- 05.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Бу хәл узган ел булды, тик нигәдер ул күңелгә авыр таш булып утырып калды. Югыйсә, ачуым да килмәгән иде. Бер ел узды, мин аны искә алып, үземчә анализларга тырышам.
Ураза вакыты. Форсаттан файдаланып, кичке сюжет төшерергә баручы төркемгә ияреп, өйгә кайтам. Мәчет янындагы тукталышта светофорда туктадык. Матур итеп киенгән олы яшьтәге апалар юл аша чыгалар. Әле ифтарга шактый вакыт булса да, алар иртәрәк барып, табын әзерләргә ярдәм итә, кемдер Коръән укый, дога кыла… Шунда безнең машинадагы берсе: «Ач мөселманнар тыгынырга чаба», – диде. Һич арттыру түгел бу. Динемне, милләтемне мыскыл иткәндә, мин тыелып кала алмыйм, ә монда бер мәлгә телсез калдым. Чөнки, секунды белән, бугазда төер барлыкка килде. Соңыннан гына аңладым: шул рәвешле Аллаһ мине фетнәдән саклап калды. Әлеге авыр сүзләрне дингә бөтенләй ышанмаучы кеше әйтте бит. Менә бу юлларны язганда да күзләрем яшьләнде. Апалар мәчеткә таба юлларын дәвам итте. Безнең машина да кузгалды. Ни хикмәт, юлыбыз мәчет ягына борылды. Шул чакта мин: «Сөбханаллаһ! Безнең мөселман хатыннары нинди күркәм һәм сабыр. Шушы челләдә ашамый-эчми түзәләр, ә эшсез тора алмыйлар», – дип куйдым. Салонда авыр тынлык урнашты.
Ни хикмәт, икенче көнне ул яныма килеп, шыпырт кына: «Гафу итегез, мин сезне рәнҗетергә теләмәгән идем. Көне буе ач торып, үзегезне изалаганга аптырыйм», – диде. Үз күзләре белән күрмәгән, тотып карарга мөмкин булмаган нәрсәгә ышанмаган бу кешене вәгазьләргә кирәк булгандыр да, тик мин: «Сүзеңне әйткәнче, уйларга кирәк. Тыгынырга түгел, ифтарга бара алар. Мин сине гафу итәм. Калганы – Аллаһ ихтыярында», – дидем.
Әйе, мөселманнарның бергә авыз ачуына мөнәсәбәтләр төрле. Хәтта мөселманнар арасында да каршылыклы фикерләр ишетергә туры килә. Ә иң куркынычы шул: кайберәүләр моны азык-төлеккә акча экономияләүгә кайтарып калдыра. «Авыз ачарга теләге булган һәркем бара алгач, тамак туйдырып кайтырга гына ярыймы соң?» – дип сорады берсе. «Ниятең шундый икән, шулай килеп чыга», – дим. Шуннан соң, булдыра алганча, ифтар турында мәгълүмат бирәм.
Рамазан – юмартлык ае. Аллаһ юмарт: шушы айда Ул Коръәнне иңдерде. (Аның юмартлыгын санап кына бетерә торган түгел.) Ифтар, көн озынлыгында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка бер мисал да. Кеше үз акчасына берьюлы берничә дистә яки йөзләгән кешегә авыз ачтыра ала икән, шул кадәр савап та языла. Икенчедән, Пәйгамбәр вакытында кайбер кешеләрнең ризыклары үзләренә генә җитәрлек булган, әмма алар ярлылардан башка ифтар табынына утырмаган. Пәйгамбәребез: «Кем Рамазанда уразадагы бер кешегә авыз ачтырса, аңа ул ураза тотучыга булган савап языла. Моның белән уразадагы савабы да кимемәс», – дигән. Гомумән, исламда бердәмлек, ярдәм итү сыйфатлары алга сөрелә. Сөбханаллаһ, ураза тота аласың икән, авызны ялгызың ачма. Синең ифтар табыныннан бер генә уразалы кеше авыз итсә дә, гамәл дәфтәреңә тагын бер көнлек ураза савабы языла, әмма бу сине бер көн уразадан азат итми. Бары тик савабын өсти.
Шуны да әйтим әле: ифтарга килүчеләрнең дә күп вакытта куллары буш булмый. Бакчасы булганнар бакча сые белән сыйлый. Табыннан камыр ризыгы өзелми. Сөт ризыклары, тәм-томнар да алып киләләр. Шуңа күрә ифтарны кеше исәбеннән тамак туйдыру дип кабул итү һич дөрес түгел.
Ифтарның тагын бер әһәмияте – авыз ачар алдыннан вәгазь укыла. Аны мәчет каршында оештырылган курсларның мөгаллимнәре укый. Түбән Кама үзәк мәчетендә ифтарга кунаклар чакыру матур гадәткә әйләнде. Бу, гадәттә, милләтебез, телебезне саклап калуда өлешен керткән һөнәр ияләре, иҗтимагый оешма вәкилләре. Боларга укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, китапханәчеләр, медицина хезмәткәрләре, «Ак калфак», Бөтендөнья татар конгрессының бүлек әгъзалары, шагыйрьләр һәм башкалар керә. Аларда еш кына мин дә катнашам. Быел шуңа игътибар иттем: ифтарда катнашучылар бер үк кешеләр диярлек һәм алар арасында ураза тотучылар һәм намазга басучылар саны ел саен арта. Димәк, вәгазьләр үтемле. Куркыталар, ачуланалар дип уйламагыз, Исламда ирексезләү, мәҗбүрилек юк. Һәркем аңлы рәвештә килергә тиеш. Менә шушындый ифтарлар, сөйләшүләр кешенең маңгай һәм калеб күзен ачарга, дөньяга карашын үзгәртергә бер сәбәп булып торырга мөмкин бит.
Әйе, ифтар ашау гына түгел, ул – аралашу, бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә. Ашарга пешерү дә ни тора! Мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, алдан график төзеп, ашханәдә эшли. Яшүсмер егетләр һәм кызларның йөгерә-йөгерә савыт-саба ташуын, табын әзерләвен күрергә кирәк. Алар, ифтарчылар артыннан табынны җыеп алмыйча, үзләре ашамый. Югыйсә, алар да көне буе ризыксыз-сусыз торган һәм берәү дә зарланмый. Киресенчә, ярдәм итә алуларына шат алар.
Бу айда һәр мөселман игелекле эшләр белән савап җыярга тырыша. Машиналары булганнар, тәравих намазыннан соң, халыкны өйләренә бушка тарата. Мөлкәт иясе байлыгыннан бирә. Берәү, мәсәлән, шактый күләмдә акча биреп, мохтаҗларга азык-төлек пакеты әзерләде. Аз түгел – бер мең данә. Егетләр исемлек буенча аларны өләште. Күпме рәхмәт сүзе ишетте, дога алды алар!
Әлбәттә, һәр нәрсәнең гүзәл ягы янында бераз күңелне кыра торганы да була. Ифтарларга килгәндә, ул яшь балалардыр. Сүз дә юк, бергә мәчеткә килү, авыз ачу, намаз уку – әти-әни өчен әйтеп бетергесез шатлык. Бу бала үз-үзен аңлый торган яшьтә булганда. Күкрәк баласы, билгеле, еламый тормый. Аның ике-дүрт яшьлеге дә бер урында тик кенә утырмый. Аларга уен, шаяру тансык. Шул арада чәкәләшеп алырга да өлгерәләр. Намаз вакытында әнисенең итәгенә ябышып елаган балага игътибар итми калу кебек ихтыяр көче һәркемгә дә хас түгел шул. Бу минем фикер һәм аны башкаларга көчләп тагарга да, әти-әниләрне тәнкыйть утына тотарга да теләмим, әмма уйланырга нигез бар дип саныйм. Бала елавы, көйсезләнүе, намаз укучылар алдында йөрүләре намазның тәмен бетерә, саташтыра. Дини гыйлемем көчле түгел, шуңа ялгышуым мөмкин. Шулай икән, Раббым бу сүзләремне гафу итсен.
Гомумән, һәр ифтар турында аерым язарга булыр иде, чөнки алар бер-берсенә охшаш түгел. Хәер, бар икән уртаклык: ул да булса, ифтарга килүчеләрнең дә, аны уздыручыларның да күплеге. Түбән Каманың үзәк мәчетендә көн саен якынча җиде йөз кешегә табын корыла. Ифтар ашы уздырырга теләүчеләр көннәрне күпкә алдан алып куя.
Тагын: нигәдер ифтар ризыгы, өйдә пешергәнгә караганда, тәмлерәк була. Пылау турында әйткән дә юк.
Игътибар итәсезме, санаулы көннәр тиз уза. Шушы изге айның калган көннәрендә бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк, юмартлык күрсәтик.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА,
Түбән Кама шәһәре

Комментарии