«Тормыш арбасын тарту хатын-кызлар җилкәсенә кала»

«Тормыш арбасын тарту хатын-кызлар җилкәсенә кала»

Бала туу – һәр гаилә өчен дә көтеп алынган вакыйга. Сабый ата-ана тормышын төбеннән үзгәртергә сәләтле. Моңарчы гаилә тормышының тәмен һәм ләззәтен белмәгәннәр бар ямьне баласыннан таба. Нарасые өчен көнен-төнен дә жәлләми, акчасын да кызганмый, гомере буе ярдәм итеп яши алар. Ә бала үсеп буйга җиткәч, әти-әнисенең бу ярдәменә җавап кайтара алырмы? Бу сорау бүген йөзләгән ата-ананы борчый. Шул хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Кем дә кем кызы һәм апа-сеңелләренә карата яхшы мөгамәләдә булса, ул җәннәтле булыр, диелә бер хәдистә. Рөстәм хәзрәт, ислам динендә кыз бала нинди урынны били?

– Бик мөһим урынны били. Алар турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Кыз бала – җәннәткә кертүче». Аллаһның Рәсүле галәйһиссәләм: «Өч кыз баласы булып, аларга рәхимлек күрсәтеп, ашатып, эчертеп, үз кесәсеннән киендереп торган кешене кыямәт көнендә Аллаһ уттан саклар», – дигән.

– Элегрәк кыз бала туганга сөенмәгәннәр дә бит...

– Әйе, тарих китапларына күз салсак, хатын-кызларның бернинди хокуклары булмавын, аларга бүтәнчә карашта булганнарын күрергә мөмкин. Ислам дине килгәнче хатын-кызлар төрле кимсетелүләргә дучар булган. Ислам динен кабул иткәнче кайбер илләрдә ярлылык һәм хурлыктан куркып, яңа туган кыз балаларын тере килеш күмгәннәр. Тарих буенча, яңа туган кыз балага җир кишәрлеге дә бирелмәгән. Коръәни Кәримдә бу турыда болай диелә: «Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә «кыз балаң туган», дип сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кавеменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабахәт эштер!». Ислам дине килү белән хатын-кызларның хокуклары барлыкка килә. Аңа хөрмәт белән карый башлыйлар. Ислам динендә ана хокуклары ата кеше хокукларыннан өстенрәк була башлый. Ислам дине килү белән «хатын-кыз» сүзе горурлык белән әйтелә башлый, чөнки бу сүз белән Коръәни Кәримдәге зур сүрәләрнең берсе атала. Аллаһы Тәгалә «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсен иңдерде. Бу сүрәдә гаилә тормышы һәм шуңа бәйле хокуклар тәфсилләп тасвирлана. Борынгы элгәреләребез, кызларын кияүгә биргәнче, «Ниса» һәм «Нур» сүрәләренең тәфсирләрен өйрәткәннәр. Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга мирас калдыру хокукы бирә һәм шулай ук хатын-кыз милкен кагылгысыз итә. Рәсүлебез хатын-кызларга хөрмәт белән карый.

– Кыз балага дөрес тәрбия бирү нидән гыйбарәт?

– Гомумән, ислам динендә балага тәрбия бирү, иң беренче чиратта, аны дин нигезләренә өйрәтү, саваплы һәм гөнаһлы гамәлләр турында сөйләү дигән сүз.

– Әти кеше кызына карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ә ана?

– Бала туганнан бирле малай өчен дә, кыз өчен дә төп тәрбияче –ана. Кызлар табигатьләре буенча күп нәрсәне якын кабул итүчеләр. Алар үзләре күрә, ишетә, сизә торган барысын да автомат рәвештә үзләштерергә сәләтле. Шуңа күрә кечкенә мөселман кызын тәрбияләүдә әнинең төп роле – беренче атнадан ук кызы өчен иң яхшы үрнәк булу. Кызлар әниләренә охшарга тырыша, аның яшәү рәвешен дә, тышкы кыяфәтен дә күзәтә ул. Олыгайган саен, әни кызны өй эшләренә өйрәтә: ашарга әзерләү, юу, җыештыру, балаларны (кече энеләре һәм сеңелләре) тәрбияләү. Мөселман кызыннан яхшы хатын һәм әни тәрбияләү мөһим һәм бу җаваплылыкның зур өлеше әни җилкәсенә төшә. Рәсүлебез: «Хатын-кыз – мәдрәсә, ә кыз – булачак мәдрәсә, булачак әни», – дигән. Кыз бала тәрбияләү күбесенчә ана өстендә. Кыз анасыннан кабатлый. Әтисе белән аралашу кызда ир-атлар турында күзаллауларны формалаштыра.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәсе буенча гаилә башлыгының да кызы алдында өч төп вазифасы бар:

– балага лаеклы исем бирү;

– язарга һәм укырга өйрәтү, белем бирү;

– никах яшенә җиткәч, яхшы адәмгә кияүгә бирү.

– Хәзерге заманда кызларга ирек күбрәк бирелә сыман. Имештер, кызлар егетләргә караганда тәрбиялерәк. Болай эшләү дөресме?

– Ирек төшенчәсен һәр кеше үзенчә кабул итә. Бу шулай ук тәрбиягә бәйле. Кемдер «ирек»не үзең теләгәнчә яшәү, үзең теләгәнне ашау-эчү дип кабул итсә, кем өчендер «ирек» барыбер тиешлесен генә үтәү булып кала. Балага ирек бирү кирәк. Әмма алдан ук аңа гөнаһлы гамәлләр турында сөйләргә, аларны кылырга ярамаганлыгы хакында исләренә төшерергә кирәк.

– Ата-ана үз баласына бирә алган иң олы әйбер – тәрбия, диләр. Ә ир балага нинди тәрбия бирергә тиеш алар?

– Беренче өч ел әни тәэсирендә ир балада төп сыйфатлар формалаша. Аннары малайлар әтиләрен күзәтә башлый: ул ничек ашый, сөйли, әнисенә нинди мөнәсәбәттә. Боларның барысын да бала үзенә сеңдерә, әти аның өчен мөһим кешегә әверелә.

– Килешерсез, күп кенә ир-егетләр хатыншага әйләнә. Йорт-җирендә берни эшләми, ата-анасына ярдәм итми. Өйләнгән очракта да, хатынына салынып яши. Моңа карашыгыз нинди?

– Әйе, еш кына ир-егетләребез зәгыйфь булу сәбәпле, тормыш арбасын тарту хатын-кызлар җилкәсенә кала. Кызганыч, соңгы вакытларда мондый хәлләр артканнан-арта бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ахырзаман алдыннан урам буйлап ир үтәр, артыннан кырык хатын мактап калыр», – дигән. Монда сүз ир затларының сан ягыннан гына түгел, бәлкем, тормышта чын ирләрнең дә бик аз калачаклары күздә тотылган булгандыр. Ир-егетләргә кечкенәдән үк ирләр тәрбиясе биреп, кирәк чакта каты торып, кирәк чакта йомшаграк була белсәк, мондый хәл булмас иде.

– Ир-атта хатын-кызга карата хөрмәтне ничек тәрбияләргә?

– Барысын да үзебездән башларга кирәк. Бала туган көненнән үк ата-анасын күзәтә, аларны өйрәнә. Ата кеше анасы белән ничек сөйләшә, аңа кул күтәрәме, аңа кычкырамы – бала һәрнәрсәне исендә калдырып бара. Атасы нишли, бала да шуны кабатларга мөмкин. Шуңа күрә без балаларга тәрбия бирмәгән очракта да, ул үз күргәннәреннән чыгып нәтиҗә ясый шуңа өйрәнә.

– Кызганыч ки, бүген күп кенә ир балалар атасыз үсә. Алар тиешле тәрбия ала алмый. Ата назына мохтаҗ булып та, моңа ирешә алмый. Ир бала тәрбияләүче анага нинди киңәш бирер идегез?

– Хәзер аерылышучы гаиләләр күп. Бу очракта балалар күбрәк аналары янында калуны кулайрак саный. Күп малайлар кечкенәдән әни кочагында үсәләр, ата, бабай кулы күрмиләр. Әни янында чын ир булып үсү кыенрак. Әгәр ир баланың атасы мәрхүм икән, әни кешегә, иң беренче чиратта, улын ир туганнары белән таныштырырга, алар янына күбрәк җибәрергә кирәк. Әгәр дә хатын-кыз иреннән аерылган булса, улына атасы белән күрешүгә киртә куелмаска тиеш.

КИРТЛӘП КУЙ

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Балаларыгызга җиде яшьләрендә намаз өйрәтегез, ягъни бозыклыктан тыелуны өйрәтегез, – дигән. – Әгәр дә балагыз 7 яшьтә намаз укымаса, тәрбия камчысы өстен булсын».

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) балалар турында әйткән бик күп сүзләре билгеле. Бер хәдистә Ул болай дигән: «Чынлыкта, җәннәттә бер урын бар – аны сөенеч почмагы, диләр. Бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер».

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) «Ир-атның баласын тәрбияләве бер саг (3,2-4 килограмм әйбер сыешлы савыт) сәдака бирүеннән хәерлерәк» дигән хәдисе дә бар.

ЙӘГЕЗ, БЕР ВӘГАЗЬ!

– Байлык туплап, яхшы йорт салып, затлы машина алып биреп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлаган әти-әни хаталы юлда. Андый фикерләр – ялгыш тәрбия җимеше. Күпме генә тырышсаң да, дөньяда сиңа караганда күбрәк байлык калдыручы табылачак. Әти-әнисен калдырган байлыгына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнеңдә үзең төзегән зур йортта үзеңә урын да калмаска мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән сәламәтлекне дә кире кайтарып, баланың да холкын үзгәртеп булмый. Ашау-эчү, күңел ачу өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк. Адәм баласының максаты югарырак булырга тиеш.

Балаларыбыз белән күбрәк аралашып, аңлашып, үзара мәхәббәт тәрбияли алсак, алар байлыкка караганда әти-әнисен яратарак төшәр иде. Җәмгыятебездә картлар йортына да ихтыяҗ әзрәк булыр иде.

Бүген өч көнлек дөнья байлыгына шулкадәр бирелгәч, безнең намаз укырга да, әти-әни белән сөйләшеп утырырга да, балаларыбыз белән аралашып, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә дә вакытыбыз юк. Балалар ни эшләсә эшләсен, тик безне дөнья куудан, телевизор караудан гына аермасын.

Кем соң ул бала? Ул каян килгән? Бәлки бу сораулар сәер дә яңгырый торгандыр. Әмма бүген кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган, аңсыз курчак, дип кабул итәбез.

Бала бит ул рух рәвешендә дөнья яратылганда ук яратылган. Аллаһ хозурында фәрештәләр, җеннәр янында яшәгән. Җир тормышында яшәү өчен әтисендә орлык буларак барлыкка килгән. Ана карынында шул орлыктан материаль формада формалашкан. Әти кеше ничек яшәгән, нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, шуның нәтиҗәсендә нинди орлык җитештергән, әлбәттә, балада бу чагылыш таба. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да, бодай үстереп булмый.

Шулай ук булачак әни кеше дә нинди тормыш алып бара, ничек яши, кияүгә чыккач нәрсәләр ашый, нинди киемнәр киеп йөри – боларның берсе дә әһәмиятсез түгел, чөнки баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан формалаша. Әти кеше аракы белән сугарып орлык җитештерсә, әни кеше хәрам ризыклар ашап баланың тәнен үстерсә, ул бала туганда ук хәрамга, бозык эшкә хирыс булып дөньяга килә. 4 ай да 10 көндә шул формалашкан тәнгә Аллаһ хозурындагы җан иңә. Җан никадәр генә саф булмасын, аңа хәрамнан хасил булган тән белән идарә итү авыр булачак. Инде баланың тәне дә, җаны да, аңы да бар. Әмма әле ул тагын 5 ай ана карынында кала, холык формалаша. Ана карынындагы баланың аңы булганын хәзер инде фән дә раслады. Бу вакытта булачак әти-әни ниндирәк тормыш алып бара, үзара мөнәсәбәтләре нинди? Бигрәк тә әни кеше нинди фильмнар карый, тирә-юньдәгеләргә нинди сүзләр әйтә, берсе дә эзсез югалмый, баланың холкына тәэсир итә.

(Әлеге вәгазьдән өзек Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Иманлы бала: тәрбия турында» китабыннан алынды)

 

 

СОРАГЫЗ!

ДОГА УКЫЛЫРГА ТИЕШМЕ?

– Авылыбызда бер ир-ат эчкечелектән үлде. Авыл мулласы аны соңгы юлга озатмыйм, исерек кешегә җеназа намазы уку безнең эш түгел, диде. Башка авылдан имам чакырырга туры килде. Бу дөресме? Эчеп үлгән кеше догасыз күмелергә тиешмени?

Исемем редакция өчен генә

– Пәйгамбәребез (с.г.в): «Кем бертуктаусыз хәмер эчеп, шул халәтендә үлсә, Аллаһы Тәгалә каршына күп илаһларга табынучы буларак килеп басар», – дигән. Ләкин бу дөньядан киткән һәр мөселман юылган, кәфенлеккә төрелгән һәм аңа җеназа намазы укылган булырга тиеш. Бу – безнең бурычыбыз. Әгәр берәр кешене юмасалар, җирләмәсәләр, бу гөнаһ барыбыз өстенә дә төшәчәк. Әлбәттә, үз-үзеңә кул салу яки хәмер эчүдән үлү кебек зур гөнаһлар кылынган булса, аңа җеназа намазы укырга имам үзе басмый, аның ярдәмчесе баса. Менә шуңа карап мәрхүмне соңгы юлга озатырга җыелган халык бу кешенең гөнаһ кылган булуын аңлый, – дип җавап бирде Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии