- 05.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Безнең авылда 12нче июнь көнне бик зур бәйрәм булды. Шуны бар халыкка җиткерәсем килә.
Авылыбыз уртасында үзенә дәшеп, гөлт итеп торган клубта авыз ачу мәҗлесе оештырылды. Ни генә эшләсәң дә, иң беренче туганнарың, дусларың кайтып төшәргә йорт кирәк. Ә бездә ул бар. Авылның үрнәк гаиләсе Сепеевлар – Фирдүс, хатыны Гүзәлия, аларның кызы белән улы. Карчыкларны оештырып күрештерүче, кунак итүче егетебезнең исеме – Илһам Исмәгыйль улы Низамиев. Ул үзе Казанда яши, авыл белән Казан арасы ерак булса да, былтыр да кайтып, корбаннар чалып, авылдагы карт-карчыкларга машина белән таратып йөргән иде. Быел да йөри алмаган карт-карчыкларны ифтарга машина белән алып бардылар, кайтарып куйдылар.
Мәҗлескә Болгар шәһәре һәм Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт тә килгән иде. Бик матур итеп догалар, вәгазьләр укып, халыкны кинәндерде. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Ренат Гафуров, халыкка исәнлек-саулык теләп, шушы эшләребез дәвамлы булса иде, дигән теләкләрен җиткерде. Авыз ачкач, ирләребез һәм хатын-кызларыбыз ахшам намазына басты. Ходайдан исәнлек-саулык, илләребезгә тынычлык сорадылар.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: бу чараны оештыручыларга, бигрәк тә Илһам Исмәгыйль улына, Сепеевлар гаиләсенә исәнлек-саулык, юлларда һәвеф-хәтәрсез йөрүләрен, гаилә бәхете теләп, бөтен авыл халкы исеменнән, чал башларыбызны иеп, йөрәкләребездән чыккан рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Спас районы, Ямбакты авылы
Комментарии