауга үз фикере барлыгын күрсәтте. Ә иң мөһиме, аның белән тормышның теләсә-кайсы өлкәсенә карата әңгәмә корып була. Мин дә килеп туган мөмкинлектән файдаланмый кала алмадым. Үземне кызыксындырган, борчыган сорауларга тулы җавап алдым.

Шулай да Хаҗга теләсә-кем бара алмый, Илһам абый, бу очракта нишләргә?

– Хаҗга бару – һәр мөселман кешесенең изге бурычы. Әмма ул диннең бишенче баганасы булып тора, шуңа күрә хәлләреннән килмәсә, Иман китерергә, намаз укырга, ураза тотарга һәм сәдака бирергә мөмкин.

Намазга тукталыйк әле, Илһам абый.

– Намаз – Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм рәвештә күңел вә тән илә гыйбадәт кылу димәктер. Намаз – иманның галәмәте, калебнең нуры, рухның куәте, мөэминнең миграҗыдыр. Намаз уку – кабердә нур һәм юлдаш, мәхшәр көнендәге эсселектән күләгәдер, тәмуг утыннан пәрдәдер, сират күперендә җитәкчедер һәм оҗмахның да ачкычыдыр. Намаз – диннең терәге. Намаз укыган кешенең күңеле тыныч, кәефе күтәренке, догасы кабул булыр, ризыгында бәрәкәт, туклануында ләззәт, тәне сәламәт булыр. Сөекле пәйгамбәребез хәдисләрендә: “Намаз – дин терәге. Кем намазын торгыза, шул динне дә торгыза” дигән сүзләр бар. Җир йөзендә Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре бихисап күп. Аның иң олысы, зуры – Коръән, иман, акыл. Аллаһы Тәгалә безне дөньяга китергәндә үк иман белән тудырды һәм фитрый иманны саклауны да бәндәнең үзенә тапшырды. Кайда гына яшәсәң дә, мөселман һәм дигән исемне горур йөртергә, горур йөртү генә түгел, аны акларга да кирәк. Ә аклауның нигезендә – намаз. Намаз – Аллаһы белән илаһи очрашу.

Аллаһы белән илаһи очрашу ни дигән сүз?

– Ислам шәригате галимнәре намазда кешенең Аллаһы белән илаһи очрашуы һәм кеше тормышының иң кыйммәтле вакыты – намазда үткән вакыт булу турында әйтәләр. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Кешенең Аллаһыга иң якын хәле намаздагы хәледер” дигән юллар бар. Намазны өйрәнү баскычына яңа аяк басканнар колагына тагын шуны да әйтәсе килә: намаз укыганда, бөтен тән күзәнәкләре, мускуллары хәрәкәткә килә, зиһен күнекмәләре дә хәтерне яхшырта. Шуңа күрә ислам динен тоткан әби-бабайларыбыз балаларын уң белән сулны аера башлауга ук намазга өйрәткән.

Динне үзлектән өйрәнеп буламы?

– Кызык сорау… Аны берничек тә өйрәнеп бетереп булмый. Динне өйрәнү өчен күңел дөреслеге, күңелдә теләк булырга тиеш.

(Әйе, дөрес әйтә Илһам абый. Күңелдә юк икән, дингә басып булмый. Намаз укырга алынырга куркучылар да шактый. Намазны дөрес укымасаң, гөнаһ кына була дип әйткәннәрен ишеткәнем бар.)

Хатын-кызларның яулык бәйләп йөрүләренә карашыгыз нинди? Яулык, озын, калын күлмәкләр киеп, төренеп йөрү гарәпләшү дип саналмыймы?

– Дини күзлектән караганда, яулык бәйләү мәслихәт. Бездә дин бик кырыс түгел, шуңа кем ничек тели, шулай киенә ала.

Япь-яшь кызлар матур озын күлмәк киеп, яулыклар бәйләп, тәмәке пыскытып тора… Сез моны модага иярү дип кенә уйлыйсызмы?

– Ислам динендә мөселманнар, ягъни барысын да үтәүчеләр була. Шулай ук кәферләр-ышанмаучылар, динне танымаучылар һәм мөнафикълар-икейөзлеләр, ягъни кеше күргәндә намазны укып, аннан ташлаучылар да бар.

Бу нидән килә?

– Борын-борыннан иман балага ана сөте белән кергән. Иман нурын ана кызына, улына күчереп, бөтен нәсел-ыруг җитәрлек рух бөтенлеге, акыл биреп калдырган. Болай адашып йөрү – зур гөнаһ санала, күпчелек очракта кеше психологиясенә дә бәйле.

Психология дигәннән, урамнарында “Мин – Гайсә пәйгамбәр” дип йөрүчеләрне күргәнем бар. Бу психологиягә дә бәйле микән?

– Әйе, андыйлар еш очрый. Аларда берникадәр “тайпылышлар” була. Алар Аллаһыга якыная. Мин – Наполеон, мин – Иван Грозный дип йөрүчеләр дә шактый.

Сезнеңчә, мәктәпләрдә дин дәресләре кертелсен идеме?

– Мөселман кешесе динне бишектән ләхеткәчә өйрәнергә тиеш. Дини дәресләр кертелсә, бик тә яхшы булачак. Билгеле булганча, Ислам дине начарлыкка илтми.

Хатын белән ир мәсьәләсенә дә кагылып үтик әле, Илһам абый. Ник дисәгез, гаилә кору бүгенге көндә бик тиз хәл ителә. Тормыш иткәндә, аз гына аңлашылмаучанлык килеп туса да, аерылышу ягын карыйлар. Яшьләр нигә шулкадәр җиңел акыллы?

– Хатынның иренә буйсынып яшәве электән килгән. Гаиләдә тавыш чыкса да, соңгы сүзне ата кеше, ир заты әйтә торган булган. Ә хәзерге хатыннар авыр сүзне аз гына да күтәрә алмый. Тавыш чыга калса, барлык эшне аерылышуга китереп терәргә кирәкми, минемчә.

Гаиләдә кемнең бурычы күбрәк соң?

– Ир бурычы күбрәк.

Гаилә таркалуына күбрәк кем сәбәпче икән: ирме, хатынмы?

– Дөньяда төрле кешеләр була, монысына төгәл җавап биреп булмас. Минем фикеремчә, күпчелек очракта сәбәпчедер. Аларның күбесе нәфис, йомшак, нечкә күңелле.

Һәр соравыма ашыкмыйча гына уйлап, үз фикерен белдергән Илһам абыйга бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Дөресен әйтергә кирәк, алар белән килешми мөмкин түгел. Күпчелегебез нәкъ шундый җаваплар кайтарыр иде…

Лилия БӘДРЕТДИНОВА.

Кама тамагы районы, Чаллы авылы.

Комментарии